+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 март 2015, 22:10

“Брейк-данс” биюче дәүәни

Роза Акулининаны хип-хопны үзләштерергә нәрсә этәргән?Break-dance — безнең мәдәнияткә Америкадан килгән бию төре. Хип-хопның әлеге юнәлеше белән, гадәттә, яшьләр мавыга. Шәһәр җирендә аларны еш очратырга була: мәйданнарда түгәрәккә җыелып, чиратлашып уртага чыгып бииләр. Ә хәзер күз алдына китерегез: яшьләр арасында берничә тапкыр дәүәни булып өлгергән пенсионерка Роза ханым да бар һәм ул алардан да яхшырак бии...

Сибай шәһәрендә яшәүче Роза Акулинина үз-үзен белгәннән бирле биюләр белән мавыга. Рәсемне дә оста ясый ул, тик барыбер сәхнәгә игътибарын күбрәк бүлә. Аның балачагы Үзбәк­стан якларында уза, нәкъ шунда бию түгәрәк­ләренә йөреп, көннән-көн камил­ләшә. Училище тәмам­лагач, югары белем артыннан Ленинградка юл тота. Бераз җитдирәк һөнәр иясе булам, дип, реставраторга укый. Әмма кайда гына, кемгә генә укуына карамастан, бию белән һәрвакыт янәшә атлый. Үзе генә өйрәнми, калганнарны да үз артыннан “тарта”: теләгәннәрне бию серләренә төшендерү белән ул бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнә.
— 1994 елда минем күп­тәнге теләгем тормышка ашты, — ди Роза. — Балалар иҗаты үзәгендә бию түгәрәген җитәкли башладым. Балалар белән эшләү өчен махсус белем таләп ителгәч, беррәттән педагогия колледжына да укырга кердем. Ул вакытта брейк-дансның чәчәк аткан чоры иде. Сибай белән Баймакта хип-хопны үзләштергән бер­ничә төркем барлыкка килде. Шуларның берсе безнең залда шөгыльләнү теләген белдерде. Көн саен аларның репе­тицияләрен күзәтәм. Тормышыма нинди дә булса яңалык кертү максаты белән үзем дә егетләргә кушылып бии башладым. Репетициядә безне күрсәгез! Ул фанера тактада аякларны өскә күтәреп, башта басып торам, бер кулга гына таянып, үзтирәли әйләнәм дип нәрсә генә эшләп бетмәдек! Өйрәнәбез дип, тәнебез күгәрә, җәрәхәт­ләнә иде.
Кичке 10-11гә кадәр вакытны эштә уздыра идем. Тәүдә ирем эш графигыма каршы төште. Мин аңа барысын да җентекләп аңлатып бирдем. “Син — милиция хезмәткәре. А хип-хоп белән шөгыльләнүчеләр, гадәттә, авыр холыклы һәм хулиган булалар. Әмма нинди булуларына карамастан, педагог буларак, минем өчен алар — балалар. Мин бит синең эшеңне бераз киметәм булып чыга. Ул егетләр урам буенда тәртип бозып йөргәнче, студиядә шөгыльл­әнәләр. Ник мин аларны урамга куып чыгарырга тиеш? Иң яхшысы — алар бии-бии арый да өйләренә кайтып йоклый, тәртипсезлекләр кылырга вакытлары да калмый”, — дидем. Шуннан соң башкача бу хакта сүз кузгатмады.
Гаиләм эшемне яхшы аңлый. Ике кызым да декрет ялында. Аллаһка шөкер, ике оныгым бар! Кызларым әйтмешли, мин — “суперәби”! Шпагатка утыра һәм башында басып тора алган, ару-талу дигәнне бер дә белмәгән дәүәнине кайда күргәнегез бар?!
Бүген Роза ханым берничә төркем өчен фитнес алып бара, балалар бию төркемен җитәкли. Фитнес өлкәсендә белемен камил­ләштерү өчен Уфага, Мәс­кәүгә махсус укуларга йөри. Укучылар, укытучыларына карап, аның кебек булырга омтыла. Роза ханымныкы кебек 62 сантиметрлы нечкә бил хакында кем генә хыялланмый икән?!
— Гәүдә төзелешем кызларныкы кебек булуда бию һәм фитнес зур роль уйный. Якшәмбедән башка көн дә шөгыльләнәм! Билемне көн саен диярлек үлчәп торам. Фитнес дәресләрен кате­горияләргә бүләргә тырышмыйм. Мәктәптә укучы кызлар да, пенсия яшендә булган ханымнар да бер төркемдә шөгыльләнә. Ни өчен, дисезме? Яшьләр өлкәннәрдән үрнәк алсын, ә өлкәннәр яшьләр кебек тырышып шөгыльләнсен, дим. Бию төркемнәре белән төрле конкурсларда чыгыш ясыйбыз. Аларга үзем киемнәр дә тегәм. Сәхнәдә бертөрле булып күренсеннәр өчен барысына да бертөрле оекка кадәр үзем сатып алам, — ди ул.
Брейк-данс биюче дәү­әнинең планнары зурдан. Роза ханым күп юнәлешне үз эченә сыйдырган “Зумба” биюен үзләштермәкче. Ди­мәк, тиздән сибайлылар Аф­рика көенә сальса, реггетон, румба бии башлаячак!
Читайте нас: