+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 март 2015, 21:21

Ярты гасыр руль артында

Миякә районының Кече Гайнә авылында кече гәүдәле, әмма олы йөрәкле кеше яши.1935 елның 3 декабрендә туган, димәк, быел зур юбилеен каршыларга җыенучы Габделхәй Хәлиуллин — зур булмаган Кече Гайнәдә “Кызыл таң”ның көн дә чыкканын алдыручы бердәнбер абунәчебез. Аяусыз катаракта ике күзен дә томалап алганнан соң, һич икеләнүсез Уфага операциягә баруы да, башлыча, “Кызыл таң” белән бәйле аның.

Берәү булса, бераз күрәм бит әле, дип, олы яшьтә пычак астына ятмаска тырышыр иде. Ә ул күзләре томалану нәтиҗәсендә берьюлы ике яраткан шөгыленнән — “Кызыл таң”ны укудан һәм машина йөртүдән мәхрүм калуы белән һич кенә дә килешергә теләми. Хәреф танырга өйрәнгән гәзитеннән Үзбәкстанда узган өч дистә ел гомер эчендә аерылып торырга туры килсә дә, 1992 елда туган авылына әйләнеп кайтканнан бирле, Габделхәйнең “Кызыл таң”га язылмый калган елы булмый. Ә руль артында ул төп-төгәл 50 ел. Утыз елга якын Үзбәкстанда киң билгеле “Каршистрой” оешмасында үзбушаткыч машинада эшли, замана төзелеше булган Амударья каналын сузуда катнаша.
— Үзбәкләр мине — икмәккә, мин аларны суга туендырдым, — дип көлеп искә ала ул икмәкле Ташкент якларында эшләвен.
Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыктан качып чыгып китә Габделхәй, яшь хатынын, бишек баласын алып. Үзбәкстанда яшәгән апасының: “Килегез, сез дә тук булырсыз, мин дә ялгызым интекмәм, үлсәм, фатирымны калдырыр кешем дә юк бит!” — дигән чакыру хатын алганнан соң тәвәккәлли.
— Миякә совхозында комбайнда ашлык суктырам, ә үземнең өемдә хатыным белән балам ач, бер сынык икмәккә тилмерәләр. Җитмәсә, эштән соң басу читендә милиционерлар тентеп җанны ала. Түзмәдем, бер көнне бик гарьләнеп эштән кайттым да: “Кайда тамак тук — шунда туган як!” — дип, төнлә җыенып, баламны күтәреп, хатынымны җитәкләп, Аксен стан­циясенә киттем, — дип, әле булса ачынып искә ала ул күп еллар туган төяктән аерылып тору тарихын.
Габделхәй абый, гомумән, үзенең тәвәккәллеге, тоткан җирдән өзә торган холкы белән аерыла. Авыл малайларыннан беренче булып шоферлыкка укуы да шуның белән аңлатыла.
— Авыл баласы, ул елларда аеруча, атка тартылды. Ә мине аттан, арбадан бөтенләйгә биздергән бер хәл булды малай чагымда. Мин — әтиемне сугыштан каршы ала алган сирәк авыл баласы, әмма, шул ук вакытта, әтисез үстем дияргә дә була. Чөнки ул мин биш яшьлек чагымда фронтка китте. Аннан кайтуына ике ел үтмәде, төрмәгә эләкте. Сталин үлгәч кенә чыгардылар аны. Ә төрмәгә ул ат арбасы тәгәрмәче өчен утыра. Сугыштан соң әтиебезне конюх итеп куялар. Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында фронтташ дусты яши. Аның белән сугыштан соң да бер кашыктан ашыйлар, бер-берсенә йөрешәләр. Әти шул дустына ике тәгәрмәч биреп тора. Шул хакта авылдагы баҗасы органнарга җиткерә. Күрәсең, ул чактагы бик абруйлы ат караучы эшенә үзе кызыккан була, — дип сөйли Габделхәй Әхтәм улы.
Усак-Кичү — аның язмышында шактый зур урын биләгән авыл. Бер яктан, иң кирәк чакта әтисез калдырса, икенче яктан, гомерлек бәхет тә бүләк итә аңа әлеге данлыклы Бишбүләк авылы. Алтмыш елга якын бергә яшәгән, алты бала табып куандырган сөекле Сәбиләсе шуннан.
— Нык чибәр иде Сәбилә, шуңа, мине көтмәс бу, дип, армиядән отпускага кайткан арада никахлашып киттем мин аның белән, — ди Габделхәй абый, соңгы ике елда авыр чир аркасында сабый баладай үз кулына калган хатынына сөю тулы карашын ташлап.
Яраткан хатыны хакына авыл өендә шәһәр шартлары тудырган оста куллы Габделхәй. Юкка гына “Алтын зур булмый!” дип гомер буе горурланмаган, иренә бер генә дә сүз тидертмәгән шул инде Сәбилә. Ун­җиде яшендә Первоуральск шә­һәрендә, ФЗУда токарьга укыганнан соң, заводка эшкә алсыннар, буйга үсә төш дип, кире бормасыннар өчен үкчәсенә бияләйләрен бөкләп салган Габделхәй турында шулай диярлек тә. Буе белән чыкмаса да, беләге, ярсу йөрәге белән алдырган ул тормышта. Бервакытта да авылның соңгы егете булмаган. Киресенчә, гел беренче. Беренче җиңел машинаны ул алган һәм, 3,5 мең чакрым араны үтеп, җәйге ялга Үзбәкстаннан үз машинасында кайтыр булган. Авылдагы беренче телевизион юлдаш антеннасын да башка берәү түгел, нәкъ Габделхәй карт алып утырткан. Бүген аның өй башында алар өчәү! Шәбрәге килеп чыкса, дүртәү дә булыр. 80 яшендә күзлексез гәзит укучы, машинасында “эх” та итми башкаланы барып ураучы Габделхәй бабагыз тормыштан бер адым да артта калырга җыенмый.
Читайте нас: