+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 март 2015, 22:10

Аллаһ бәндәсе

Бәлки шуңа да әниебез өлешенә сынаулар күбрәк төште...Миңа унике яшь тулганда әтиебез, әнине алты баласы белән ташлап, бер йөремсәк хатынга чыгып китте. Әти ул вакытта ферма мөдире иде. Мин ул чактагы үсмер акылым белән дә, озын гомер юлын үтә-үтә, төрлесен күреп-белеп, тормыш тәҗрибәсе туплап та әтинең әлеге адымын аңлый алмадым. Әниебез чын мәгънәсендә бер гөнаһсыз Аллаһ бәндәсе иде. Дини тәрбия алып үскән иманлы зат биш намазын калдырмаска тырышты. Башыннан ак яулыгын салмады. Һәр нәрсәгә дөреслек күзлегеннән чыгып карады. Үстергән балаларына булсын, туганнарына-күршеләренә булсын, изгелектән башка гамәл кылмады. Ә әти шул әүлия җанлы тормыш иптәшен яман исеме чыккан хатынга алыштырды. Әйе, бу хәл безнең бала акылы төшенә алырлык, кабул итәрлек түгел иде.

Әти белән әни мөнәсәбәте турында мин бик еш уйланам. Ничек әти шул фәрештә җанлы әниебезне ташлый алды?! Ничек аны шул фәхи­шәгә алыштырды? Күңелне телгәләгән күп кенә сораулар әлегә кадәр җавапсыз кала. Шулай да, яши-яши, үземнең кара акылым белән шундый нәтиҗәгә килдем: кеше парын эзләгәндә иң яхшыны, иң изгене эзләми, ә үзенә тиң күргән ярны, күңеле теләгәнне эзли. Әниебез кебек изге хатын янында яшәве, аңа бер яктан да тигез була алмавы әтиебезгә авыр булган, ахры. Үзе кебек гөнаһка баткан Гашия янында җиңелрәк яшәгән, күрәсең.
Миңа иң аңлашылмаганы, минем зиһенем кабул итә алмаганы – әнинең үзен алты бала белән ташлап чыгып киткән ирен кичерә, гафу итә алуы иде. Юк, күз яшьләрен аз түкмәде, аз әрнемәде әниебез. Ир бирмәк – җан бирмәк. Үзен генә түгел, бер гөнаһсыз алты җанны да ташлады бит аталары. Килеп йөрде, дөньясын карашты, акчалата ярдәм итте. Ә шулай да бөтенләйгә кайтмады. Башта әни әтинең һәр килүен, әллә китмәсме башкача, дип өметләнеп кабул итте. Тик һәрвакыт тәрәзә чыбылдыгы артыннан, тамарга торган яшьләрен йотарга тырышып, сагышлы караш белән әти артыннан карап калды. Әти, шулай әнинең күңелен кузгатып, яраларына тоз салып, килә-китә генә йөрде. Әни, әти килгән саен, һәрвакыт аның аякларын юып, яңа оекбашлар кидереп, өстен-башын алыштырып, ашатып-эчертеп җи­бәрде. Әни һаман кү­ңелендә дә, Аллаһ каршында да, кешеләр алдында да иренең никахлы, законлы хатыны иде. Күңеленнән ташкан рәнҗүлә­рен йота алды, әтигә авыр сүз әйтмәде. Барысын да күреп үскән алты баласына да аталарына каршы сүз әйттермәде. Әти шулай гомере буе ике гаиләгә яшәде. Сабыр күңелле әниебез гомер буе түзде. Әниемнең шулхәтле түземле булуы турында уйланганда, еш кына аның дога артыннан кылган теләген искә төшерәм: “Ходаем, сабырлыклар бир күңелемә. Сабырлыклар гына бир түзәргә...” Әйе, Ходай яраткан бәндәсенең күңеленә барлык сынауларны да кү­тәрерлек искиткеч зур сабырлык салган иде, күрәсең.
Әниемнең авыр язмышы турында бик еш уйланам. Каян килгән аңа мондый олы йөрәк, изге күңел? Бит аны дөнья төрле яклап кыйнаган, каккан-суккан. Ул, туганчы ук әтисез калып, ятим үсә. Әбиебез өч баланы ялгыз үстерә. Әнием, яшь кенә кыз бала, Гражданнар сугышыннан үпкәсенә салкын тидереп кайтып, бик озак чир­ләп үлгән хаста абыйсын карый. Озакламый үз әнисе дә, авырып, үсмер кыз кулына кала. Ике ел урында яткан әнисен тәрбияләп, җир куенына бирә. Замана алып килгән ачлык-ялангачлыкны, барлык авырлыкны үз җил­кәсендә, үз язмышында татый.
Сугыш башлангач, фронтка киткән ирләрне хатын-кызлар алыштыра. Әниебез Рәйхана, сугыш беткәч, җиде еллык хәрби хезмәтеннән ялга кайткан егет – әтиебез Мәснәви белән таныша. Кичке уенга чыккач, ил батыры һәм гүзәл кыз арасында мәхәббәт кабына. Әниебез егетнең хәрби хезмәттән кайтканын көтеп ала. Алар никах укытып өйләнешә һәм тугыз җаннан кайнап торган төп йортта яши башлый. Үлгән апасы урынына җизнәсенә кияүгә чыккан балдызы – яшь бианай киленен бик кага. Бер-ике елдан әтием белән әнием бер йорт аша гына өй салып чыгалар. Бозаудан сыер үс­тереп, бәрәннән сарык үстереп дигән­дәй, тормыш коралар. Бер-бер артлы җиде бала туа. Шуларның берсенең авырып үлүен әниебез бик авыр кичерә: кинәт куллары авырта башлый. Өч ай хастаханәдә ятса да файдасы булмый, куллары га­рипләнеп кала. Кыш көне бәке уеп, Чирмешән елгасыннан су ташый-ташый керләр чайкавы эзсез үтми шул. Гомере буе икенче группа инвалид булып кала, сызланып яши. Шул авырткан куллары белән алты баласын да карый, дөньясын да алып бара: ашарга да пешерә, керен дә юа, оекбашлар да бәйли.

Әнием үзен алты баласы белән ташлап чыгып киткән әтине гомере буе кызганып яшәде. “Бәхетсез җан ул…” —
ди иде.


Менә шундый авырлыклар аша үтү чыныктыра, ныгыта әнинең күңелен. Шул сынауларны җиңә белгән хатын алда тормыш өстәп торган кыенлыкларга да бирешмәскә өйрәнә. Ире алты баласы белән ташлап чыгып киткәч тә сынмый. Балалары өчен яши. Алар барысы да игелекле, мәрхәмәтле булып үсте. Күңелендә булган рәхим-шәфкать орлыгын әни ба­рыбызның да җаныбызга сала алды. Алты туган алты яктан бер-беребезгә терәк булдык. Шатлыкны да, кайгыны да бүлешеп яшибез. Әниебез бакыйлыкка күчкәнче туган йортыбыз безнең өчен дөнья уртасы иде. Безгә, әтиебез исән булып та, әти, дип әйтергә тилмереп үскән балаларына, әниебез ана да, ата да иде. Аның тырышлыгы белән үс­кәндә үзебезне бәхетсез тоймадык. Шундый ана балалары булуыбыз белән ихлас бәхетлебез.
Әниебез, Ходайга ышанып, авыл­ның абруйлы карчыгы – ак йөзле, чиста намуслы, күркәм ак әби булып гомер итте. Кешеләргә булдыра ал­ганча ярдәмләште. Үз иң­нәрендә алты баласын кү­тәрде. Һәрберсенең күңе­ленә изгелек, яхшылык орлыклары салды. Әниебез – безнең намусыбыз, тормышта үрнәк булды.
Ул гомере буе әтине кызганып яшәде: “Бәхетсез җан ул...” ди иде. Әйе, кылган гамәлләре өчен үкенеп, олыгайгач кына ялгышларын таныган әтиебез тормышында бә­хет­сез иде. Инде ул да күптән җир куенында. Беребез дә аңа рәнҗү-ачу сакламыйбыз. Һәркемнең үз язмышы, үз ялгышы...
2010 елда Хөкүмәтебез сугышта катнашкан ветераннарга, аларның тол хатыннарына йортлар төзеп, шуннан әниебезгә дә бер бүлмәле фатир бирде. Әниебезнең шат­лыгының чиге булмады. Ул күп еллар буена кыш чыгарга шәһәргә балаларына бара, ә җәй көннәрен авылга кайта иде. Мин барып, сулар ташып, идәннәрен, кер­ләрен юып кайта идем. Ишегалдында яшел чирәмдә барыбыз да җые­лы­шып, әниебезнең туган көнен үткәрә идек. Үзебез дә олы яшькә җитеп, Әнием, дип дәшә алу нинди олы бәхет! Ләкин ул фатирда ике ел гына яшәп калды газизебез. Каты авыру аны аяктан екты, тугыз ай урын өстендә ятканнан соң, безне ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Барлык балалары да атна саен күчтәнәчләрен төяп, даруларын алып кайтып торды. Авылдагы кызы һәрвакыт янында булып, бик кадерләп карадык әниебезне. Әмма Алла үз бәндәсен үз янына алды.
Изге күңелле әниемә рәх­мәтләрем шулхәтле зур, исән чагында да, әле дә аларны әйтеп аңлатырлык сүзләр таба алмыйм. Әнием күңе­лебезгә иман нуры салып китте, өйрәткән догалары изге рухына рәхмәт булып барсын. Биш вакыт намазымны Ходай кабул итеп алсын. Әнием китсә дә, ул калдырган изгелек үлми, кан тамырларыбыз аша баладан балага күчеп, үсә генә бара. Без – әниебезнең дә-вамы.
Читайте нас: