Йорт бусагасын атлап кергән ирен Фәүзия, һәрвакыттагыча балкып каршы алды. “Ярты ай кайда югалып йөрдең?” — дип үпкә дә белдермәде, йөгереп табын әзерли башлады. Аның җитез хәрәкәтләренә сокланып карап утырган Лифат: “Хатыннан уңдым. Дөньяны гөл итеп тота, ике малайны да менә дигән итеп тәрбияли. Үзем эш дип өйгә кайтып та керә алмыйм шул”, — дип уйлап куйды.
Чәйләрен эчеп тә бетерә алмадылар, телефон шалтырады.
— Фәридә Кудашеваның күлмәген урлаганнар! — дип хәбәр салды чыбыкның теге башыннан тыны беткән адәм. Исмаел авылыннан шалтыраталар иде. Баксаң, анда Фәридә Кудашеваның концерты үткән икән. Чарадан соң, җырчыны, тамак ялгарга дип, колхоз ашханәсенә чакырганнар. Шул арада кемдер, артистлар килгән автобусның тәрәзәсен ватып, Кудашеваның чемоданын чәлдергән. Иртәгә җырчыга Дүртөйледә чыгыш ясарга кирәк, ә аның бер генә сәхнә киеме дә калмаган.
Лифат Карам улы шунда ук Исмаелга юл тотты. Барганда әлеге эшне кем булдырырга мөмкин икәнлеге хакында баш ватты. Тәҗрибәле милиционер тирә-яктагы хулиганнарны ишетеп кенә түгел, күреп белә, тегеләр дә кырыс закон сакчысыннан дер калтырап тора иде. Уйлый торгач, бу җинаятьтә Шайтан кушаматлы кешенең катнашлыгы булуы мөмкин дигән фикергә килде. Авылдашларының әйберләрен урлау дисеңме, сарыгын суюмы — берсеннән дә чирканып тормый иде ул. Хөкем ителгәне дә бар, барыбер бүреккә салган бүре баласы сыман, үз урманына карый.
Көтмәгәндә ихатасына Фәхртдинов килеп кергәч, Шайтан каушап калды, үзен үтәли күргәндәй үткер карашы астында теле көрмәкләнде. Җитмәсә, Фәхртдинов: “Үзең генә урламагансың әйберләрне, кая әшнәң?” — ди. Шайтан сөйләп бирде барысын да, абзар артындагы салам өеменә яшерелгән чемоданны да чыгарды.
Әйберләренең шулай тиз табылуына и сөенде дә соң Фәридә Кудашева! Фәхртдиновка кичен Дүртөйледә үтәсе концертына чакыру тапшырды. Фәүзия, концертка барабыз дип, үзенең иң матур күлмәген, Лифатның кара костюмын шифоньердан тартып чыгарды. “Ичмасам, гомер эченә бер парлашып йөреп кайтыйк әле кеше арасында!” — дип шатланып сөйләнде.
Тик бара алмадылар. Шул көнне Әңгәсәк авылында бер өйгә ике билгесез адәм кереп, үзен үтерә язып кыйнап, бөтен булган затлырак әйберләрен төяп чыгып киткәннәр, дигән хәбәр алды Лифат Карам улы. “Кайнар эз” буенча җинатьчеләрне эләктерү тизрәк икәнен белгән милиционер кичекмәстән юлга чыкты...
— Шулай үтте инде гомер, — ди, хатирәләренә бирелеп, отставкадагы милиция майоры Лифат Фәхртдинов. — Өйгә кайтып кереп булмады, балаларымның ничек үскәнен дә күрмәдем дисәң дә ярый. Ярый әле Фәүзиям акыллы, сабыр, тугры хатын булды. Аңардан бер битәрләү сүзе ишетмәдем. “И, әтисе, эшең авыр, хәвефле, үзеңне саклап кына йөре инде берүк”, — дип, үбеп озатып калыр, ихлас елмаеп каршы алыр иде. Шундый ышанычлы тылым булганга, бөтен сәләтемне, көчемне яраткан эшемә бирә алдым. Уңышларымның барысында да Фәүзиямнең өлеше зур.
Дистәләгән медальләргә, “Милиция отличнигы” дигән югары исемгә, хәтта Хезмәт Кызыл Байрак орденына лаек булган Лифат Фәхртдинов адәм баласына үзен бәхетле тояр өчен күп кирәкми дип исәпли.
— Сәламәтлегең, гаиләң ныклы булса, хезмәтең белән җәмгыятькә кирәкле, файдалы икәнлегеңне белсәң, шул җитә, — ди. Язмышыннан канәгать ул. Милициягә эшкә үзе теләп килә. Кара диңгез флотында хезмәт итеп кайткан егетне райкомга чакыралар, ә ул анда ике генә ай эшли дә: “Кәгазь актарып утыру ир-егеткә килешми, хатын-кыз шөгыле бу”, — дип, хокук сакчылары сафына басарга карар кыла.
— Милиция формасы кигән көн бүгенгедәй хәтеремдә. Бу вакыйга 1965 елның 24 июнендә булды, — дип сөйли Лифат Карам улы. — Мине участок милиционеры вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләделәр. Иске Баеш, Мәскәү, Өчбүлә, Яңа Кәңгеш авыл Советларында тәртип саклауны йөкләттеләр. Район үзәгеннән туган авылым Илдуска данлыклы участковый Баһаветдин Бакиров утыртып алып кайтты.
Иртән шатлыклы бер дулкынлану хисе белән уяндым. Юынырга дип ихатага чыккан идем, капка төбенә рәис урынбасары Сәетзадә Тимербаев килеп туктады. “Иптәш милиционер, син йоклаганчы, авылдашыңның бер йөк бүрәнәсен урлаганнар”, — ди. Тиз генә чыгып киттек. Эзгә төштек. Арба авыр, җиргә бата-бата барган. Урланган бүрәнәләр табылды, ә менә җинаятьче гаебен танырга теләми. Мин аңардан сорау алам, ә ул мыскыллы елмаеп утыра. Рәис урынбасары миңа нидер пышылдый. Ниһаять, нәрсә киңәш итүен ишеттем, аңладым. Сорау алу вакытында күңелемдә җыелган бөтен ачуым белән өстәлгә китереп суктым. Андагы кара савыты түшәмгә кадәр сикерде, фанер өстәл урталайга сынды. Бу кадәрле булыр дип көтмәгән идем, югалып калдым хәтта. Ә җинатьченең теле чишелде. Ул сәгать ничәдә, кем белән бүрәнәләрне урлавын бәян итә башлады. Беренче чирканчык алуым шулай булды.
Лифат Карам улына беркетелгән авыл Советларында бер генә ачылмаган җинаять тә калмый, алай гына да түгел, җәмәгать тәртибе күзгә күренеп яхшыра. Район милициясе начальнигы да моны күрә, шуңа сәләтле егетне җинаятьчеләр эзләү бүлегенә башта —хезмәткәр, аннан җитәкче итеп тәгаенли. Фәхртдинов исә ышанып тапшырылган эшне бөтен күңелен салып башкара. Закон бозучыларны кулга алу өчен нинди генә рольгә керергә туры килми аңа! Бервакыт кеше үтерүченең урманда яшеренеп ятуын белеп калгач, авыл агае кыяфәтенә кереп, бер атна тирләп-пешеп печән чапса-чаба, тегене эләктерә бит. Кирәк чакта, фотографмын дип, муенына фотоаппарат асып, өйдән-өйгә кереп йөреп тә җинаятьченең эзенә төшкәне була.
Гомерем буе намусыма тап төшермәдем, шуңа олыгайган көнемдә райондашларымның ихтирамын тоеп яшим, — ди Лифат Карам улы. — Урамда исәнләшми узган кеше юк.
— Кырыс күренсә дә, үзе бик игелекле кеше ул Лифат, — ди Фәүзия Фәхретдин кызы. — Бер елны авариягә эләктек. Юл читендә туктап торганда, өстебезгә бер автомобиль килеп менде. Руль артындагы яшь ир исерек булган. Икебезнең дә аяклар сынып, озак кына дәваханәдә яттык. Әлеге ирне 6 елга төрмәгә утыртам дип, прокурор бик теш кайраган иде дә, Лифат аны иректә калдыруны үтенеп сорагач, ниятеннән чигенде. “Яшь кеше ялгышкан, гаиләсе, ике баласы бар, өстәвенә, фатирга чираты килеп җиткән. Ирне хөкем итсәң, гаиләсе — күпме көткән торыр урынсыз, уллары әтисез кала. Төрмә кешене төзәтми ул”, — диде Лифат. Мин дә каршы килмәдем. Безне таптатучы ир бүтән беркайчан да исерек килеш руль артына утырмады, гомер буе алдынгы шофер булды.
Улларыбыз Ришат белән Мират та әтиләре үрнәгендә кешелекле, тәртипле булып үсте. Икесенең дә матур гаиләләре бар, эшләгән урыннарында мактаулы, Аллага шөкер!
Фәүзия белән Лифат Фәхртдиновлар икесе дә бер көнне — 19 августта туган. Быел бергә яшәүләренә 50 ел тула.
— Лифатка мин 7 ел дуслашып йөргән егетемне ташлап кияүгә чыктым. Язмыштыр инде. Армиядән кайткан кыю морякның ни арада күңелемне яулавын үзем дә сизми калдым, — дип елмая Фәүзия апа.
— Ә мин сине, зәңгәр күзле, кара чәчле матур кызны, бер күргәч тә, минем хатыным булачак дип уйладым, — дип җаваплый аңа Лифаты. — Яшьлегем таңында сине очратуыма бүген килеп кат-кат сөенәм.