+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 гыйнвар 2015, 22:08

“Бай ир табармын әле!”

Ирина белән якын дуслар да түгелбез, әмма, яшәгән шәһәрдә якташлар әлләни күп булмаганлыктан, сирәк булса да очрашып-күрешеп торабыз. Ирина җилбәзәгрәк булды. Хәтерлим, яшь чакта ук берәребезнең ниндидер егет белән танышуын белсә, беренче соравы: “Бай микән? Чибәрме?” була торган иде.

Инде акыл кереп, буй җитеп, гаилә кора башлагач та, аның бу гадәте бетмәде. Уртак танышы­бызның тормышка чыгуын ишет­сә, тизрәк аның хәләл җефетенең байлыгы турында кызыксына һәм теге традицион сорау яңгырый иде: “Бай микән?”
Озак кына күрешми тордык, әмма Ирина үзгәрмәгән икән. 7-8 елдан соң очрашкач, минем тормышка чыгуымны ишеткәч, теге сорауны ярып салды: “Ирең баймы?” Белмим, нигә Иринага байлык шулкадәр мөһим булгандыр инде. Хәер, ул яшь чагыннан ук матур киемгә, балдак-йөзекләргә кызыкты. Без йотлыгып китап укыганда, ул, чәчләрен бөд­рәләтеп, клубка чыгып китә иде. Тормышка да иртә чыкты, моның сәбәбе — йөргән егетенең “Жигули”е бар иде. Чират торып кына машина алып булган ул заманда Айдар­ның дәү әни­ләренә Себердән ялтырап торган кызыл “Лада” белән кайтуы хәлиткеч роль уйнады, ай буе егет кочагыннан чыкмады, ә ул китеп, бер ай торгач, Себергә “йөккә уздым” дигән хәбәр озатты. Чемоданын җыеп, үзе дә шунда китте. Айдар белән озак яшә­мәделәр, тегесе кызның үзенә алдап өйләндерүен белгәч, гафу итмәде. Ике ел тарткалашканнан соң аерылыштылар. Өч бүлмәле фатир да, машина да Иринага тәтемәде. Әмма ул бай ирләрнең “оясына” барып эләккән иде. Шунда торып калды. Отпускка кайткач, бармаклары саен алтын йөзек, муенындагы калын-калын чылбырлар белән мактанды. Минем йөземдә бернинди дә кызыксыну, соклану күрмәгәч: “И, ятасың инде шушында, бар­магыңда бер балдагың да юк, колагың хәер­челәнеп тора. Тап үзеңә бер бай ир!” — дип тиргәп ташлады. Аннары колакларындагы икешәр алтын алканы сыйпый-сыйпый үзенең ничек типтереп яшәвен сөйләде.
Себердә үзенә бер бай ир тапкан икән. Әмма тегесе инде гаиләле булган. “Намус” дип артык пошынмаган Иринага ул ирнең хатынлы булуы, әлбәттә, киртә була алмаган. “Саудым гына тегене, ел саен чит илгә ял итәргә барулармы, затлы туннармы — бер нәрсәгә отказ бирмәде, барысын да алды!” — дип горурланып сөйләде ул. Әмма юлында тагын да баерак ир очрый һәм Ирина, ике дә уйламый, анысына китә. Китә дип ни, хатынлыкка түгел, әлбәттә, сөяркә булып. “Тунны гына да дүртне алдырдым, ул үзе исәбен югалтты. Мин сиңа бер тун алдым бит инде, дигән иде, каян булсын, хатыныңа алган белән бутыйсыңдыр, дип ялганладым тегеңә. Ә ул вакытта миңа өч тун алган иде инде!” — дип көлә Ирина. Аның бар сөйләгәне, бөтен белгәне — байлык, туннар, алтын... Кыскасы, отпускка кайткан саен шулай мактанып китә иде.
Әмма без капчыкта ятмый, сөяркәсенең хатыны Ирина турында белгән һәм, аны эзләп табып, ярыйсы гына тукмаган. “Монда калсаң, тереләй җиргә күм­дерәм!” — дип янагач, бай сө­яркәне калдырып, ераккарак сыпыртудан башка чара калмаган Иринага. Алты-җиде ел элек ул без яшәгән шәһәргә кайтып төпләнде. Һәм бай ир эзләргә кереште. Себердәге фатирын ашыгып кына арзанга саткач, хаклар да кинәт үсеп китеп, ул монда бер бүлмәле фатир гына алалды. Әмма төшенкелеккә бирелмәде. “Берәр бай ир табылыр әле, алырмын зурракны!” — дип, үзен юатты. Туннары туза башлагач та: “И, булыр әле, берәр бай ир табылыр!” — диде, кыскасы, үзен дә, безне дә шулай юатты. Акыллы ир дә димәде ул, эшчәнне дә сорамады, ә нәкъ байны юрады.
Табылды шундый берәү. Дөрес, монысы да гаиләле иде. Тәүдә качып кына очрашып йөрделәр, аннары ир бөтенләйгә Иринага чыгып китте. Әмма ул “яңа хатынның” фатирын киңәй­тергә дә, көтелгән джакузилар урнаштырырга да ашыкмады, киресенчә, чапты да чапты, чит илләрдә сәяхәт итәргә түгел, ресторанга алып барырга да вакыты юк иде аның. Алай да бер тун алып бирде. Бу беразга гына Иринаның кәефен күтәреп торды, әмма көтелгән бәхетне китермәде. “Ресторанга да йөртмисең, мин хәзер үзем ашарга пешереп ятыйммыни?! Фитнес-клубларга илтеп куярга шоферың гына да юк бит синең!” ише тавыш еш чыга башлагач, теге ир тиз генә үз хатыны янына кайтып китте. “Кадалып китсен, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!” — дип калды аның артыннан Ирина. Табылуын табылды, әмма алдагы мөнәсәбәтләр дә шулай тәмам­ланды.
Беркөнне Ирина ишек шакыды. “Берәр юньле психолог бел­мисеңме, чистый туйдым җыен җүнсез ир белән бәйләнеп, психологка барып карыйм әле, каян эзләргә, берәр киңәш бирмәс микән?” — ди.
“Нигә соң кемдер сине гомер буе карарга, туйдырырга тиеш, гарипме әллә син? Нигә әлегә кадәр хезмәт кенәгәң дә юк, сиңа бит инде илле тула? Байлык кешегә бәхет китерәмени? Нигә соң алайса бармагың саен берәрне түгел, икене кигән алтыннарың сине бәхетле итми? Икәүнең корган һәм тырышып саклап килгән гаиләсен бозарга ни хакың бар синең? Шул турыда уйлаганың бармы? Син ирләрдән байлык, сөю-наз көтәсең, ә үзең аларга нәрсә бирәсең соң? Хәтта җылы аш пешереп каршы да алмыйсың, эштән кайтып, сине ресторанга алып баруын көтеп утырасың!” — дип әйтәсе килә дә соң Иринага, авызны ачмый калам. Психологлар аңлатыр әле. Хәер, Иринаның башкача фикерли башлавы икеле, әнә бит, күзеннән аккан карасын сөртте дә, өс-башын төзәткәли башлады: “Ярар, ничава, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!”
Бу очрашудан күп тә үт­мәгән иде, Иринаның Себердә яшәгән чордагы “серләре” ачылды. Баксаң, ул анда бай сөяр­кә­лә­ренең һәр икесеннән бала тапкан һәм аларны бала тудыру йортында калдырып чыккан икән. Моны миңа шулай ук Себердә яшәгән өченче танышыбыз җиткерде. “Сез аралашып торасыз бит, әйт әле Иринага, юлласын балаларын, әле хатасын тө­зәтергә соң түгел. Мине тың­ламады, бәлки синең сүз­ләреңә колак салыр”, — диде.
Һәм менә мин Иринада утырам. Килгәнен дә көтмәдем, үзем бардым. Озын матур тырнаклары белән өстәлне “текелдәтә-те­келдәтә” тыңлады ул мине. Ясалма керфекләр ябыштырган күзен бер тапкыр да күтәреп карамады. Мин “акыл укып” беткәч, әкрен генә:
— Шулай килеп чыкты, ниш­лисең инде хәзер. Аборттан курыктым, вакытында алдырырга бармадым. Ә бала белән мин ул ирләрнең берсенә дә кирәк түгел идем. Балалары аларның үз өйләрендә дә бар. Шуңа, гариза язып, дәваханәдә калдырдым. Ничава, алар бит ач түгел, хөкүмәт карый, тамакларын туйдыра, киендерә. Кыз балалар бит, үсәрләр, үз-үзләрен карарга өйрәнерләр, аннан берәр бай ир табып, кияүгә чыгарлар, — дип тезеп китте.
Валлаһи, мин шул чак Ири­наның түбәсенә биреп алудан чак тыелып калдым. Үзгәрмәгәч тә үзгәрмәс икән кеше! Юл буе бер генә теләк кабатладым: “Тәүбә-тәүбә, кызлары берүк Ирина кебек булып үсмәсен, аңа охшамасыннар, тәүбә-тәүбә!”
Читайте нас: