— Туймазыдан Бөек Устюгка шәхси автомобильдә бару уңайлырак, чөнки поезд белән берничә тапкыр транспорт алыштырырга туры килә. Мөстәкыйль сәяхәт итүнең уңай яклары күп. Без Татарстан, Киров һәм Кострома өлкәләре аша үттек. Шәһәр-авыллардагы матур күренешләргә, истәлекле төбәкләргә сокландык, архитектураны чагыштырдык. Кыш бабай биләмәсе Бөек Устюгтан 12 чакрым читтә, Сухона елгасы ярындагы наратлыкта урнашкан. Башка вакытта халык Яңа елдагыча күп түгел. Моның уңай ягы да бар: ыгы-зыгы юк, беркем ашыктырмый, туйганчы фотога төшәргә мөмкин.
Үзәк капка янында Кыш бабайның ярдәмчесе каршы алды. Тылсымчының йортына тиз генә барып җитеп булмый икән. Башта Әкият сукмагыннан үтәргә кирәк: балаларның яраткан әкият геройлары табышмак әйтешү, җитезлектә ярышу өчен анда очрашуга чыга икән.
Куян Маркка урыс халык әкиятләре буенча сораулар бирде. Бу аны һич каушатмады, ул биремнәрне бик тиз үтәде.
Аннары иң кадерле теләкне Бәхет коесы авызына карап кычкырасы, урман иясе Кыштырдык башваткычларын чишәсе, бары шуннан соң гына Кыш бабай сараена юл тотасы икән. Юлда галим Мәче дә очрады: хас әкияттәгечә, алтын чылбырга сандык асылган имән төбенә йомарланып яткан. Кыш бабайның гаять зур чанасын күреп, таң калдык. Риваять буенча, бөтен Җир шарындагы балаларга таратыласы бүләкләрен ул нәкъ менә шул чанага тутырып алып чыгып китә икән. Бүләкләре дә шунда — зур сандыкта саклана.
Сырлап бизәлгән ике катлы агач сарай беркемне дә битараф калдырмый. Анда безне Кыш бабайның тагын бер ярдәмчесе каршы алды һәм сарай белән таныштырды. Ул, елның 12 ае кебек, 12 бүлмәле. Проектлар, Теләкләр, Эш, Бүләкләр, Мөһим эшләр һәм башка бүлмәләр бар. Тылсымчының киенү бүлмәсен карадык, аның төрле киемнәренә сокландык. Әйтергә кирәк, Кыш бабайның гадәти киеме — көмеш укалы ак толып. Патша чорында көмеш җеп белән чигелгән — зәңгәр һәм алтын җепле сары туннары булган. 1917 елгы революциядән соң гына ул кызылдан киенә башлаган. Кыш бабайның 2014 елгы Олимпия уеннарына махсус тегелгән туны да бар — осталар аны берничә ай кулдан чиккән. Бабай, аны киеп, төрле ярышларда катнашкан спортчыларны каршы алган һәм озатып калган.
Әкиятләр бүлмәсендә кыш, ак сакаллы тылсымчы һәм аның ярдәмчеләре турында әсәрләр тупланган. Эш бүлмәсендә җитди кыяфәттә Кыш бабай өстәле артында утырган Маркны зур глобус кызыксындырды.
Обсерваториядә караңгы төннәрдә тылсымчыга йолдызларны барларга ярдәм иткән телескоптан карадык. Йокы бүлмәсе уртасындагы сырлап бизәлгән матур караватка салам түшәк җәелгән, аның өстендә — атна көннәре санынча мендәрләр. Чыршылар өчен аерым бүлмә бар. Алар төрле чималдан, хәтта кәнфит, печенье, сырлы токмачтан ясалган. Алар Русиянең төрле төбәкләреннән китерелгән. Иң салкын бүлмәдә әле сүнеп, әле кабынып торган лампалары белән боз сыннар балкып утыра. Анда ярымкараңгы, шуңа күрә ул сыннар искиткеч тәэсирле һәм серле күренә.
Аннары Тәхет залына килеп чыктык һәм, ниһаять, биләмә хуҗасының үзен күрдек. Кыш бабай мәһабәт гәүдәсе, нык тавышы һәм куе сакалы белән без, өлкәннәрне дә әсир итте. Һәркем аның белән сөйләшә, истәлеккә фоторәсемгә төшә ала.
Марк Бабайның тезләрендә утырды, ул биргән тәм-томнар белән сыйланды.
Кайтырга чыккач, Кыш бабайның почтасына кердек. Анда, чынлап та, хатларны могҗизага ышанган сабыйларның яшәү урыны буенча аералар. Киштәләрдә Русия төбәкләренең үз урыны бар. Әле көз булуга карамастан, балаларның Кыш бабайга хатлары байтак тупланган иде инде. Алар “Спорт турында”, “Мавыктыргыч, эчкерсез”, “Чын үтенечләр” һәм башка “оя”ларга урнаштырылган.
Ядкәрләр кибетенә дә керми китә алмадык. Биредәге товарлар Кыш бабай һәм Яңа ел белән бәйле.
Биләмәне тулысынча урап чыга алмадык. Экскурсия өчен бер генә көн аз. Ят үсемлекләре белән дан тоткан кышкы бакчаны, зоопаркны, урыс халкының йола бәйрәмнәрен оештыру белән танылган фольклор үзәген карыйсы килгән иде. Тик үкенмәдек. Улыбыз бераз үсә төшкәч, мавыктыргыч дөнья белән тагын да ныграк кызыксына башлагач, бу сихри төбәкне тагын бер барып күрергә тырышачакбыз. Ә Яңа ел көннәрендә Кыш бабай Маркка ул өч ай элек сораган кечкенә машинаны бүләк итте.
Фото гаилә архивыннан алынды