Районыбызның ул елларда бик алдынгы колхозларының бер бригадасында халыкка шикәр чөгендере сирәкләргә бүлеп бирәләр. Колхозчылар дәррәү эшкә тотына. Тик авылдагы чая, усал телле Нәгыймә исемле бер хатын гына эшкә бармый. “Чирлим, миңа иелергә ярамый, справка апкайтып бирәм”, дип, бригадирга көн дә вәгъдә итә. Бригада хисапчысы да, ярдәмче бригадир да көне буе Нәгыймәгә тынгылык бирми: я эшкә чыгасың, я белешмә китерәсең! Ә Нәгыймәнең үз туксаны туксан: иртәгә китерермен...
Беркөнне иртән иртүк бригадир Әхкәм кереп, бик кызып китә: “Безнең түземлек бетте! Я бүгеннән басуга барасың, я чарасын күрәчәкбез. Халыкның күпчелеге ярты кишәрлегенә җитте бит инде, ә син безне атна буе алдап йөртәсең!” Икенче көнне колхоз идарәсендә рәискә хәлне сөйләп бирә. Эшкә чыкмаган Нәгыймәгә барасы активның исемлеген тиз генә төзеп, авылга киләләр. Араларында авыл Советы, ревкомиссия рәисләре, иптәшләр суды башлыгы, участок инспекторы, колхозның өлкән пожарнигы, баш агроном, ферма мөдире һәм ярдәмчеләре белән бригадир була. Нәгыймә бу кадәр халыкны күреп, кинәт һушын югалтып, егыла-нитә калса дип, шәфкать туташын да ияртәләр.
Ихатага башта, итагатьле генә кыяфәт белән рөхсәт сораган булып, колхоз рәисе белән бригадир керә. “Менә, Нәгыймә, син чакырмасаң да, без килдек инде...”, дип сүз башлый бригадир. Бу вакытта калган иптәшләр дә ихатага кереп тула. Нәгыймә һаман үзенекен сөйли. Бу арада пожарник, Нәгыймәнең ирен ияртеп, өй морҗасының төзеклеген карарга кереп китә. “Сез анда теләсә нәрсә актара күрмәгез!”, дип, Нәгыймә артларыннан кычкырып кала. Бу вакытта колхозның баш агрономы Каюмов, күтәрмәгә утырып, күчмә идарә утырышының протоколын яза. Карарны укыйлар: әгәр дә Гыйззәтова бүгеннән утауга чыкмаса, белешмә алып кайтып бирмәсә:
— утларын өзәргә;
— газ баллоны бирмәскә;
— малларын көтүгә чыгармаска;
— капкаларын урам яктан кадаклап куярга;
— Нәгыймәнең ире Хәернасны колхоз сыерлары көтүдән чыгарырга;
— атын-арбасын тартып алырга;
— кышын салам бирмәскә; урманчыдан утын бирдермәскә;
— тегермәндә ашлыгын тарттырмаска!
Шул вакыт участок инспекторы күтәрмә ишеге артында торган феләкне ачып карый да Нәгыймәне чакыра: “Бу нәрсә? Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Әлбәттә, бал әчетеп, көмешкә кайнатып саткач, сезгә колхоз эше кирәкми шул. Менә, иптәшләр, килегез, карагыз!” Бригадир Әхкәм белән феләкне колхоз машинасына чыгарып куялар. “Иртәгә районга экспертизага җибәрәчәкбез, аннан инде суд булачак, зур штраф түләячәксез! Менә сезгә шул, чөгендер утыйсыгыз килмәсә!”
Нәгыймә каушап калмый, ут чәчүен дәвам итә: “Мине юк белән куркытмагыз, анда бернинди дә әчеткеч салынмаган, үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимештән эшләнгән. Былтыргыдан калган кайнатмаларны гына салып куйган идем. Все законно!”, ди.
Колхоз идарәсенә кайткач, участковый белән колхоз рәисенең шоферы феләкне гараждагы бетон чокырга төшереп куялар. Күчмә утырыш карары бераз куркыткан, күрәсең, Нәгыймә шул көнне үк төштән соң басуга эшкә чыга. Күрше авылдагы туганнарының үсмер балаларын алып килеп, өч-дүрт көн дигәндә башкалар белән тигезләшә. Тик эштән кайткач кына теге феләктәге әчегән бал эчен кытыклый. Ә әлүмин феләк рәис гаражының базында биленә таянып, кулбашларын кабарткан кыяфәттә утыруын дәвам итә. Шулай атна, унбиш-егерме көн үтә, әчегән бал турында беркем дә исенә төшерми. Колхоз рәисенең җәйге айларда гаражга кергәне дә юк диярлек, аның шоферы гына бу феләккә кырын күзен салгалый башлый. Ләкин чокырга төшеп, ачып карарга җөрьәт итми. Соңгы көннәрдә участковый да, кичләрен колхоз идарәсенә килгән булып, гараждагы феләккә күз төшерә башлый. Бер көнне аннан рәиснең шоферы: “Нигә теге балыңны экспертизага алып китмисең инде?” дип сорый. “Лабораториядә чират зур әле”, дип җаваплый капитан.
Төгәл бер ай үтә. Бер кичтә, идарәдә халык таралып беткәч, шофер Задә белән участковый феләкне ачып карыйлар. Андагы бал, җиләкләрен күпертеп, гөжләп-кайнап утыра. Аның хуш исе бөтен гараж эченә тарала. Болар бер-берсенә карашып тора да, ни булса да булыр, дип, эчеп карарга була. Берәр стаканнан соң бит очлары кызарып, телләре ачылып китә.
Башланган сыйлану шулай дәвам итә. Капитан белән шофер көн дә эштән соң феләкне берәр литрга киметәләр. Өстәлеп тормагач, бер ай дигәндә феләк бушый, анда җиләк-җимеш боткасы гына кала...
Августның соңгы декадасы. Бөтен халык ындыр табагында басудан кайткан ашлыкны эшкәртү белән мәшгуль. Колхоз рәисе шунда кыска гына җыелыш үткәреп алырга була. Халык бер урынга җыела. Җыелыш тәмамланганда Нәгыймә теге феләк турында искә төшерә: “Алып киткәнегезгә ике айдан артык, балын эчеп бетергәнсездер инде, феләге яңа иде, кире бирсәгез иде”, — ди. Халык дәррәү көлешеп ала. Колхоз рәисе бу сораудан бераз югалып кала, чөнки бу турыда ул күптән оныткан: “Нишләп сезнең балны без эчәргә тиеш? Сүзеңне үлчәп сөйлә. Әйдә, утыр машинага, хәзер балыңны алып киләбез дә менә шушы урында аны үзең түгәчәксең!” Шулай дип ул Нәгыймәне “Волга”сына утырта да гаражга алып китә. “Мин ул турыда оныткан идем инде, хәзер балың өчен закон буенча җавап бирәчәксең. Үзем лично контрольдә тотачакмын, судьяга хәбәр итәчәкмен”, ди ачуы килгән рәис.
Ә шофер Задә бу минутларда ни дип җавап бирәчәген уйлый. Гаражга килеп җиткәч, рәис Нәгыймәгә “феләгеңне үзең төшеп ал”, — ди. Ә анысы җиңел генә күтәреп алып менә, “Әйттем бит эчеп бетергәнсездер дип”, дип сөйләнә. Рәис сораулы карашын шоферга төби. “Бәлки участковый, икенче савытка салып, экспертизага алып киткәндер...”, дип кенә әйтә ала шофер. “Ындыр табагында халык көтә, әйдәгез киттек”, ди Нәгыймә, феләкне эләктереп.
Машинада барышлый рәис аңа болай ди: “Задә феләгең белән өеңә илтеп куяр. Мин халыкка, балын түкмәүне үтенеп сорады, дип әйтермен. Чөгендерен дә әйбәт утагач, соңгы вакытта эшкә дә теләп йөргәч, сүзен тыңладык, диярмен. Син феләкнең буш булуын беркемгә дә сөйләмә инде, пажалыста. Телеңне тыйсаң, буш итмәмен”.
...Өч көннән соң бригадир Әхкәм Нәгыймәгә биш центнер бодай китереп китә. Әчегән бал кыйссасы шулай тәмамлана.