+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 гыйнвар 2015, 01:16

Ак сакаллы карт булырга кирәк...

Шәһәрдән кайтып баручы автобус чираттагы автовокзалга керде. Шофер биредә күпме вакыт торачагыбызны хәбәр итте. Менә автобуска юлчылар керә башлады. Янымдагы буш урынга бер яшь кенә хатын баласын утыртты да, яңадан чыгып, өстерәп диярлек зур юл сумкасын алып керде.Автобус кузгалуга, бала изрәп йоклап китте. Хатынга күз салам, беренче баласы булырга тиеш, дип уйлыйм. Яшь булса да бик борчылганга охшый.

— Мондый ямьсез көнне бала белән юлга чыгарга ничек батырчылык иттегез? — дип сорамыйча түзмәдем. Уйланып торганнан соң, эч серемне ят кешегә ачсам, җиңелрәк булыр дигәндәй, сөйли башлады.
Гөлсем булачак ире Әнис белән (исемнәр үзгәртелде) мәктәп бусагасын атлап кергән мәлдә үк дуслашалар.
— Мин чәчкәне әнә теге зур бантлы кызга бирим әле, — дип, әнисеннән рөхсәт сорап, гөлләмәсен йөгерә-атлый Гөлсемгә илтеп бирә Әнис беренче сыйныфка укырга төшкән елда. Аннан соң бер партада утырып уку, мәктәптән сумканы күтәреп кайту, сыйныфтан тыш чаралардан соң озатулар, беренче татлы үбе­шүләр... Югары уку йортын да алар бергәләп сайлый. Документларын Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының Әнис — агрономия, Гөлсем икътисад факультетларына тапшыра.
Студент еллары сизелми дә артта кала. Район үзәгенә кайткан ике яшь белгечне киң колач җәеп каршы алалар. Чөнки ул елларда белгечләргә кытлык зур була. Икътисади яктан көчле колхозга Әнисне баш агроном итеп билгелиләр, Гөлсем исә, декрет ялы якынлашу сәбәпле, эшкә урнашып тормый. Бару белән колхоз фатирын бирәләр. Бәхетләрен тагын да тулыландырып уллары Урал туа.
Хуҗалыкта чәчү мәйданнары зурайтылганнан-зурайтыла бара. Бер утырышта колхоз рәисе басучылык буенча агроном ярдәмчесе кирәклеге турында сүз кузгата. Берничә көннән баскан урынында ут уйнаткан, агроном эшендә берничә ел стажы булган Нәзилә исемле кызны агроном ярдәмчесе итеп билгелиләр. Эшли башлаган көннән үк Әнискә карата җанында тынычлык таба алмый Нәзилә.
“Менә ичмасам чибәр, булгач та була икән шундый кеше, нишләп башкаларга андыйлар очрый, ә миңа юк”, дигән уй аңа тынгылык бир­ми. Көн артыннан көн үтә, әмма аны сөюе турында сүз башларга берничек тә җай чыкмый. Чөнки Әнис барысын да шаяруга бора.
Эшне планлаштырганда Әниснең, картага иелеп, басуларны күрсәтеп сөйләгәндә сулыш алуына кадәр гашыйк була кыз. Барыбер, җаен туры китереп, аны сөюем хакында әйтәчәкмен, дип сүз бирә ул үзенә.
Көн артыннан көн үтә. Төзи башлаган өйләренең дә эше бетеп килә. Гөлсем, Уралны балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыгармын, дип, иренә еш әйтеп килә.
— Бала ныгысын әле, ашыкмыйк, — ди ире. Шулай да, өйрәнә торсын дип, Гөлсем ма­лайны берничә сәгатькә бакчага илтә башлый.
Бер көнне Уралын бакчадан алып кайтышлый колхоз идарәсе янында иренең УАЗын күргәч, Гөлсем аның янына керергә була. Ишекне ачса, Нәзиләне ире кочагында күрә. Ишекне ничек ачса, шулай тиз генә ябып куя да, абына-сөртенә баласы янына чыгып, елый-елый кайтып китә.
Шунда ук артыннан атылып чыккан иренең аңа кычкыруын да ишетми ул... Хыянәтне үз күзләре белән күргән һәм гарьләнүеннән бөтен тәне калтыраган Гөлсем, уйнап арыганнан соң йоклап киткән улы Уралны кочагына алып, кая барырга да белми, бүлмәдән бүлмәгә йөри. Атылып кайтып кергән Әнис хатыны белән күпме генә аңлашырга тырышса да, тегесе ишетергә дә теләми.
Ничек шундый юлга бара алган, нигә мәктәп елларында ук кабынган мәхәббәтне, гаилә бәхетен аяк астына салып таптаган? Шушы сораулар Гөлсемнең йөрәген телгәли. Әмма әти-әнисе янына кайткач, гаиләне таркатмау өчен, кызларына төрле мисаллар китереп, алар гафу итәргә кирәклеген яхшылап аңлата.
— Тормыш шулкадәр катлаулы. Аның диңгезендә адашмыйча йөзеп чыгар өчен, һай, күп белергә, ак сакаллы карт булырга кирәк, кызым. Аңлашыгыз, ризалыгым юк, — ди әтисе түш кесәсендә йөрткән валидолын тел астына салып.
— Дүрт аяклы ат та абына, хатын-кызга сабыр булырга, төрле хәлләрне үткәреп җибәрә белергә кирәк, шунда гына ныклы оя корып була, балагыз барлыгын онытма, аны ятим итмәгез, — дип киңәш бирә әнисе.
— Билгеле, әти-әнине дә кызгандым, — диде хатын. — Балаларын үстереп, зур тормыш юлына озатып, лаеклы ялга чыгып, тыныч кына гомер кичергәндә бу кайгының аларның сәламәтлегенә йогынтысы зур булуын да аңлыйм. Тик, балачактан ук бер-беребезне яраткангамы, иремне ятлар кочагында күргәч, горурлыгымны җиңә алмый кайтып киттем. Үземдә көч табып, аны тыңларга кирәк иде. Бәлки гафу да итәргә булыр иде. Күпме кешене кайгыга салуымны әти-әнием янына кайткач кына аңладым. Үз-үзем белән тарткалашып берничә көнем томан эчендәге кебек үтте...
Мин, бу яшь хатынның ата-анасы үгетләвенә колак салуына, олыларча фикер йөртүенә сөенеп куйдым.
Автобустан төшәргә вакыт җитү сәбәпле, Гөлсем, инде уянып, тирә-якны күзәтеп барган баласын кулына алды. Тәрәзәдән юл чатында туктаган машина янында ир кеше басып торуын шәйләдем.
— Сезне каршылыйлар, иптәшегез килгән, ахры, — дидем.
Ул тәрәзәдән үрелеп карады да, миңа гына ишетелерлек итеп: “Карагыз әле, нинди чибәр ирне кулдан ычкындыра язганмын”, — диде.
— Сеңлем, икенче тапкыр уйлабрак эш ит, бәлки иреңнең гаебе дә юктыр әле. Хәзерге кызлар яхшы яшәгән гаиләне бозарга гына тора, — дидем мин.
...Бу очрашуга берничә ел вакыт үтте. Шул юлдан йөргәндә гел Гөлсем искә төшә, аларның язмышын уйлыйм. Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Хак сүз икән.
Уфа аэропортына бардык. Самолет очарга ике сәгатьләп вакыт бар. Сөйләшеп утыра торгач, нишләптер берничә рәт алдагы хатын-кыз игътибарымны җәлеп итте. Янында ир кеше, 4 яшьләрдәге малай һәм 2 яшьләр чамасындагы кыз да бар. Кечесе уенчыгын төшереп җибәрде һәм ул безгә таба тәгәрәде. Кыз йөгереп килә башлады. Әнисе дә аңа иярде. Шунда хатынның йөзе таныш кебек тоелды. Ул үзе мине танып алды.
— Бу сез бит, мин юлда очраткан апа, — диде.
Минем дә шулчак кылт итеп искә төште. Менә ичмасам очрашу. Шатлыгы эченә сыймаганлыгы күренеп тора. “Я, я, тизрәк сөйлә, тормышыгыз көйлеме? Теге вакыттан соң хәлләрегез ничек?” — дидем.
Аңлашканнар, иренең гаебе булмавы исбат­ланган. Яңа өйләрен төзеп бетереп күченгәннәр. Эшли башлаган да, берничә ай үтүгә, декрет ялына чыгып, кызын тапкан. Иренең чираттагы ялында гаиләләре белән Төркиягә ял итәргә барулары, үзенең чиксез бәхетле булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Гөлсем.
— Шул чактагы акыллы киңәшегез өчен сезгә дә рәхмәт. Бер дә юкка гаиләмне югалта яздым бит. Теге чакны тәрәзәдән минем кергәнне күреп калып, көнләштерү исәбе белән кинәт кенә Әнисне кочып алган икән ул кыз. Ул яңадан бер гаиләне тарката язды, шуннан аны кудылар... — диде ул.
Озак уйланып утырдым. Кеше киңәшенә колак салудан гына сакланып калса иде гаиләләр. Гөлсем үзе акыллы, сабыр бала булып үскән. Балачактан ныклы ата-ана тәрбиясе алуы нәтиҗәсендә таркалмый калган бу гаилә. Ә бит җиңел холыклы булудан күпме гаиләләр таркала, күпме гаепсез балалар ятим үсә яки балалар йортында тәрбияләнә.
Гаиләнең сакланып калуына чиксез шатлык кичереп, юлга кузгалдым.

Розалия Галләмова,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: