+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 февраль 2015, 22:11

Зәхмәт коесы

Кешеләр якын туганнарын еш кына “Зәхмәт кагыла күрмәсен” дип кисәтә. Юктан гына түгел бу. Зәхмәтле урыннарның чыннан да барлыгы турында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Андый урын Илеш районының Тыпый авылында да бар. Әлеге урын шушы авылда яшәүче Өммегөлсем Шәймөхәммәтованың әнисенең һәм әтисенең энесенең сәламәтлеге какшауга сәбәпче булган. Бу хакта “Кызыл таң” укучыларына Өммегөлсем Әгъләм кызы шундый гыйбрәтле тарих сөйләде.

— Әтием яклап карт­әтиләр авылның бер читендә өй салырга карар иткән. Йорт төзелеп бетүгә баз казырга керешкәннәр. Чокый башлауга, берсенең көрәге шундагы бер бушлыкка төшеп киткән. Эшнең нидәлеген аңлап алган картәтиләр башта — таш ыргытып, аннан дилбегә бәйләп төшереп, чокырның тирәнлеген тикшереп карарга булган. Ташлар шыбырдап аска төшеп киткән, дилбегәнең буе да чокырның төбенә үк җитә алмаган. Дилбегәнең юешләнүеннән анда төпсез кое урнашканлыгын аңлаганнар. Өй салынып беткән булу сәбәпле, кое өстенә такталар гына тезгәннәр дә, шунда яши башлаганнар.
Озак та үтмәстән, аларның тәүге сабыйлары дөньяга килгән. Тик ул якты дөньяда озак яши алмаган: бума чиреннән вафат булган. Икенче балалары да гомерле булмаган. Балаларының үлемендә “зәхмәт коесы”ның турыдан-туры катнашлыгы барлыгын аңлаган картәтиләр өйләрен икенче урынга күчереп салырга карар иткән. Ә зәхмәтле урынга исә каен агачы утыртып калдырганнар.
Әткәем Әгъләм яңа нигездә туган. Аның беренче хатыны дөнья куйган, шуннан ул безнең әнкәйгә өйләнгән. Миңа өч яшь чакта, фермадагы бозауны урлап суюда гаепләп, әткәйне төрмәгә алып киттеләр. Бәләкәй генә булсам да, аның:

Биек тауны менгән чакта
Карадым бер каерылып.
Җәмәгатем, балаларым
Кала инде аерылып,


дип елый-елый өйдән чыгып китүен бүген дә хәтерлим әле.
Әткәй төрмәдә чакта ягарга утын беткән. Аптырап, әнкәй әткәйнең энесе Нурлыгаян абыйларга киткән. “Балаларым өшеп-туңып утыра бит. Теге каенны булса да кисеп алып кайтыйк инде”, — дигән. Нурлыгаян абзый: “Зәхмәтле урында үсеп утырган каенны кисәргә ярамый бит”, — дип бармаска уйлаган. Җиңгәчәй: “Шушындый вакытта син дә ярдәм итмәгәч, кем ярдәм итә аңа?” — дигәч кенә әнкәй артыннан ияргән.
Каенны кисеп алып кайттылар болар, өй дә җылынгандай булды. Тик шатлыгыбыз озакка бармады. Берничә көн үтүгә әнкәйнең кулы гөбедәй шешеп чыкты. Сызлавына түзәр әмәле калмагач, әнкәй, шифасы тимәс микән дип, Маты авылындагы бер өшкерүче янына юлланды. Анда сеңерен өздереп кайтканнан соң (югыйсә, кулын кисәргә туры килгән булган) әнкәйнең уң кулының бармаклары өскә карап кәкрәеп калды. Бу вакытта әнкәемә 31 генә яшь иде. Ул 65 яшенә җитеп дөнья куйды. Бик тырыш, бик чиста иде, мәрхүмәкәем. Кулым гарип, эшли алмыйм, дип, һич кенә дә зарланмый иде. Ялгыз каенны кисеп кайткан көннән башлап Нурлыгаян абыйның да сул кулы бизгәк тоткан сыман калтыранып тора башлады. Әле дә күз алдымда, тәмәкесен дә төрә алмыйча җәфалана иде, бахыркаем.
— Өммегөлсем әби, шул урынны барып күреп булмас микән? — дип әйтеп куйдым.
— Авызымнан җил алсын, диген, балам. Ул урынга якын бару түгел, текәлеп карап торырга да кирәкми. Авылның бер читендә урнашкан ул зәхмәт коесы янына кеше түгел, мал да якын килми. Зәхмәтле урыннардан ераграк йөрергә, саграк булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә дә: “Сакланганны гына саклармын” дигән бит!
Читайте нас: