+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 март 2015, 21:48

Дебальцеводан – Баязитка

Миякә элек-электән оста гармунчылары белән дан тота. Күптән түгел районның гармунчылар ансамбле, республика бәйгесендә Гран-при яулап, бу данның бүген дә сүрелергә җыенмавын күрсәтте.

Миякәдә ике-өч йорт саен бер гармунчы яшәгән авыллар да бар. Баязит — шуларның берсе. “Мин Баязиттан” дигән егетләрдән, гадәттә, “Син гармунчымы?” дип тә сорыйлар. Авылның гармунчылар данын үстерүгә шушы көннәрдә 80 яшен билгеләп үткән Мазһар Идрисов та үз өлешен кертә. Шунысы игътибарга лаек, 5 яшеннән үлеп гармунга гашыйк булган, бар булмышы белән шушы сихри уен коралына тартылган малай 25 яшендә генә аңарда ныклап уйнарга өйрәнә.
— Безнең йорт авыл клубына терәлеп диярлек тора иде. Кичен яшьләр клубка җыела һәм аннан, күңелләрне җилкендереп, гармун тавышы яңгырый. Сугыш алдыннан авылыбызда оста гармунчылар бик күп иде — каһәрле сугыш кына Баязитны гармунчысыз калдыра язды. Яуга китәсе гармунчы егетләр клубка җыелса, үзләренең аяныч язмышын сизенгәндәй, ярсып-ярсып, берсен-берсе алыштырып уйный да уйный иде. Берсеннән-берсе матур Баязит кызлары ару-талуны белми биер дә биер иде. Ә күзләре, сөю тулы карашлары гармун таркан егеттә булыр иде. Менә шул чакта биюче кызлар белән беррәттән гашыйк булдым да инде мин гармунчыларга. Балачактан һәркемнең бер изге хыялы була — минеке гармун сатып алу иде, — дип көлемсерәп искә ала үзенең хыялый балачагын Мазһар абый.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган җәйдә, күрше Ырынбур өлкәсе Пономаревка авылына барып, төзелешкә кирпеч салучы ярдәмчесе булып эшкә керә.
— Ярый, бар — өс-башыңны бөтәйтерлек булса да акча эшләп кайтырсың! — дип, фатиха биреп кала аңа өйдәгеләр.
Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкта өстендәге ямаулы күлмәк-ыштан белән өйдән чыгып киткән үсмер, Ырынбурда эшләп, миякәлеләрнең төшенә дә кермәгән зур гына хезмәт хакы ала.
— Ул вакытка мин инде бик матур бер гармун күзләп куйган идем. Кулдан булгач, хакы бик зур түгел — минем айлык акча җитәрлек. Әти-әнинең өсне бөтәйтү турындагы сүзе дә онытылмый — шуңа өмет итеп өйдән чыгардылар, югыйсә. Ямаулы булса да, күлмәк-ыштан бар бит әле, дип, акчаны гармунга тотынырга карар иттем. Гөнаһ шомлыгына каршы, хезмәт хакы аласы көнне төзелештәге кызлар белән шаярышып тарткалашканда ямаулы күлмәгемне дә умырып төшерделәр. Акчаны киемгә тотынудан башка чара калмады. Бер — ертык күлмәккә, бер кулыма алган айлык акчага карап, бик озак икеләнеп тордым-тордым да, тәки теге мине йокысыз калдырган гармунны барып алдым, — дип, хәтерендәге үзе өчен бүген дә бик кадерле шул мизгелләрне яңарта Мазһар абый.
Түбәсе күккә тиярдәй булып, гармун күтәреп кайткан Мазһарны өйдә ул куанырга да, кайгырырга да белмәгән хәбәр көтә — Үзбәкстанда яшәүче апасы чакырып хат язган икән.
— Мәктәптә минем кебек шуграк берничә малайны унынчы сыйныфка күчерү өчен көзге сынауга калдырганнар иде – шуны истә тотып, читкә чыгып китәргә булдым, — дип дәвам итә ул.
Иң авыры — гармуннан аерылу була. Кулда аңардан башка да әйбер күп — гармун күтәреп юлга чыгарлык түгел. “Мин кайтканчы уйнарга өйрәнегез, гармунны саклагыз!” дип, олы апаларының улларына әйтеп китә Мазһар. Аяусыз сугыш кырган Баязитның гармунчылар сафларын тулыландырырга нәкъ шул Мазһар Ырынбурдан алып кайткан гармун ярдәм итә дә инде. Ә Мазһарның үзенә тиз генә кайтырга һәм гармун тартырга насыйп булмый. Үзбәкстанда апасы аны мәктәпкә лаборант итеп эшкә урнаштыра. Егет шуннан армиягә алына. Венгриядә хезмәт итә һәм, андагы тарихтан билгеле мятежны бастыруда катнашып, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң ун ел үткәч, сугыш ветераны таныклыгына лаек була. Армиядән комсомол юлламасы белән туп-туры Донбасска эшкә китә. Бүген телевизордан, радиодан бик еш телгә алынган Дебальцево шәһәрендәге шахтада ике ел күмер чаба. Гармунда уйнарга өйрәнү теләге аны монда да ташламый — бергә эшләгән оста гармунчы урыс егетеннән берничә дәрес алырга өлгерә.
— Акчага да тиендем, өскә дә байларча киендем, әмма туган якларны сагыну хисен җиңә алмадым — Дебальцевода базарда йөргәндә татар-башкорт телендә сөйләшүчеләрне ишетеп калсам, артларыннан ияреп, гармун тавышына исергәндәй, иләсләнеп, тыңлап йөри идем, — дип аңлата Мазһар Шәрифҗан улы үзенең Миякәгә ашкынып кайтуын.
Монда ул үзенең гомерлек яры — Әлшәй районының Гайниямак кызы Зәлияне очрата. Матур гаилә корып, өч кыз, ике ул үстерә алар. Җырда җырланганча, бригадир да, тракторчы да, гармунчы да була — 25 яшендә генә ныклап гармун уйнарга өйрәнә. Канда булса — югалмый, дигәндәй, Мазһар гармунда да, баянда да сабантуйларда бүләкләр алырлык итеп уйный. Иң зур горурлыгы — улларының үзеннән дә остарак уйнавы, гармун тавышы яңгыраганда оныкларының күзләре ялтыравы. Димәк, Баязитта гармун моңы бервакытта да тынмаячак.
Читайте нас: