+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 февраль 2015, 21:39

Бүген – Зилә Сәетовна, иртәгә – Кыш Бабай!

Уңыш бәйрәме. Балалар актлар залына керергә әзерләнә. Алар янына Урман иясе булып киенгән тәрбияче Зилә Әдеһәмова килеп: “Балалар! Мин килеп кергәч, курыкмагыз!” — дип елмая да чыгып китә. Чара башлана. Сценарийга ярашлы, залга Урман иясе килеп керә. Нәниләр көләргә дә, еларга да белмичә, аптырап утыра. Бизәнгән, ят кием кигән тәрбияче апаларын берсе дә таный алмый. Яннарына кереп, үзе хакында әйтеп чыгып киткәнен дә онытканнар. Күпчелеге әкият героеның алар янына кунакка килгәненә ышанган. Әти-әниләр дә тәрбияченең осталыгына шаккатып утыра. Баксаң, алар каршында атказанган артист та, акчага махсус чакырылган аниматор да чыгыш ясамый. Балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Әдеһәмова икән. Шул ук вакытта, югары уку йортын тәмамлап та, рольләрне Зилә Сәет кызы сыман оста уйный алмаучылар да бар. Моның сере безне дә кызыксындырды.

Читайте нас: