+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 март 2015, 23:45

Тавык тавык инде кайда да...

Иң мөһиме — без нинди генә очракта да кеше булып калыйк.Кояшлы июль аеның соңгы шимбәсе иде. Авыл халкы печән хәзерли. Сиксәненче яшенә атлаган Зөлфия карчык та иртәнге мәшәкатьләрен киметеп, район үзәгеннән ялга кайткан кызы Ләйсән белән чәй эчәргә генә утырган иде, куркынган тавыш белән урамдагы әтәчләре сөрәнләүгә карчыкта чәй кайгысы калмады: “Тагын! Их, шул тавыклар тагын күршеләргә кергән икән! Хараплар гына булалар инде!” — дип сөйләнә-сөйләнә тышка ашыкты. Аңа Ләйсән дә иярде.

Ә урамда-а-а!. Зөлфиянең батыр да, матур да дүрт төсле әтәче аксаклап урам уртасына кадәр килгән дә, бер хуҗасына, бер күршеләренә карап, ярсып-ярсып кычкыра. Карчыкның тавыклары күршеләре ихатасында исән калу өчен “көрәшә”: кытаклый-кытаклый, кайсы каян тишек табып, урамга чыгар урын эзләп, ары чаба, бире чаба. Карчык әтәчен йортка табан куды да тавыклары янына атлады. Менә коты очкан дүрт тавыгы, ихата эчендәге әрдәнәгә менеп, аннан урамга сикерә алды. “Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Өчесе капка алдындагы чирәмдә чүпләнеп йөри, аларын да кушсаң, җидәү... Их, теге дүртесен хараплар гына итә инде...” Зөлфия карчыкның уйларын күрше хатынның әрләшүе бүлдерде:
— Мәңге кермәслек ясыйм, чукынганнар!.. — Кулындагы чыбыгы гына ярдәм итмәгәч Рәмидә тавыкларга утын пүләннәре ыргыта башлады. — Үтерәм! Үтереп кенә бетерәм! Туйдым бу тавыклардан!
Бахыр өч тавык капка астындагы тишектән урамга атылдылар да, тизрәк әтәч янына җыелып, зарларын уртаклаштылар. Ә соңгы кызыл тавык, күрәчәге булгандыр инде, капка артына килеп ялгышты, ярсыган хатынның ачу белән ыргыткан утын пүләне бахырның өстенә туры килде. Җан өзгеч тавыш белән әрнеп кытаклады да гәүдәсен соңгы көче белән черек койма астыннан урам якка ыргытты. Инде бу мәхшәрдән котылуына берчә сөенеп, берчә авыртынуына әрнеп, елга буендагы әрәмәлектә тупланган иптәшләре янына мәтәлде. Бичара җанның сул аягы сынып, тиресендә генә асылынып тора иде... Зөлфия карчык күңеленнән бик әрнесә дә, күршесенә сүз әйтмәде.
Күршеләре машина белән печән алып кайткан иде. Гаилә башлыгы Салават дусты Иршат белән арканны чишкәндә капканы ачык калдырган да, тавыклар, шуны гына көткәндәй, тизрәк ихаталары аша бакчаларына үтеп, кишер, суган түтәлләрен типкәннәр. Ире, күршеләреннән кыенсынып, хатынына кисәтү дә ясап карады, анысы аның саен тузынды, Салаватның үзенә дә өлеш эләкте.
— И, бичара җан, канап чыккан аягы, әйдәгез, әйдә, гөнаһсыз җаннар... — Карчык тавыклары белән әтәчен йортка куалады. Ләйсән әнисен читтән генә күзәтте. Гомере буе мал дип яшәгән анасы, узган көздә әтиләре мәрхүм булгач, мал-туарны бетергәч, ихатаны ямьләп тавыклар йөрер, ичмасам, дип, кызыннан унбер тавык белән бер әтәч кайтарткан иде. Шулар белән “сөйләшеп” гомер үткәреп яткан көннәре иде.
— Керәләр бит, акылы бармыни кош-кортның? Бер дә кермәсеннәр иде дә бит, алларыннан җимне дә өзгәнем юк, нишлисең инде. Рәмидәне дә аңларга була, бала-чагасы бар, шулар өчен утырткан түтәлләрен туздырганны кем яратыр? — дип көрсенеп сөйләнеп алды да, тавыкларга бодай сипте, кызы белән бергәләп капка астын тавыклары чыга алмаслык итеп ныгытты. Һаман капкага табан йөгергән әтәченә карап, кошларын шелтәләп тә алды:
— Менә дигән дус-тату яшәгән ярдәмчел күршеләрем белән ямьсезләштерәсез бит, ах, сезне...
Бусагадан атлаганда һаман сөйләнүендә булды:
— Көн сүрелә төшүгәрәк бакчадан чөгендер яфрагы йолкып салырмын инде...
— Әни, тегесе үләр микәнни инде? Бик авыр йөри бит... —
— Үлсә, үләр инде, балам... Аны чалдырып йөрер хәлем юк. Кемгә кереп баш иим? Салаватның да, күреп торасың, эше бар...
Ләйсәннең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Әтисе исән чакта икенче тормыш иде. Зөлфияне дә бер кеше дә читкә типмәде. Ә ире Мансур авылда күз терәп торган балта остасы, сугымчы булды. Кешегә бура бурашып, арып-талып кайтып өстәл янына утырган гына чагында Рәмидә ничәмә-ничә тапкырлар йөгереп кереп: “Ах, Мансур абый, кунаклар кайтып килә, тиз генә тавык суеп бир әле...” Я булмаса, ире Себер тарафларында эшләгән елларда: “Мансур абый, тагын сиңа кердем инде, иртәгә Салават кайта. Ашка ит беткән. Бер бәрәнне аерып алып калган идем, чалып кына бир әле...” — дип йөгереп кереп җитүгә Мансур, ягыл­ган мунчасын калдырып, кайнар ашын читкә этеп, күрше хакын үтәргә ашыкты... Салаваты да ерак араларны үтеп кайту белән иң элек күршеләренең хәлен белде, кирәк чакта йорт эшләрендә кул сузып яшәде.
Канаты каерылган анасының кимсетелү тоюына кызның йөрәге әрнеде.
Өйгә кереп, суынган чәйне яңартып эчтеләр. Сөйләшмәделәр.
Шул көздә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак, Зөлфиягә дә фатир бирделәр. Кызы янына район үзәгенә күченде.
— Яз җиткәч, кайтырсың әле, Зөлфия апа! — диде озатырга чыккан күршеләре.
— Белмим... — диде карчык.
— Шундый ямьле урынны сагынмый булдыра алмассың, кайтырсың, кайт, без көтеп калабыз! — диештеләр.
Карчык бер сүз дә әйтмәде, җиңел машина сигнал биреп алды да, беренче кар төшкән юлдан кузгалып китте.
Ул елдан соң байтак гомер үтте. Ләйсән һәр җәйдә гаиләсе, чит өлкәләрдә яшәүче туганнары белән туган йортына кайтты. Йортны юып, карап, тәрбияле тоттылар. Бакча тулы гөлләр үстереп, йортларын хуҗасыз итеп күрсәтмәделәр.
Узган җәйдә Ләйсән җиләк җыярга кайткач, туган йортларында тукталды. Капкадан керүгә бакчада әтәч тавышы ишетеп сагаеп калды. Баксаң, күрше Рәмидәнең ун кызыл тавыгын ияртеп, кайчандыр нәкъ аларныкы төсендәге әтәче бакча буйлап “сәяхәт”тә йөри. Барлык капкаларны ачып, ипләп кенә куып чыгарып, урам аша озатып куйды. Тавыкларын “барлап” өтәләнгән әтәче тавышына Рәмидә йөгереп чыкты:
— И-и-и, сезнең бакчага кергәннәрмени? Чистый сугып кына үтерәм инде шуларны! Беркөнне бер күрше бакчасындалар, икенче көнне икенчесенекендә! — дип зарланып алды. Ләйсән бер сүз дә дәшмәде.
Ә Зөлфия, башкача авылга кайтмады. Әллә күршесенә рәнҗеде, әллә башка сәбәбе булды, моны инде беркем дә белми...
Читайте нас: