+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 февраль 2015, 01:12

Ул - үзе завод!

Яңавыл районы хакимияте мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Лидия Галимова компьютердан Прогресс авылында яшәүче оста куллы бер ирнең үзе ясаган тракторда ихатасын кардан чистартуын күрсәткәч, миндә ул кеше белән очрашу теләге туды. Берничә ел шушы вазыйфада эшләү дәверендә журналистлар гадәтен яхшы ук өйрәнеп өлгергән Лидия Азат кызы (үзе дә элек район гәзитендә хезмәт салган) аның белән бәйләнешкә керү өчен телефон номерын бирде.

Зәнфир Исхаков белән очрашкач, аны электән кайда күргәнлегемне искә төшерер­гә тырышканда ул: “Абый, сез узган елда урак вакытында гәзиткә язарга килгәч, басуда очрашкан идек”, — диде. Әйе, “Юлдаш” җәмгыятенең уңган комбайнчылары арасында ул да бар иде.
Зәнфир Шәрифнур улы, беренче карашка, авылдашларыннан бер ягы белән дә аерылмый, кайда туган — шунда яраган кешеләрнең берсе. 1967 елда шушы авылда якты дөньяга килгән ул. Кече яшеннән үк техникага тартылып үскән. Урта мәктәптән соң үз авылларындагы 25нче авыл һөнәрчелек-техник училищега укырга керә һәм шофёр-тракторчы һөнәре алып чыга. Шул ук елда егетне ил алдындагы изге бурычын үтәргә Совет Армиясе сафларына чакыралар. Район комсомол комитеты юлламасы буенча Зәнфир Исхаковны Эсто­ниягә чик гаскәрләренә җибәрәләр.
Хәрби хезмәтеннән соң егет туган ягына кайта. Бәхетен читтән эзләп йөрми ул. Авылларыннан ерак түгел Карман ГРЭСының төзелеш оешмасына урнаша һәм 13 ел шофёр булып эшли. Аннан үзенә йөкләтелгән һәр эшне һәрвакыт төгәл үтәгән егетне җаваплырак эшкә — ГРЭСны су белән тәэмин итү станциясенә күчерәләр. Һәм менә инде 18 ел ул анда насос установкалары машинисты вазыйфасын башкара.
Шул ук вакытта Зәнфир “туган колхозыннан” да аерылмаган. Ел саен урак вакыты җиткәч, чираттагы ялын ала да “Юлдаш” җәмгыятенә ярдәмгә кайта. Тәҗрибәле комбайнчыны монда көтеп алалар.
Матур гаилә корган, хатыны Айсылу белән ике кыз үстергәннәр. Өлкәне Гульяна Башкортстан дәүләт универ­ситетының Нефтекама филиалын тәмамлаган. Аның хәзер үз гаиләсе бар, сөеклесе белән әти-әниләрен дәүәти һәм дәүәни итәргә дә өлгергән һәм кечкенә улын тәрбияләү белән мәшгуль. Кече кызлары Нэля 10нчы сыйныфта укый. Бу ике уңган бик матур дөнья корганнар. “Өйне үз көчебез белән төзедек. Ике яклап та әтиләр ярдәм итте. Бабай, Айсы­луның әтисе Нәбиб Исхаков, гомере буе тракторчы булып эшләде, балта остасы һәм мич чыгаручы да иде. Соңгысы буенча аны профессионал дияргә дә була”, — ди хуҗа кеше.
Айсылу һәм Зәнфир ихата тутырып мал асрыйлар, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. “Әле беләктә көч бар чакта яртышар ел ачымый торган сөт, ай буена бозылмаган каймак, төрле химикат сибеп үсте­релгән яшелчә ашыйсы килми. Балалар да үзебез­некеләрен ярата, хәзер оныкларны да сау-сәламәт үс­терәсе килә”, — ди алар.
Зәнфир Шәрифнур улы буш вакытын телевизор каршында диванда уздыручылардан түгел. Андыйларны халык телендә “тимер җене кагылган” диләр. Үз куллары белән техника корырга ярата ул. Беренче тракторын моннан егерме елга якын элек корган. “Башта килеп чыкмады, күрәсең, исәпләүләрем дөрес булмагандыр,” — дип искә ала ул чакларны оста. Әмма Зәнфир ниятеннән чигенүчеләрдән түгел. Беренче “корыч ат”ына ул елларда киң кулланышта булган “ЗИД” моторын җигә егет. Йорт-курадагы барлык вак-төяк эшне аның ярдәмендә аткаралар, печәнен дә шуның белән ташыйлар.
Бер үк вакытта Зәнфир көчлерәк, идарә итүдә уңайлырак һәм күбрәк эшләр башкарырга сәләтле трактор җыю уеннан да читләшми, аның өчен акрынлап запас частьләр җыя, әзерлек эшләре алып бара. Берничә ел элек эшләнгән яңа техника, чыннан да, күпкә куәтлерәк. “Жигули” моторы кулланылган тракторын ул дүрт тәгәрмәче дә тарта торган итеп төзи. Моның өчен аңа “УАЗ” автомобиле мостларын үзгәртеп эшләргә туры килә. Бер үк вакытта яңа тракторның мөмкин­лекләрен киңәйтү нияте белән оста аңа “НШ-10” насосы куеп, гидросистема да урнаштыра. Нәтиҗәдә, көпчәкле мини-трактор барлыкка килә. Бу техника үз хуҗалыгы белән яшәүче гаилә өчен алыштыргысыз ярдәмчегә әверелә. Зәнфир аның белән бакча сөрә, культивация ясый. Әлегә бу техникага печән чапкыч җайлаштырыл­маган, әмма кипкән печәнне махсус тырма белән тезмәләргә җыя, күбәли, арбасына төяп алып кайта. Яңа трактор кышын да “тик утырмый”, оста аны бульдозер урынына файдалана. Ихата һәм капка аллары тап-такыр, кар читкә эттереп өелгән.
Зәнфир Шәрифнур улы ял вакытларында ауга, балыкка йөрергә ярата. Билгеле булуынча, авыл кешесенә андый мөмкинлек җәйге айларда бик тәтеми. Кышын исә көрт ерып балыкка йөрү бик күңелле эш түгел. Өч ел элек аның кебек балыкчы күршесе шушы максатта ул чактагы хаклар белән 60 мең сумга каргизгеч сатып ала. Зәнфир балыкка йөрер өчен генә гаилә бюджетына кыйммәткә төшкән мондый адымга бармый һәм аны үзе ясарга була. Моның өчен 9 ат көчле мотоблок двигателе, “Буран” каргизгече чылбыры һәм башка вак-төяк сатып ала. Тырышкан — ташка кадак каккан, диләр. Зәнфир бу ниятен дә тормышка ашыра, инде икенче ел үзе ясаган каргизгечендә йөри.
Монда шунысын да билгеләргә кирәк: бу техника аңа күршесенекеннән өч тапкыр арзангарак төшә. Ике кешене җиңел генә йөртүче бу каргизгечнең тагын бер өстенлеге бар — ул заводныкыннан җиңелрәк һәм ягулыкны да берничә тапкыр азрак сарыф итә.
Уйлап табучы бер урында таптана алмый. Исхаков та нәкъ шундыйлардан. Әле аның гаражында тагын бер яңа техника корылып бетеп килә. Хәер, йөрерлек хәлгә килгән инде ул, эшләп бетерәсе генә калган. Монысын “Т-150К” тракторлары кебек “биленнән бөгелә” торган итеп ясаган. Анысы тагын да күбрәк эшләр башкарырга сәләтле булыр, мөгаен.
Әйе, кулы эш белгән оста тик утыра алмый, аңа ни беләндер шөгыльләнергә кирәк. Зәнфир дә: “Гаражга чыгып тимер арасында чокынсам да ял итеп, күңелем булып керәм”, — ди. Безгә исә аңа тагын да яңа корылмалар уйлап табып, алтын кулларының игелеген күреп гаиләсе белән гөрләшеп яшәвен телисе генә кала.
Читайте нас: