+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 март 2015, 22:36

Мөкатдәс күңелле Мөкатдис

Таш атканга да аш атып яши ул.Матур яулыклы әбекәй йөгерә-йөгерә чәй әзерли. Үзенең җитезлеге! Олы яшен искә алып, ярдәмләшергә теләк белдерәм. Кая ул, якын да китерми. Ә әбекәйгә быел... туксан яшь тула. Озак яшәү, сәламәт калу серләрен сорашам. “Мин гомеремдә бер тапкыр да хәмер капмадым, балам, бөтен сер шундадыр”, ди ул. Шаһидә әбинең гомер юлын кыскача гына барлап алабыз.

Дингә карашлар кискенләшкән, мәчетләрне җимергән елларда мулла кызы булып туарга насыйп була аңа. Әтисе барлык мөлкәтен колхозга биреп кенә сөргеннән котылып кала. Шулай да балаларында дингә сөю тәрбияләүгә, догалар өйрәтүгә ирешә. Урта мәктәп тәмамларга, кайдадыр укырга мөмкинлек булмый Шаһидәгә, сугыш башлана. Унҗиде яшьлек кызны торф чыгарырга җибәрәләр. Аннан кайткач, туган колхозында төрле эшләр башкара. 20 яшендә үзеннән өч яшькә кечерәк Сәлимҗанга кияүгә чыга. Дүрт ел балалары булмый. “Кысыр кәҗәм” дип яратып көлә иде Сәлимҗан”, ди Шаһидә әби. Им-томчыга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Файдасы тия, тату гаиләдә бер-бер артлы сабыйлар туа башлый: Имамгази (1949), Ильяс (1952), Мөкатдис (1955), Мансура (1957), Вадим (1960), Әнфисә (1952), Мөкатдис (1964), Надир (1967), Илгизә (1969). Бала кайгыларын да күрергә туры килә: 1955 елгы Мөкатдис операция дөрес эшләнмәү нәтиҗәсендә сабый чагында ук бакыйлыкка күчә, Вадимның да гомере озын булмый, 2001 елда егылып төшеп һәлак була. 1964 елда туган улларына янә Мөкатдис дип исем кушалар... Бүген ул әнисе белән туган нигезендә гомер кичерә.
Мөкатдис 1964 елның 25 декабрендә (паспорт буенча 1965 елның 1 гыйнвары) Балтач районының Көндәшле авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыган чагында җиңел атлетика буенча спорт ярышларында һәрчак алдынгы була. Бервакыт физкультура укытучысы, башка кеше булмаганлыктан, аның гер күтәрү ярышында катнашуын үтенеп сорый. Үз өлкәсе булмаса да, ризалаша Мөкатдис. Егерме тапкыр күтәргәннән соң егерме дүрт килолы гер өстенә килеп төшә. Берничә минут егет бөтенләй бернәрсә күрми тора. Сукыр калдым, дип уйлый ул. Шулай да күпмедер вакыттан соң караңгылык ачыла башлый, күрү сәләте кайта...
Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтының, механика факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, Волгоградтагы тракторлар заводына тәҗрибә үтәргә җибәрәләр. Җәй, яшьлек... Беркөн Мамаев Курган янындагы урыс таганнарына күңел ачарга бара егетләр. Дусты белән таганның көймәсе эченә кереп, капма-каршы басып, и атыналар да соң! Көч бар, курку юк, таган 180 градуска әйләнеп чыга, гәрчә 90ы гына рөхсәт ителсә дә... Җыелган халыкның сокланып, гаҗәпләнеп кычкыруы, яшь кызларның кул чабуы дәртләндерә. Шулай бер әйләнгәндә очып та китә Мөкатдис, көймә төбенә төшеп тә кадала... Бөтен гәүдәсен паралич алгандай була, селкенә дә алмый. Шулай да дустына сер бирмәскә ишарә ясый, акрынрак булса да атынуны дәвам итәргә куша. Күпмедер вакыттан соң һушын җыеп, таганнан чак төшеп, кайтыр якка юнәлә. Коточкыч башы авырта. Дәваханәгә барырга уйлау да юк...
Өченче курстан соң үз теләге белән армия сафларына китә Мөкатдис. Пермь өлкәсенә эләгә. Башкортстаннан анда дүрт кенә кеше була. Якташлар бер-берсе өчен һәрчак ярдәмләшергә ашыга. Шулай бер кичне Мөкатдискә якташын “бабайлар”дан якларга туры килә... Бу яклашудан соң ул госпитальдә генә һушына килә. Караса, янәшәдә дусты ята. “Кичер, мин сине яклый алмадым, башыңа бит тимер белән суктылар, ничек исән калдың — могҗиза...”, ди. Әлбәттә, армиядә мондый хәлләр зур тавыш, тикшеренүләр китереп чыгарырга мөмкинлеге көн кебек ачык. Шуңа командиры да: “Әйдә, озак тикшеренеп ятма монда, һушыңа килдең, чык, — ди. — Югыйсә үзеңне гаепле ясарбыз...” Чыга Мөкатдис, хезмәтен тутырып кайта, ләкин даими рәвештә бик тә башы авырта башлый. Бераздан бу җәрәхәтләре эпилепсия өянәкләренә әйләнәчәген белми әле егет...
Хезмәттән соң укуын читтән торып дәвам итә, өйләнә. Сыйныфташ кызы белән бер бүлмәдә яшәгән Дүртөйле кызына. Сөйгәне белән авылга кайтырга да риза була ул чакта Гөлүзә. Йөрәгеңдә мәхәббәт кайнаган вакытта ни генә вәгъдә итмәссең дә, нәрсәгә генә ризалашмассың...
1990 елда яшь гаилә Себер якларына юллана. Автоколоннада моторчы булып эшли Мөкатдис. Бер-бер артлы җиләктәй кызлары: 1990 елда — Гүзәл, 1992дә Айгөл туа. Тик гаилә тормышлары бик уңмый, Мөкатдиснең сәламәтеге какшавы да үзен сиздерә... Себердә озак яши алмый яшь гаилә, туган якларга кайта. Хатыны балаларын алып, үз ягына юллана. Балалар хакына, дип, алып кайтып та карый Мөкатдис хатынын, тик кискән икмәк кире ябышмый шул...
Гаиләсе таркалгач, кинәт шигырьләр яза башлый Мөкатдис, җан әрнүләрен, хис-кичерешләрен ак кәгазьгә салып, юаныч таба. Башкача өйләнми ул, әнкәсе янында авылда гомер кичерә. Җырларга да бик ярата, авыл клубында концертларда да чыгыш ясый. Берчак клубта яшьләр кәрт уйнаганда, берсенең хәрәмләшкәнен күрә. Бу вакыйганы болай искә төшерә ул:
— “Ник хәрәмләшәсең?” дидем. “Кысылма, син уйнамыйсың бит, анаңны фәлән...” дип начар сүзләр тезеп китте. Әнкәй — минем өчен иң изге кеше, сүзләре йөрәгемә бәрелде. “Әйдә, чыгабыз”, дидем. Чыктык. “Мин беренче сукмыйм”, дидем. Ул озак уйлап тормады, сукты да җибәрде. Мин яшьтән өйрәнгән самбо алымы белән җавап кайтардым да, “Кеше көчен белмичә, кул күтәрмә”, дип китәргә уйладым. Ә нык дулкынлансам, миндә өянәк башлана. Бу юлы да егылганмын. Изгән генә... Аңыма килеп, чак кайттым. Башымда, арка үзәгендә җәрәхәтләр, эчке органнарга зыян килгән... Озак яттым. Бик авыр көннәр булды ул. Бер туганы, үземне гаепле ясарга тырышып, ниндидер кәгазьләргә имза куйдырырга да тырышып карады, ялган белешмәләр дә җыеп булаштылар... Дүрт елга утыртырга тиешләр иде аны, ахырда әти-әниләре, “баланы харап итмә”, дип, күз яшьләре белән килеп ялынды. Кызгандым, гафу иттем. Ә ярты елдан ул егетне түбә башында ток сугып үтерде... “Мөкатдис гафу итте, Ходай гафу итмәде”, дип сөйләнде халык...”
Бүген Мөкатдис Сәмиев әнкәсе белән Балтач районының Көндәшле авылында гомер кичерә. Авыруы башланганнан соң ундүрт ел үткәч кенә инвалидлык юллаган ул. Шигырьләре район гәзитендә дөнья күреп тора, 2007 елда чыккан “Туган җирдә туган хисләр” җыентыгына унсигез шигыре кергән, ә 2012 елда үзнәшер белән “Бәхет — тормыш киңлеге” дигән китабын чыгару бәхетенә ирешкән.
— Шигырьләремне халык укыса, шул иң зур бүләк миңа. Иҗатым гәзиттә басылу — бәхет. Шуңа яза алганда язып яшәргә иде, — ди ул. — Әнкәем берүк исән булсын, әле тагын озак яшәсен иде, аннан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм...
Теләкләре тормышка ашсын матур күңелле бу кешенең.
Читайте нас: