+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 февраль 2015, 22:41

Тоткын

Глимнур Актуганов Мишкә районының Яңа Сәфәр авылында туып-үскән. Фин сугышыннан кайткач, авылдашлары белән Ленинград өлкәсенә торф чыгарырга китә. Шушында тракторчыга укып чыга. Әйбәт кенә эшләп йөргәндә дәһшәтле сугыш башлана...

Сугышта ул танкист була. Бер бәрелештә аның танкын немецлар яндыра, үзе көч-хәл белән чыгып өлгерә. Аркасы янса да, госпитальгә бармый, пехотага кушыла. Шунда, чолганышка эләгеп, әсирлеккә төшә.
Аларны Балтыйк буе илләре аша Германиягә алып китәләр. Совет солдатына полицай булып эшләргә тәкъдим итәләр. Ризалашмагач, көн дә кыйныйлар. Түзәр хәле калмагач, көннәрнең берсендә Глимнур, унлап кеше туплап, концлагерьдан кача. Немец телен ярыйсы гына сукалаган егет иптәшләре белән Австриягә килеп керә. Ләкин фашистлар аларның эзләренә төшә, кабат элекке лагерьга китереп ташлый. Нык җәзалыйлар, ә качып китәргә өндәгән Глимнурның авызындагы тешләренең яртысын кыскыч белән суырып алалар. Авызы-борыны канга баткан тоткынны концлагерьның ачык урынына чыгарып ташлыйлар. Якында гына хатын-кызлар концлагере урнашкан була. Шундагы Житомир шәһәреннән куып китерелгән хатыннар аның исем-фамилиясен язып ала.
... Глимнур тагын ике мәртәбә концлагерьдан кача. Фашистлар аның бөтен тешен суырып алып бетерә, нык тукмыйлар, аннары, үлгән дип уйлап, тагын чыгарып ыргыталар. Ләкин ул үлми, ике көннән соң торып утыра. Иптәшләре аның авызына су салып, ярдәм күрсәтә.
Икенче фронт ачылгач, совет солдатларын Көнбатыш Германиядәге концлагерьга күчерәләр. Аларны америкалылар азат итә һәм Мисырдагы Урта диңгез буенда урнашкан Порт-Саид шәһәренә алып китә. Анда совет солдатларын әйбәт ашаталар, Глимнурга алтын тешләр куйдыралар.
Биредә бер көнне — совет, икенче көнне Америка пропа­гандасы була. Һәрберсе үз ягына чакыра. Америкалылар: “Совет иленә кайтсагыз, уран шахталарына бикләп эшләтәчәкләр”, дип куркыта иде”, — ди Глимнур.
Шулай да 300 кешенең 130ы Советлар Союзына кайтырга теләк белдерә. Араларында Глимнур да була. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, илен сатмаган, намусын саклап калган соклангыч кеше була.
Аларны пароходка төяп, Одессага китерәләр. Монда, коридор булып тезелеп, совет автоматчылары каршы ала. Тәүлегенә 24әр мәртәбә сорау алулар башлана.
— Нигә сезгә Порт-Саидта алтын тешләр куйдылар? — дигән сорау аларга тынгы бирми. Актуганов Житомир кызлары адресын биргәч кенә сорау алу туктала. Глимнур туган ягына кайтып китә.
Мишкә районының Яңакош мәк­тәбендә хәрби җитәкче булып эшли башлый. Шуннан соң тракторчылар бригадиры була. Талига исемле кызга өйләнә. Глимнур абыйның әнисе минем әти белән бертуган, без — ике туганнар. Аның туенда минем тальян гармунда уйнаганым хәтердә.
Актугановларның дүрт баласы — Шамил, Рамил, Халидә, Рәмилә туды. Гаилә аларны ияртеп Уфага килде һәм “Тепличный” совхозына эшкә урнашты. Абзый тракторда эшләде, “проходной”да да торды.
Бервакыт шунда партия өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев күреп калып, аның турында сораша. Язмышы турында ишеткәч, фатир бирергә куша. Өч ай да үтми, баш­каланың Орджоникидзе районыннан ике бүлмәле фатир алалар. Балалары илгә файдалы кешеләр булып үсте, кызлары Уфа нефть университетында эшләде.
“Хәлләр ничек?” дип сорасаң, Глимнур абый: “Ашауга карап”, дип җавап бирә иде. Икмәк кадерен авыр сугыш елларын, коточкыч концлагерь җә­заларын кичергән кешедән дә ныграк белүче юктыр ул.

Аларны пароходка төяп, Одессага китерәләр. Монда, коридор булып тезелеп, совет автоматчылары каршы ала. Тәүлегенә 24әр мәртәбә сорау алулар башлана.

Гарәф ӘХМӘРОВ,
Бөек Ватан сугышы ветераны
Читайте нас: