+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 гыйнвар 2015, 21:53

Әни бүләге

Рәмис, беренче сыйныфка укырга кереп, хәреф­ләрнең бераз өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәүче әнисенә хат язды: “Кә­дир­лә әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямә дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлә дә тугызынчы транвай өртәсенмә азамат кем белян уйнай мин беренче кыласста уким дәү әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам...”

Кәгазьне дүрткә бөкләп, конвертны теле белән чылатып ябыштырды. Әнисенең адресын яхшы белсә дә, үз куллары белән язарга курыкты. Ялгыш берәр хата китсә, почтадагы апалар аңла­маслар да, хат әнисенә барып җитмәс... Дәү әнисенең буыннары каткан бармакларын яза-яза, балаларча тел очын чыгарып, тырышып-тырышып адрес язганын карап утырды. Менә сөекле әнисенә хат әзер дә! Ул Рәмискә шундый матур булып күренде! Чите челтәрле маркасына ягымлы елмайган “касманавыт” төшерелгән. Рәмис аның исемен дә белә. Гагарин! Рәмис тә үскәч космонавт булачак! Менә үссен генә әле, ракетага утырачак та әнисе янына очачак! Малай конвертны җылы мич алдына куеп киптереп алды да, кар катыш яңгыр явуга карамастан, хатны күкрәк кесәсенә салып, урамга йөгерде. Кибет алдына эленгән зәңгәр почта тартмасына конвертны нәзек бармаклары белән төрткәләп төшергәч, тагын бер кат кулларын тыгып тикшерде. Зәңгәр тартмага өметле караш ташлады да сикерә-атлый дәү әнисенең өенә чапты. Кайткач, малай­ның дәү әнисе белән һаман да хат турында сөйләшәсе килде:
— Дәү әни, хат шәһәргә ничә көндә барып җитә?
— Белмим инде... Бер атна барадыр...
Малай, бармакларын бөгә-бөгә санады: бүген алтынчы декабрь, унөчендә әнисе хатны алачак.
— Дәү әни, ә шәһәрдән хат күпме арада килә? Дәү әнисе мондый катлаулы сорауларга җа­вапны белми иде. Шулай да малайның күңелен төшермәс өчен:
— Шәһәрдән тиз килергә тиеш инде... Анда машина-мазар күп бит хат ташырга, — дип куйды.
Рәмис тагын, бармакларын бөгә-бөгә санады: ун көннән әнисеннән җавап килергә тиеш!
Икенче көнне мәктәптә Рәмис әнисенә хатны үзе язуын, аның җәйгә сәпит алып кайтачагын мактанып сөйләде. Сәпитсез малайлар кызыга-кызыга тыңлады. Велосипедлы да, әтиле дә, әниле дә Ильяс исе китми генә: “Һе, тапкансың мактанырлык нәрсә! Миңа әти үскәч матай ала!” — дип, борынын чөерде. Рәмис чынлап та аңа бик кызыга иде. Үзеннән дә зур сәпитеннән бигрәк, Ильясның өендә әтисе бар. Сумкасына кыстыбый, коймак салып, мәктәпкә озатып куеп, каршы алучы әнисе бар...
Ә Рәмиснең әнисе шәһәрдә, бик тә, бик тә еракта яши. Ике ел элек ул Рәмисне авылга, дәү әнисенә кайтарып куйды. Малай күпме генә көтсә дә, үзе никтер кайтмады. Рәмис әнисе белән шәһәрдә яшәгәнен әле дә яхшы хәтерли. Тулай торак­ның икенче катындагы бәләкәй генә бүлмәдә торалар иде алар. Әнисе трамвай йөртә. Рәмис хәтта трам­вайның номерын да истә калдырды — тугызынчы. Сменалы эштәге әнисе малайны атналыкка калдыра торган балалар бакчасына бирде. Башкаларны атна уртасында өйгә алып кайтып китсәләр, Рә­мисне әнисе җомга көнне дә бик соң килеп ала иде. Берничә тапкыр әнисе килмәгәч, тәрбияче апа малайны үз өенә алып кайтып кундырды. Балалар бакчасы эш­ләмәгән көннәрдә Рәмис күбесенчә өйдә берүзе була иде. Әнисе пешереп калдырган ашны көндез күрше Рузилә апа җылытып бирә дә, алар аның улы Азамат белән көне буе уйный. Бер-берсе белән ярыша-ярыша машина йөртәләр, шакмаклардан йорт төзиләр, качышлы уйныйлар, рәсем төшерә­ләр... Ә әтисен Рәмис хәтерләми дә диярлек. Әнисе сүзләреннән генә аның бик начар кеше һәм “алкаш” икәнлеген белә... Рәмискә башта үзләренә төрле зур абыйлар килүе ошый иде. Кайберсе туң­дырма да алып килә. Тик әнисенең алар белән бергә утырып эчүен генә яратмады ул. Исергәч, әнисе бик үзгәрә. Бер дә юкка Рәмискә кычкыра башлый. Я елый. Кулларына зәңгәр бизәкләр төшкән абыйлар белән тавышлана башлыйлар. Андый көннәрдә малайны кунарга Рузилә апасы үзенә алып чыга да, Азамат белән бергә йокларга яткыра. Рузилә апасы да авыр сулый: “Нигә кирәк инде Розага бу төрмәдән башы чыкмаган нәр­сәләр?”
Шулай да Рәмис әнисен бик тә ярата, бик тә сагына. Менә хат киткәнгә бүген инде бишенче көн. Тагын биш көннән әнисеннән хат киләчәк! Әнисе аның хатын алгач ничек гаҗәпләнәсен күз алдына китереп, малай татлы елмаеп куйды. Минем улым укырга-язарга да өйрәнгән, дип шаккатачак әнисе. Ә җәйгә велосипед алып кайтачак. Рәмис инде аны йөртә белә. Кайчак Ильяс аңа үзенекен биреп тора. Рульне ике кулың белән кысып тотып, сәпитнең сул ягыннан уң аягыңны рам астына тыгып, педальгә басасың да, тәгәрмәчләр әйләнеп киткәч, сул аягыңны да педальгә куеп, алмаш-тилмәш баса­сың. Ә утыргычына утырып йөрергә Ильясның да, Рәмиснең дә буе җитми. Шулай да Зәки абый тавыннан велосипед белән төшү ничек рәхәт! Колакларда җил уйный! Машина да болай тиз йөрмидер! Булсын гына иде әле аның үз сәпите! Малайларга йөреп карарга да бирер иде ул...

Дәү әнисе, күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, Рәмис таный алмаслык кәкре-бөкре хәрефләр белән озын итеп җавап язды. Рәмис күпме тырышса да өзек-өзек сүзләрдән башка берни аңламады: “...кызым, Роза, ... эчмә, балаң хакына...”


Ничек кенә хыялланып көтсә дә, унберенче көнне дә, унбишенче көнне дә әнисеннән җавап килмәде. “Нигә әни хат язмый?” — дип, дәү әнисен җәфалап бетерде. Дәү әнисе, вакыты юктыр, дип авыр сулады гына. Рәмис әнисенә тагын хат җибәрде. Бәлки тегесен алмагандыр... Бу юлы ул үзе язган юлларга горурланып карап торды. Ноктасы да, өтере дә урынында кебек... Менә әнисе мактаячак аны!
Бер-ике айдан әнисеннән җавап килде. Кыска гына хатында авыр тормышыннан зарланган, бүтән акча сорамагыз, эш хакым аз, җыештыручы булып эшлим, трамвай йөртүдән кудылар, дигән. Никтер Рәмис турында сорамаган да... Дәү әнисе, күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, Рәмис таный алмаслык кәкре-бөкре хәрефләр белән озын итеп җавап язды. Рәмис күпме тырышса да өзек-өзек сүзләрдән башка берни аңламады: “... кызым, Роза, ... эчмә, балаң хакына...”
Рәмиснең күз алдына тагын караватында исереп яткан әнисе, шәрә күкрәкләре, беләкләре зәңгәр бизәкле абыйлар килде... Малай дәү әнисенең хаты астына үзеннән берничә җөмлә өстәп куйды: “Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса, апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни”.
Бармак бөгеп, айларны саный торгач, җәй дә җитте. Рәмис беренче сыйныфны тәмамлады! Укырга-язарга, хисапка өйрәнде. Елкылдап торган өр-яңа сәпит күтәреп, әнисе кайтыр дигән өметен өзмәде малай. Тышка чыккан арада да урам башына күз салмый калмады. Беркөнне капкадан велосипед тоткан дәү әнисе килеп керде. Каршысына йөгереп килгән оныгының башыннан сыйпап: “Балакаем, менә әниеңнән сиңа бүләк, почта аша сәпит җибәргән”, — диде.
Кызы Розаның төрмәдән чыккан әшнәсе тарафыннан үтерелүе хакындагы телеграмманы ул инде ике атна кесәсендә йөртә иде.
Читайте нас: