+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 февраль 2015, 20:44

Ботинкалар

Мәрхүм иреннән калган истәлек Лилиягә яңа бәхетен табарга ярдәм итә.Лилия ирен югалтуны бик авыр кичерде. Нинди матур итеп дөнья көтә иде алар! Барысын көнләштереп яшә­деләр. Күз тимәдеме икән?

Көн буе эштә чабып, балаларының берсен — мәктәптән, икенчесен балалар бакчасыннан алып, аларны ашатып, дәрес карарга ярдәмләшеп, өй җыештырып, мендәргә башын тери дә, күзләрен йомып, ирен уйлый ул. Ничек назлап кына йөртте ул аны! Хәтерли: иртән бергә торалар — икесенә дә эшкә. Әмма Лилиянең бәргәләнәсе юк: Фәрит чәй куя, балаларны уята, сөеклесенең эше барын — бизәнергә кирәклеген аңлый. Хатынының чибәр­легенә сокланып туя алмады. Чынлап та, табигать аны сөеп яраткан: билләре өзелеп тора, тәне сабыйларныкыдай чиста, ап-ак. Фәрит һәрчак акчалы эштә эшләде, беркайчан да матди яктан авырлык кичермәделәр. Шуңа күрә Лилиясе затлы туннар киде, иң кыйммәтле хушбуйларны сайлады, киемнәре дә артистларныкыннан ким булмады. Иркә булса да, Лилия эшкә бик уңган. Өендә тузан утыртмый ул. Һәрвакытта да идәннәренә ак келәм җәелгән булсын. Ничек кенә арымасын, тәртип булдыра — ул келәмнәрнең аклыгы күзне камаштыра. Аш-суга да оста. Шундый хатынга ничек сокланмыйсың!
Фәрит үлгәнгә ике ел узып та китте. Ул вакыт сагынудан ике дистә ел кебек тә, дөнья мәшәкатьләре басудан ике көн кебек тә тоела. Акча җиткерә алмагач, Лилия өстәмә эшкә урнашты. Шунлыктан аның өчен ял һәм бәйрәм көннәре юк хәзер. Көн саен эшкә! Их, Фәрите булса... Ятыр иде әле диванда телевизор карап кына. Кичләрен гелән шулай кино карарга җыелалар иде. Фәрит утыра, ә Лилия, кырын ятып, иренең тезләренә аякларын сузып сала. Сөеклесенең күзләре — экранда, ә үзе җылы, көчле куллары белән Лилиянең аякларына массаж ясый. Ә балаларны йоклаткач, кухняда сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар. Шәм кабызып куялар, шәраб ачыла, серләшәләр... Ун елга якын бергә яшәгәннән соң, каян табыла икән шулкадәр сүз-хәбәр?
Ирен югалткач, Лилиянең дөньясы җимерелгәндәй булды. Ай буе туктаусыз елады. Аннары бераз тынычлана төште, эчендә ут янса да, балалар, эш белән кайнашып, төссез генә яши башлады.
Берүзенә дөнья көтү җиңел түгел иде кырык яше дә тулмаган, чибәр, уңган хатынга. Берничә тапкыр гаилә корырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Һәм ул ризалашса да, беркем — туганнары, якыннары да моңа каршы берни әйтмәс, киресенчә, куанырлар гына иде. Ә ул һаман да Фәритен алыштырырдай кеше таба алмады.
Фәритсез өе бушап калды. Киемнәрен сакламады — күргән саен күзенә яшь тыгыла. Кайсын ташлады, кайсын кешегә бирде. Тик соңгы алынган, үзенә бик тә килешкән ботинкаларына гына тотынырга кыймады. Башта ул ботинкалар тартмада “яшәде”, аннары бер өй җыештырганда Лилия аларны тартмадан чыгарып куйды, тора-бара ботинкалар кызының, улының, үзенең аяк киемнәре тезелгән рәтне тулыландырды.
Менә шушы ботинкалар аның тормышын үзгәртеп, ямьләндереп җибәрде. Эштән арып кайта, ишек төбендәге эскәмиягә утыра да, ботинкаларга күз сала. Әйтерсең, Фәрите аннан алда кайткан да, аны өйдә көтә. Бу хыялый уй Лилияне иркәли, ышанмаса да, никтер елмая, куана ул. Еш-еш кына ботинкаларның урынын күчереп, тузанын сөртеп, кремлап куя. Бу ботинкалар аны хәтта саклый да булып чыкты. Җәен фатирда ремонт ясадылар. Төрле ир-ат килә: я тәрәзә, я душ бүлмәсендә торба алыштыралар. Чибәр хатынга кызыгучылар да юк түгел. Аларны Лилия тиз урынына утырта: “Хәзер ирем кайта!” ди. Ышанмый кара: иренең аяк киеме ишек төбендә сакта тора ич!
Бу хәл күпме дәвам итәр иде икән — билгесез. Көн­нәрдән бер көнне Лилия­нең күршеләрендә олы мәҗ­лес үтте. Аны да чакырганнар иде дә, билгеләнгән вакытка эштән кайтып өлгермәгәч, керергә кыенсынды. Бу мәҗлес һич уйламаганда Лилиянең тормышын үзгәр­түгә сәбәпче булды.
Кыскасы, хәл болай була. Күршеләре туган көн бәйрәм итә. Котларга күп кеше килә. Кунакка сәүдә системасында эшләп йөрүче дуслары Илдар да чакырыла. Ир-ат шушы каттагы балконга тәмәке тартырга йөри. Илдар шунда үз ботинкасы урынына ялгыш Фәритнекен киеп чыгып китмәсенме! Лилия эштән кайтса, карый — ботинка юк. Йөрәге урыныннан куба яза. Кая булган? Күршеләре ышанычлы — урламаслар. Бәлки, балалары өйгә керткәндер. Атылып фатирга керә, эзли, ишек төбен карый. Кая ботинкалар? Бер җирдә дә юк, балалар тимәгән. Яңадан йөгереп чыгып, еларга утыра. Әйтерсең, Фәритен тартып алганнар.
Менә шул вакытта ир-ат көлешә-көлешә балконнан керә...
...Әле генә көлеп сөй­ләшәбез бу хакта. Илдар таныш булмаган хатынның, аны этеп җибәреп, аягыннан ботинкаларын салдырып алуын сөйли. Лилия Илдарның шул вакытта йөзләре агарып китүен хәтерли. Шунысы кызык, Илдар Фәриткә бераз охшап та тора, җитмәсә, аның кебек үк күзлек кия.
Ни булса шул булган, хәзер ботинкалар иртә саен “эшкә китә”, кичен “эштән кайта”. Лилия йоклар алдыннан чыгып, аларны сөрткәләп, кремлап куя һәм ботинкалар белән акрын гына сөйләшә. Рәхмәт әйтә...
Читайте нас: