+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 февраль 2015, 21:41

Рида Касыйм кызы сабаклары

Икенче дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Икенчеләр йөгерә-йөгерә класска җыелды. Менә укытучылары Рида Касыйм кызы да күренде. Унике укучы парталар артына утырып аның күзенә төбәлде. Армиядәге өлкән улы алып кайткан алтын ялатып эшләнгән авторучкасының өстәлендә юклыгына күз йомып урыс теле дәресен дәвам иткән дә булыр иде... Ниндидер эчке сиземләү тойгысы бу юлы башкача эшләргә этәргеч бирде.

— Балалар, өстәл өстендә калдырган ручкамны берәрегез күрмәдеме? — дип мөрәҗәгать итте.
— Ю-у-ук... — дип җавапладылар. Алай да арткы рәттәге парта артында ялгызы утырган Ритага кайберләре сәерсенеп карады.
Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән Ританы саклык белән генә күзәтә мөгаллимә. Тәнәфес вакытында күбрәк класста калырга тырыша. Әйтсәң дә, бүлмәдән иң соңгы булып чыга.
Өстәлдәге кәгазьләрен актарып та ручка табылмагач, класска карады Рида Касыйм кызы. Һәркайсының күзенә текәлеп торды. Кулыннан тотмаган Ританы да карашын яшерергә ашыгуына карап кына гаепләп булмый иде.
— Беләсезме нәрсә, балалар? — дип башлады сүзен укытучы. — Каракның бүреге яна, дигән бер акыллы әйтем бар халыкта.
— Ничек? — диеште балалар.
— Ә менә шулай! — диде укытучы. — Кем рөхсәтсез, сораусыз кеше әйберенә кул суза, шул шундук фаш ителә! Хәзер без моны тикшереп карыйбыз.
Һәр укучыга берәр шырпы өләшеп чыкты.
— Хәзер, балалар, шушы шырпыларны кулларыгызда әйләндерегез, әвәләгез. Бераздан мин аларны кире җыеп алырмын. Ә ручканы алган кешенең шырпысы сынган булыр...
Шырпылар таратылды. Класста авыр тынлык урнашты. Мөгаллимә сәгатенә карап алды да:
— Булдымы, балалар? — дип сорады.
Дәшүче булмады.
— Ә хәзер кулларыгыздагы шырпыларны тотып минем өстәл янына килегез...
Балалар дәррәү кузгалып өстәл янына җыелды. Рита гына иң азактан килеп арттан гына урын алды.
— Һәркайсыгыз шырпыларыгызны өстәлгә матур гына итеп салыгыз...
Өстәлгә төзек шырпылар ятты. Балалар җиңел сулап куйды. Чират Ритага җитте. Тирләгән учын ачып өстәлгә салган шырпысы... нәкъ уртасыннан сынган иде!
Моны күргән малайлар һәм кызлар бер-берсенә карашып алды да сораулы күзләрен укытучыларына төбәде.
Ә Рита... берсенә дә күтәрелеп карый алмады. Башын иеп, авыр сулады да кычкырып елап җибәрде: “Инде, апа, миңа милиция чакыртасызмы?”
— Тынычлан, Рита... — диде Рида Касыйм кызы. — Гаебеңне танып, хәзер үк миннән иптәшләрең алдында гафу үтенсәң, милиция дә чакыртмыйбыз, беркемгә бу хакта әйтмибез дә. Тик башкача мондый юлга беркайчан да бармаячаксың!
Рита гаебен танып баш чайкады.
— Гафу итегез... Сезнең ручкагызны мин алдым. Шундый матур ручка белән язып карыйсым килгән иде... — Сумкасыннан чыгарып, ручканы өстәлгә салды.
Кемдер кызга жәлләп карады, берәүләрнең карашында нәфрәт билгеләре чагылды.
— Ританың ялгышлыгы барыгызга да сабак булсын, балалар. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылмагыз. Бу ручкамны югалтуга әһәмият тә бирмәгән булыр идем. Әмма ул минем өчен кадерле истәлек. Аны миңа армиядәге улым бүләккә алып кайтты. Аннан соң... бүген ялгыш юлга баскан кызны коткармасак, ул тагын да зуррак ялгышлыкларга барырга мөмкин. Бер-берегезгә игътибарлы булыгыз, балалар... Ә Ританы без кичерик. Башкача андый ялгышлык эшләмәскә сүзен алыйк.
— Кичерегез мине... барыгыз да... мин... башкача... башкача мин беркайчан да кеше әйберенә кул сузмам!
— Менә шулай, балалар. Кичерәбезме Ританы?
— Әйе! — дип хор белән җаваплады укучылар.
Бу вакыйгадан соң күп еллар үтте. Рида Касыйм кызы күп буын укучыларына башлангыч белем бирде. Хаклы ялга чыккач та берничә ел мәктәп сукмагында эзен суытмады.
Гомер көзләрендә каршылаган ямь­ле яз җитеп, сиреньнәр чәчәк аткан мәлдә бер гүзәл ханым аның ишеген какты.
— Ишек ачык, үтегез, — диде телевизордан яраткан тапшыруын караучы пенсиядәге укытучы.
Сары чәчле, зәңгәр күзле, пөхтә киемле ханымның:
— Әллә танымыйсыз да инде, Рида Касыймовна? — дигәненә сискәнеп куйды. Әйе, бер карауда таный да алмады шул.
— Укучым... Рита, син түгелме соң? — Чал чәчле укытучы укучысына кулларын сузды.
— Әйе, мин! — дип ханым, Рида Касыйм кызын кочагына алды да елап җибәрде.
— Сезгә рәхмәт әйтергә кердем. Сез бит мине зур бәладән курчаладыгыз, Рида Касыймовна... — Һәм күп еллар элек алтынлатып эшләнгән ручкага бәйле вакыйганы хәтердә яңартты.
— Булгандыр инде, балам, булгандыр...
— Юк, Рида Касыймовна! Шул көнне шырпы белән йөземне ачмаган булсагыз, бик тирәнгә баткан булыр идем... Сезнең ручка соңгы очрак булды... ә аңа кадәр классташларымның бик күп әйберләрен шым гына үземнеке итеп килгән идем мин...
— Менә анысы ярамаган эш, Рита...
— Хәзер аңлыйм, Рида Касыймовна. Ә ул чакта, анысын белмәделәр, монысын да белмәсләр әле дип, кызыккан бер әйберемне сумкама я кесәмә яшерә идем... Сезнең дәрес бик урынлы булды. Рәхмәт сезгә, ихлас күңелдән! Сезнең мәктәпне үтеп кенә кеше булдым, үземне таптым... — Укытучыга үзе яшәгән ерак өлкәдән алып кайткан чәй сервизын сузды...
Мөгаллимә яшьле күзләре белән елмаеп укучысына карады. Шатлык яшьләре иде алар!
Читайте нас: