+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 гыйнвар 2015, 21:10

Шакиров урманнары

Республиканың башка төбәкләрендәге кебек үк, Бүздәктә дә район оештырылуның 85 еллык юбилеена әзерлек эшләре киң җәелдерелгән. Әлеге юнәлештә төбәкнең үткәне өйрәнелә, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр барлана. Хәзерге вакытта Күзәй авылында гомер кичерүче Рәшит Шакиров та фидакарь хезмәте белән район тарихында якты эз калдырган, игелекле гамәлләре белән халык ихтирамын яулаган кеше буларак билгеле.

Ә аның хезмәт нәтиҗәләре Бүздәк — Чакмагыш юлы янәшәсендә бүген дә яшел калкан булып балкып утыра. Әмир, Килем, Якуп авыллары тирә­сендәге тау-калкулыкларны шәрә-ялангач килеш хәзер өлкән буын гына хәтерлидер. Үткән гасырның 60-80нче елларында биредә ул чорда зур яңалык саналган терраса ысулы белән урман утырту эшләре башкарыла. Бу эшләрнең башында Күзәй лесничест­восының ул вакыттагы яшь җитәкчесе Рәшит Шакиров тора.
Әйткәндәй, Чакмагышка илтүче автомобиль юлы буйларында агач утырту дәвам итеп, ул Күзәй, Түреш, Ахун, Чишмә авыллары тирәсендәге тауларда да башкарыла. Хәзер бу төбәк­тәге нарат-чыршы, каеннарга ким дигәндә 40-50 яшь, әмма алар үзлә­ренә яшел гомер биргәннәрне хәтер­лидер әле. Һәрхәлдә, Бүздәкнең олы юл буе авылларында яшәүчеләр урманчы Шакиров һәм аның хезмәт­тәшләренең игелекле эшләрен онытмый.
Ә бит аның урманчы буласы язмышында язылган. Рәшит Шакиров 1940 елның салкын кышында Урзайбаш авыл Советына караган Сөнбаш авылында туа. Сугыш чыгу белән әтисе фронтка алына, хәер, сабый моны хәтерләми дә. Әмма яугир Габделгани Габсаттар улының, каты яраланып, 1942 елда сугыштан кайтуы мәгълүм. Бер кулсыз фронтовикны шушы төбәккә урманчы итеп билге­лиләр. Әйткәндәй, махсус белеме булмаса да, Габделгани ага шактый өлкән яшькә җиткәнче һөнәренә тугры кала, алай гына да түгел, урман эшенә уллары белән бергә байтак кына туган-тумачасын да тарта. Атап әйткәндә, уллары Зөфәр һәм Фәрит, аның җәмәгате Рәзинә Ярмунча урман хуҗа­лыгында озак еллар хезмәт салды.
Совет Армиясе сафларында хез­мәт бурычын үтәп кайткан Рәшит тә әтисе үрнә­ген­дә Краснокама райо­нының Николо-Березовка авылына юл ала. Биредәге урман хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач, яшь белгеч хезмәткә туган якларына кайта. Әтисе һәм туганнары эшләгән Ярмунча лестничествосына урман мастеры итеп тәгаенлиләр егетне. Ә аңарда белемгә омтылыш көчле, урман серләрен тирәнтен аңлаучы дәрәҗәле белгеч буласы килә. Мондый изге теләккә кем каршы килсен?! Менә шулай итеп Рәшит Уфа индустриаль техникумы студенты булып китә. Белем дәрья­сына чумып дигәндәй укый ул, урман үстерү, табигатьне саклау серләренә тирәнтен төшенергә омтыла, чөнки киләчәктә бу мәгълүматның алдагы һөнәрендә нык кирәк булачагын яхшы аңлый.
1967 елда Күзәй лесничествосы җитәк­чесе вазыйфасына тәгаенләнгәннән бирле аның тормышы һәм эшчәнлеге тулысынча шушы авыл белән бәйле. Гомумән, урман авыл кешесе тормышында гаять зур урын тота. Хәзер без урманның аерым чорларда кеше­ләр өчен төп яшәеш чыганагы булганлыгын онытып барабыз. Ни өчен дигәндә, йортларны утын ягып җылытасы түгел – челтәр газы бар. Мал асрамагач, күпләр печән дә хәстәрләми. Төзелеш материалы буларак, агач-тактаны да малтабарлар китереп сата. 70нче елларда исә хәл башка иде. Урманннарда һәр агач исәптә, урман кисү дә төгәл исәп белән алып барыла, һәрхәлдә, халык байлыгын әрәм-шәрәм итүгә юл куймаска тырышалар. Ул чорда киләчәкне хәстәрләп яшәгәннәр.
— Лесничество коллективында ул чорда утызга якын кеше эшли иде, — дип хәтерли Рәшит Габделгани улы. — Болар, нигездә, урманчылар, ә аларга куелган төп бурыч – урманны саклау һәм яңарту. Лесничество эшчәнлегендә исә төп күрсәткеч булып киселгән агач күләме түгел, ә яшь үсентеләр утыртылган мәйданнар тора. Безнең эшкә бәһане дә шуннан чыгып бирделәр.
Ул чорда Күзәй лесничествосында җитәкче башлангычы белән һәр елны кимендә 100 гектарда агач утырту тәртибе кертелә. Аерым елларда әлеге күрсәткечне 149 гектарга да җитке­рәләр. Бу вакытларда техник куәтләр җиткелекле булмый, шуңа да урман утыртканда күбрәк кул көче кулланыла. Монда инде урманчы Шакировның оештыру сәләтен атап үтми мөмкин түгел. Агач утыртуга күрше-тирә авыллар халкы, мәктәп укучылары җәлеп ителә.
Олы юл тирәләрен яшелләндерү турында әйтеп үткән идек инде. Бу эш киң җәелдерелгәч, Шакиров башлангычына шикләнеп караучылар да табыла, әлбәттә. Әмма терраса ысулы белән агач утырту туктатылмый. Аерым урыннарда яшь үсентеләрне тәрбияләргә дә туры килә, нәтиҗәдә алар алынып китә. Хәзер исә бу төбәкләр тирә-юньгә ямь биреп, яшеллектә утыра. Монда инде урманчы Шакировның хезмәт өлеше зур.
Бу урында Күзәй урманчысының янә бер игелекле гамәле турында сөйләп үтик. Элек урманчылар дару үләннәре, каен суы, җиләк-җимеш хәзерләү белән дә шөгыльләнде. Шушы максаттан чыгып, Шарбаш авылы янәшәсендәге урманда 48 гектарда гөлҗимеш куаклары утыртыла. 1980 елда тәүге уңыш өлгерә, аны җыеп, Уфаның витамин заводына 17 тонна чимал тапшыралар. Вакыт үтү белән сирәкләнеп картайса да, гөлҗимеш бакчасы халыкка хезмәт итүен хәзер дә дәвам итә.
Тоташ алганда, Рәшит Габделгани улы урманчылыкка чирек гасырга якын гомерен багышлый. Киң карашлы, яңалыкка омтылучы һәм максатчан кеше буларак, бу чорда ул читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, икътисадчы белгечлеге алырга да өлгерә. Мондый кадрларга Бүздәктә ул елларда кадер зур иде. Партия райкомы тәкъдиме белән тәҗрибәле җитәкче 1983 елда ул чордагы Фрунзе исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана.
Районда хуҗалыкара урман хуҗалыгы оештырылгач, аңа яңа предприятие директоры вазыйфасы йөкләтелә. Әйтергә кирәк, Рәшит Шакиров, йөкләтелгән һәр эшне намус белән башкарып, күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклады. Җитәкче даирәләрдә, коллегалары арасында булдыклылыгы белән ихтирам казанды.
Лаеклы ялга чыкканчы аның соңгы эш урыны – Бүздәк районы хаки­миятенең муниципаль милеккә идарә итү комитеты рәисе. Яңа икътисадка күчеш чорында район милкен ныклы исәпкә алып, һәр объектны теркәргә кирәк иде. Хәзер аерым төбәкләрдә хосусыйлаштыру чорында киткән кайбер ялгышлыклар калкып чыга башлады. Бүздәктә моңа юл куелмавы, аерым милек объектларының арзан хакка сатылып әрәм-шәрәм ителмәве — комитет рәисенең намуслылык күрсәткече.
Гомумән, шушы көннәрдә 75 яшен тутыручы Рәшит Шакиров, халыкча әйткәндә, хезмәттә дә, яшәештә дә тәртипле булды. Җәмәгате Зәйнәп Хөсәен кызы белән озын һәм нәтиҗәле тормыш юлы үттеләр. Әйт­кәндәй, ул — авыл китапханәчесе, яраткан эшенә 37 ел гомерен багышлаган. Искиткеч дәрәҗәдәге тыйнак кеше. Шакировлар гаиләсендә өч бала үскән, хәзер инде алар, хезмәттә дә, тормышта да үз урыннарын табып, әти-әниләрен оныклар белән куандыра.
Рәшит Шакиров — киң фикерләүче, тормыштагы һәр вакыйгага үз карашы булган кеше. Әлеге сыйфатлары өчен ул, үзе әйтүенчә... “Кызыл таң”га бурычлы икән.
— Гәзит “Кызыл таң” исеме белән чыга башлагач, 50нче елларда ук кулыма алдым мин аны, — дип хәтерли ветеран. — Әткәй бик яратып укый иде аны, аның гадәте миңа да күчте, шул чордан “Кызыл таң”нан аерылганым юк.
Читайте нас: