+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 март 2015, 22:57

“Башны ашаган” балан

Рәмзә Ситдыйкова кебек киленнәр хакында халыкта: “Төшкән җиренә таш булып ятты”, диләр.Дөньяда төрле хәлләр була, бернәрсәгә дә аптырыйсы түгел. Ике исемле кешеләр дә бихисап. Берсен мулла кушкан, икенчесен туу турында таныклык тутырганда язганнар. Шундый ике исемлеләргә бүгенге язмам герое — Стәрлебаш районының Табылды авылы кызы Рәмзә дә керә. Табылдыга барып чыгып, “Рәмзә Ситдыйкова үскән йорт кайда?” дип сорасаң, сиңа, безнең авылда андый кеше юк, диячәкләр. Чөнки табылдылылар өчен ул — Рәйфә Байгужина.

— Ике исемлеләр күп бәла-казалардан сакланып кала, диләр. Дөрестерме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма мине ике исемем ике язмышлы итте, анысы хак, — ди Рәмзә Бәдгать кызы, бу турыда сүз чыккач.
Рәйфә-Рәмзә, Салаватта медицина училищесын тәмамлагач, эшкә күрше Миякә районына җибәрелә.
— Тормай авылы кызы Саҗидә ахирәтем белән, үз районыбызда урын булмасмы, дип, бик озак көттек юлламалар тутырылган көндә. Булмагач, күрше район гына әле, дип, Миякәне сайладык. Әмма аның үзәге Кыргыз-Миякәгә килүебез үзе бер тарих булды.
Укыган чакта Миякәнең Нарыстау авылы кызы Илмирага кунакка кайткан идек. Шул чакта Стәрлетамак — Раевка автобусына утырып, Әлшәй районының Кыпчак-Әскар авылына чаклы килдек. Аннан Нарыстауга җәяүләп кайттык. Миякәгә юллама алгач та Раевка автобусына утырдык. Аннан — электричка белән Аксенга. Аксенда автобуска чак эләгеп, Кыргыз-Миякәгә килеп җиттек. Рәхмәт, безне монда яхшы каршыладылар, миякәлеләрнең ачыклыгы турында ишетеп белә идек. Тулай торактан бүлмә бирделәр.
Эшли башладык, тик нык сагындыра. Ике атнага бер булса да Стәрлебашка кайтып урарга тырышабыз. Маршрут шул ук — Раевка аша Стәрлетамакка, аннан үзебезгә. Берничә тапкыр шулай, ярты Башкортстанны урап, туган районыбызга кайтканнан соң, автовокзалда бер ачык йөзле олы гына яшьтәге абзый “Бу матур кызлар кая бара?” дип кызыксынды. “Стәрлебашка”, — дибез. “Бәй, нишләп алайса Раевка ягына китүче автобусны көтәсез?!” дип хәйран калды ул. Шунда гына, рәхмәт төшкере, Стәрлебашка туры автобус йөрүен белдек һәм авылга атна саен кайтып йөри башладык, — дип көлеп искә ала Рәмзә.
Миякә сөт заводында шофер булып эшләүче Салават исемле егет белән танышканнан соң, туган авылга кайтып килүләр тагын да җиңеләя төшә. Рәмзә иртән автобус белән китсә, төштән соң Салават үзенең “молоковоз”ында кайтып җитә. Чөнки аңа иртән барыбер шушы яклардагы колхозлардан сөт җыеп алып кайтырга кирәк.
— Бергә ятмасак та, әлеге шул куна калулар әнине хафага салгандыр да инде. Беркөнне шулай Салаватым алдында сүз кузгатты: “Кызым, быел балан бик уңган, әйдәле, булмаса, балан җыеп кайтыйк. Ары-бире туең була калса, камыр ашларын ансыз пешереп булмас”, — ди. “Алам” дигән кешесе юк бит әле дип, Салаватка карап рәхәтләнеп көлдем аның бу сүзләреннән. “Сезне, яшьләрне, каян беләсең! Әнә, күрше авылдагы ахирәтем сине бик сорашып торды беркөн, армиядән кайткан улыбызны өйләндерергә вакыт, ди!” Әнинең бу сүзләреннән соң моңарчы авыз ерып утырган егетемнең йөзе каралып киткәндәй итте. Шул кичне үк миңа тәкъдим ясап, әнинең ризалыгын сорады. Соңыннан Салаватым белән гел шул сөйләшүне искә алып көлешә идек. Ул: “Әби генә өйләндерде, туй турында сүз кузгатып!” дип көлә, ә мин “Балан башымны ашады!” дип аңа кушылам.
Шул хакта көлеп искә алганда Рәмзәнең күзләрендә яшь ялтырап китә... Ирен шулай “Салаватым” дип яратып та, юксынып та телгә алуы аңлашыла, чөнки Миякә районының алдынгы шоферы, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Салават Ситдыйков, озакка сузылган яман чир белән чын ирләрчә көрәшеп, моннан берничә ел элек гүр иясе булган.
Район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Рәмзә Бәдгать кызының тормышы иренең үкенечле үлеменнән соң икегә бүленә: ир хатыны булып яшәгән искиткеч бәхетле 30 ел һәм төссезгә әверелгән аннан соңгысы. Рәмзә бүген яраткан эше, ике баласы белән юанып яши. Айнуры Уфада эшли, әтисе кебек шофер. Айгөл әнисе һөнәрен сайлаган –Уфаның 33нче поликлиникасында акушер-гинеколог. Айнур әнисен картәни итәргә дә өлгергән, беренче оныгы Азалия — Рәмзәнең иң зур куанычы һәм юанычы.
Язмышын үзгәрткән балан ачысын иреннәрендә генә түгел, күңелендә дә тойган Рәмзә үзен барыбер бәхетле саный. Аны көтеп торучы әнисе исән, берсеннән-берсе якын биш бертуганы бар. Күршедә генә яшәүче биатасы белән бианасы да читкә типми, килен, дип үлә язып торалар. Коллективта да ул ихтирам казанган. Рәмзә Бәдгать кызы — Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы. Ә быел җәй аны күркәм юбилей һәм тагын да зуррак танылу, бүләкләр көтә.
Читайте нас: