+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 декабрь 2014, 22:04

Бәхет сәгатьләре 12не сукканда...

1, 3, 5, 7, 9 саннарын кемдер үзе өчен уңышлы, кемдер, киресенчә, “бәхетсез” дип кабул итә. Ышаныргамы, юкмы – һәркемнең үз ихтыярында. Ләкин бу саннар белән бәйле бәхетле очракны һәр кеше ишеткәне, моңа тарыганы, үзендә татып караганы бардыр. Ә менә Уфа шәһәрендә гомер кичерүче матур пар – Альбина һәм Илшат Һадыевларның бәхетле саны 12 икән.

12 сентябрьдә дөньяга килгән Илшат Илфат улы белән 12 мартта туган көнен билгеләүче Альбина Альберт кызы дусларының туй мәҗлесендә танышалар. 1987 елның 12 июнендә ике яшь йөрәк чәчләрен чәчкә бәйли.
Тормыш ыгы-зыгысында кайнап, ел артыннан ел үтә. Сәламәтлек сәбәпчеме, Ходай кушуымы икән, ун ел сабыйлары булмый. Шушы кадәр вакыт узгач кына Альбина авырга уза һәм 8 ай (!) дәваханәдә ятарга мәҗбүр була. Ниһаять, 12 июльдә көтеп алган нарасыйлары Аскар дөньяга аваз сала.
Шомырттай кара күзле һәм кара чәчле, тупылдап торган малайның балачагы гадәти балаларныкы кебек үтә. Үсә төшкәч, музыка мәктәбенә бирәләр. Вокал бүлегендә шөгыльләнә ул. Тавышы өстендә күп эшләргә туры килә. Педагоглар сәләтле балага саксофонда шөгыльләнергә куша. Бу юнәлешнең дөрес сайлануын соңгы елларда үзе уен коралында уйнап, джаз башкарып, республика, Русия, чит илләр күләмендә яуланган җиңүләре дәлилли. Бүген исә ул Уфа сәнгать училищесының 1нче курсында шушы юнәлеш буенча белем ала. Татар, инглиз, урыс телен яхшы белә, үзлегеннән француз, итальян, поляк телләрен өйрәнә.
Икенче сабый туганчы янә ун ел үтә. Ул туганда Альбина ханымга 44 яшь була. “Җирән чәчле, зәңгәр күзле булып туды икенче улыбыз. Тирә-якны нәни күзләрен шар итеп ачып күзәтүен әле булса хәтерлим”, — ди бәхетле әти. 12 февральдә туган сабыйга “Алан” дигән исем сайлыйлар. “Алан” гарәпчәдән “якты”, “сәләтле”, “кызыксынучан” дигәнне аңлата икән. Аңа бу сыйфатларның чыннан да хас булуына үзем инандым. Урысларда “чудо — ребенок” диләрме әле? 5 яшьлек Алан Һадыев та миндә нәкъ шундый хис-тойгы калдырды.
Мегаполис мохитендә яшәгән бала булса да, тупсадан ук “Исәнмесез, апа!” дип каршылады, бүлмәгә үтәргә чакырды. Гадәттә, балалар белән әңгәмә кору, аларны сөйләндерү бик җиңел түгел. Ә Алан исә, сорау бирергә җитешмим, барысын да үзе сөйләп бирә. Дәүәнисе Фатыйма апа, әтисе Илшат әфәнде белән аның җавабыннан сүзсез калабыз.
— Өйрәтеп куйдыгызмы әллә? — дип сорыйм.
— Үзе шундый ул, — дип җаваплый өлкәннәр.
Биш яшьлек Алан сәгатьләр җыю белән мавыга. Диварда, өстәлләрдә йөздән артык сәгать урын алган. Лондондагы иң зур алты кыңгыраулы Вестминстер сараеның сәгать каланчасы тарихын да җентекләп сөйләде ул. Кызыл мәйдандагы Кремль сәгате тарихын да яхшы белә. Сәгать төзелешен, җыю механизмын да “һә” дигәнче аңлатып бирде тапкыр малай. “Монысын Прагадан алып кайттылар, монысын абыем Германиядә сатып алган, бу сәгатьне әтинең дуслары бүләк итте, кулыма тагылганы — “Победа” сәгате”, — дип озак мактанды нәни әңгәмәдәшем. Рәсемнәрдә дә үзе төшергән сәгатьләр, пластилиннан да оста, матур итеп шуны әвәләгән.
— Укый белмәсә дә, кулында һәрвакыт чагу сурәтле “Ил сәгатьләре” дигән зур китап, — ди әтисе.
Кибеткә барсалар машина, трансформер уенчыклары урынына китап сатып алалар икән. “Антиквариат” кибетенең дә көтеп алган кунагы Алан. Искеме, кечкенәме, кычкыра торганмы — төрле сәгать бар нәни Аланның коллекциясендә. Менә ул борынгы бер сәгатьне үрелеп алды да: “Монысы күршем, Уфаның мэры булган Павел Качкаевның әнисеннән бүләк”, — диде. Кыскасы, кем Аланның үзенчәлекле кызыксынуы белән хәбәрдар, кунакка буш кул белән килми икән.
Балалар арасында сирәк очрый торган тагын бер үзенчәлек бар: Алан музейга йөрергә ярата. “Музейгамы, әллә кинога барабызмы?” дисәң, ул музейны сайлый икән. Ләкин концерт тыңларга һич яратмый малай, абыйсының чыгышын гаилә белән карарга барсалар, ул баш киемен салмый, колакларына мамык тыгып утыра, ди. “Гаиләдә бер җырчы булуы бик хуш, мин тынычлык яратам”, —дип җаваплый Алан олыларча. Һич яшермим, чыннан да могҗиза булган бу балага мин шаккаттым. Үзе белеп, аңлап, җөмләләрне дөрес итеп төзеп сөйләшә. Хыяллары белән дә уртаклашты әле. Мәскәүгә барып Кремль сәгатен үз күзләре белән күрәсе килә Аланның. Ә үскәч, башкалабызда сәгать музее төзиячәк ул. Бер өлеше музей булса, икенчесе — “Вакыт үтә” дигән кибет, өченчесе “1 минут” кафесы булачак икән.
Аланның балачагы юк диярсез, бәлки. Бар. Телевизор, компьютер алдында утырырга гына вакыты юк аның. 235нче балалар бакчасына бик теләп йөри. Бер ел үз теләге белән кытай телен өйрәнә. Стажировкага килгән Тинь-Ян исемле студент кыз Аланны кытайча җырларга, санарга, шигырь сөйләргә өйрәтә. Ул туган ягына кайтып киткәч, бүтән укытучы белән шөгыльләнергә күңеле ятмый баланың. Әле гарәп телен өйрәнергә уйлый, чөнки кайчан да булса Мәккәгә бару теләге зур. Ни өчен, дисезме? Аланның үз күзләре белән кояш сәгатьләрен күрәсе килә.
Ә һәр якшәмбе малай абыйсы белән Яшьләр театры каршында эшләп килүче түгәрәккә йөри. Монда ул — иң кече актер.
Альбина ханым — Опера һәм балет театрында тегүче, ә җәмәгате “Бакса” кибетендә эшли. Гаилә балаларны тәрбияләүгә, сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Кечкенәдән укуга сөю тәрбияләү, балалар белән өстәмә шөгыльләнүнең Ходай биргән сәләтне үстерүгә этәргеч икәнен яхшы аңлый Һадыевлар.
Шунысы хикмәтле: Аланга сигез ай тулганда барлык теше дә берьюлы чыгып бетә. Ә кайбер баланың тугыз айда хәтта беренче төртеп чыга торган “куян теше” дә булмый. Алан кәҗә сөте эчәргә ярата. Туганнары әйтүенчә, үзенең дә кәҗәне савып карыйсы килә икән. Алай күпкә тәмлерәк һәм файдалырак дип уйлый самими бала күңеле.
Кечкенә Аланның якты уй-хыяллары Кәҗә елының бәхет сәгатьләре 12не сукканда һичшиксез чынга ашар дибез!
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: