+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 март 2015, 22:51

Мин бәхетле...

Авыр сынаулар аша 90 яшенә җиткән Нәҗибә Ташбулатова язмышына рәхмәтле.Нәҗибә Ташбулатова 1925 елның 25 мартында өченче бала булып дөньяга килгән. Аңардан соң гаиләдә тагын 8 бала туган. Алты яшендә курчак уйнау түгел, ә кече сеңлесен карау булган аның эше. Әнисе һәр иртә колхозга эшкә китә. Бала уянганчы суга барып килә, учакка утын әзерли, бәрәңге әрчи кызчык. Ә әнисе кайткач, ашарга пешерә дә, ятып тора, кыз исә бала чүпрәкләрен юа. Ихата тулы мал, аларны карау да — бала-чага өстендә.

1932 елда Нәҗибә беренче сыйныфка укырга төшә. Икен­чегә кергәндә исә бизгәк белән авырый башлый. Бу чир дүрт елга сузыла. Бишенчегә Чишмә авылына укырга бара. Әнисенә охшап, җырларга, биергә ярата, концертларда катнаша.
Алтынчыда укыганда, әти-әнисе кунакка киткәндә аңа ашарга пешерергә кушып китә торган булган. Сумсалар еш кына көя дә, әнисе ачулана икән. Гомумән, әнисен бик кырыс иде, дип хәтерли Нәҗибә апа. Күп баланы ничек тә тыярга кирәк булгандыр инде. Әтисе, кире­сенчә, йомшак күңелле була, бер генә авыр сүз дә әйтми.
Бер көнне Чишмәгә зур кунак — Төньяк полюска очыш ясаган Папанин килә. Нәҗибә аны сәламләргә тиеш. Сүзләре дә кәгазьгә язылган, әмма — татар­ча. “Аңлар микән?” — дип баш вата кыз. Папанинга сүзләрен сөйли, чәчәкләр бирә. Ә ул кызны кочаклап үбә.
Тугызынчыда укыганда, сугыш башлана. Мәктәпне госпиталь итәләр. Авыл яшьләре сугышка китә. Нәҗибәгә һәм аның ике ахирәтенә повестка килә. Поездда баралар. Фронтка дип уйласалар, торф кисәргә икән. Анда өч ай эшлиләр, аннары, кайтып, мәктәпкә укырга китәләр.
Тугызынчыны тәмамлагач, Уфадан килгән бер ир-ат укытучы медицина институтына сынау ала. Имтиханны уңышлы тапшырган ике кызның берсе Нәҗибә була. Уфага китеп, тулай торакта яши, укый башлый ул.
Ярты ел укып өлгерә, сессияне уңышлы тәмамлый, әмма шунда госпитальне эвакуация­ләнгәннәр өчен бушатырга боерык алалар. Тулай торакта әтиләре сугышта булганнар гына калырга тиеш. Уфада әткәсенең сең­лесендә яшәмәкче була. Авылга кайтып килә. Әнисе ике атналык ризык — ике килограмм бәрәңге, бер стакан тары ярмасы, бер стакан он хәстәрли.
Шул чакларда бер шатлыклы игълан күрә. Татар-башкорт кызлары өчен Уфада укытучылар әзерләүче 10 айлык курслар ачыла. Торак та түләүсез, стипендиясе дә бар икән. Кыз шатланып туганнарыннан тулай торакка күчә.
Шулай итеп, Нәҗибә курсларда укый башлый. Тулай торакта башкорт кызлары күп була. Урыс теле укытучысы Варвара Васильевна урысча китап укырга куша, ә Нәҗибә укып күрсәткәч, аның җидееллык татар мәк­тәпләрендә урыс теле укытучысы булачагын әйтә. Кыз өйдән мандолинасын алып килә. Шулай җырлап-биеп яши башлыйлар.
Күршедә генә каравылчы бабай яши. Аның улы тамагына сөяк кадалып үлә, аны җирләргә заводта бергә эшләгән иптәш­ләре килә. Араларыннан бер егетнең Нәҗибәгә күзе төшә. Сүз куша, театрга чакыра, тора-бара өйләнешү турында да сүз ката. Кыз егетнең яшәгән урынын да кереп күрә — бер бүлмәле фатирда җиде бала яши. Әмма егет ялына, тиздән фатир табып күченәчәгенә сүз бирә. Һәм кызның күңелен эретә. 1945 елның 10 маенда Нәҗибә Нәгыймнәр йортына килен булып төшә. Яшиләр, фатир һаман табылмый. Җитмәсә, тизрәк йорттан чыгып китәргә теләгән киленне каенанасы ачулана. 1946 елның апрелендә кызлары Зөһрә дөньяга килә. Балага биш ай булганда, Нәҗибәнең әнисе дә кыз бала таба. Авылга кайткан чакларда я үзе, я әнисе ике бала имезә.
Нәҗибә Нәгыйм белән аерылышырга, эшкә чыгарга карар итә. Әмма авылда әнисе унбер айлык баланы алып калырга ризалашмый.
— Баланы каенана янында калдырырга уйладым. 1947 елның февралендә юллама алып эшкә киттем, — дип сүтә хәтер йомгагын Нәҗибә апа.
Нәҗибә Ташбулатова Чишмә районы Салих авылының җидееллык мәктәбенә эшкә алына. Башта әнисе белән Чишмәгә кадәр, аннары Алкинодан соң тагын 5 чакрым җәяү атлый. Алдан вәгъдә ителгән Мөхипкамал исемле апа яшәгән фатирда яшь укытучыны көтеп тормыйлар. Шулай да, директор сөй­ләшүе белән яшәргә урын табыла. Ике сменада эш йөклә­тәләр.
— Эштән кайтып, аз гына ял итәм дә, балаларны җырга, биюгә өйрәтергә, күмәк уеннар уйнатырга җыям, — дип сөйли Нәҗибә апа. — Авыл клубында концертлар куябыз, спектакль­ләр әзер­либез.
Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасын куялар. Карарга Мөхипкамал апа белән аның ире Мансур да килә. Күрәләр дә, ошаталар, Нәҗи­бәне үзләренә яшәргә алырга уйлыйлар. Күп тә үтми, килеп тә алалар. Мөхипкамал апа укытучыны кызгана, яхшы тәрбияли: кер юдырмый, суга җибәрми, атна саен мунча ягып кертә, хәтта кинога йөрергә көчләп акча бирә.
1948 елда Нәҗибә апа Уфада педагогия институтында читтән торып укый башлый. Яшәргә апаларына килә. Хафиза апасының килене Рәсимә драма театрында эшли, кичкә спектакль карарга чакыра, каршы алырга вәгъдә итә. Тик Нәҗибә спек­такль­гә соңлап килә. Беренче кыңгырау булган. Шулай да, аның кебек соңга калучылар бар — ике кыз, бер хатын, бик матур киенгән чибәр офицер йөгереп килеп керәләр. Нәҗибә югалып калмый, офицерга: “Товарищ офицер, возьмите, пожалуйста, еще один билет!” — дип эндәшә. Офицер акча да алып тормый, җитмәсә, Нәҗибәнең янәшәсенә үк килеп утыра. Танышып ки­тәләр. Мөхәммәт Шәфәгатов Архангель районыннан булып чыга, чит илдә хезмәт итүе, әле ялдан соң эшкә китеп баруы турында сөйли.
Икенче көнне дә күрешәләр. Бүләккә дүрт метр крепдешин күлмәклек тукыма алып бирә дә, 6 айдан кайтып алырга вәгъдә итеп, китеп бара Мөхәммәт.
Мөхәммәттән хат килеп төшә. Әмма ул урысча язылган, ә Нәҗибә хаталанудан куркып, җавап бирергә ашыкмый. Ике атна үтеп китә. Ә офицер инде директорга хат салып өлгерә: “Товарищ директор школы! В вашем коллективе должна работать Муратова Наиля, в настоящее время я потерял ее адрес. Если можно, сообщите, пожалуйста...” Нәҗибә шунда ук татарча җавап хаты сала.
Офицер сүзендә тора, Нәҗибәсен алырга кайта.
— Мөхәммәт күп бүләкләр белән кайтты. Яшел чәчкәле палас, япма эскәтерт, дүрт төрле бәрхет тукыма, плащ, урын-җир әйберләре. Миңа 17 мең сум акча бирде һәм теләгән нәрсәм­не алырга кушты, — ди Нәҗибә апа.
Тиздән яшьләр өйләнешә. Мөхәммәт эшкә китә, хатыны бәбигә узып кала. Хат ташучылар, көн саен килгән хатларга ишарәләп, Нәҗибәдән шаяртып өстәмә хезмәт хакы сорый.
1951 елның ноябрендә көтмәгәндә иптәше кайтып керә. Ә таң алдыннан Нәҗибәнең тулгагы тота башлый. Ир бала көтәләр. Дәваханәдә ул көнне әллә ничә малай, тик бер генә кыз туа — Нәҗибәнеке. Ире баланы кулына алып карый да, бик тере, кара күзле, кара чәчле матур сабыйга сокланып куя. “Кыз булса да, яратам!” — дип өч тапкыр кабатлый. Кызга Резеда дип исем кушалар.
Мөхәммәтне эш буенча Ульяновскига җибәрәләр, ул гаилә­сен дә үзе белән ала. Биредә яшьләргә фатир бирә­ләр, Нә­җибә апа урам аша гына эш тә таба — татар китап­ханәсенең уку залы мөдире булып эшли. Бала карарга кыз да табыла. Фатирны бизәп, гөлләр үстереп, матур гына яши башлаганда — тагын күченү. Мөхәм­мәтне Саратовка күче­рәләр. Нәҗибә икенчегә авырлы, йөк­лелекне бик авыр кичерә. 29 яшендә өченче баласын — малай таба. Мөхәммәт бик тә куана, малайга Марат дип исем куша. Балаларны куанып үстерәсе дә үстерәсе бит.
— Өч бүлмәле фатирда бик матур гына яши башладык. Тормышыбыз җитеш, Маратны юындырып утырам, кәеф яхшы. Шунда Мөхәммәт кайтып керде: “Безне Коми АССРына җибәрәләр...” — ди Нәҗибә апа.
Мөхәммәт башта берүзе китә, аннары ике баланы алып, әйберләр белән хатын юлга чыга. Зур кыенлыклар кичереп кирәкле урынга барып җитә. Тик анда да гаилә башлыгын күр­миләр дә диярлек. Мөхәм­мәтне дүшәмбе эшкә килеп алалар, шимбә китерәләр. Балаларны тышка алып чыгарлык түгел — суык, буран. Аларны Чишмәгә кайтарырга туры килә. Ә тиздән ике бүлмәле фатир бирәләр, Нәҗибә апаны балалар бакчасы мөдире итеп куялар. Хатын балаларын кайтып алырга карар итә.
Бәхет килде дигәндә генә, янә хәбәр: Мөхәммәтне Колымага күчерәләр!
Бу вакыттагы авырлыкларны Нәҗибә апа әле дә онытмый. Ирен юлга озатулар, балаларны алып, җыйган дөньяны ташлап янә юлга чыгулар, Саратовтагы фатирны Уфага алыштырулар... Болар хәзер куркыныч төш кебек кенә. Нәҗибә апа барлык тырышлыгын салып фатир булдыра. Уфада башта 93нче балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, аннары аны үгетләп 60нчы балалар бакчасына мөдир итеп куялар. Биредә бик тырышып хезмәт итә, абруй казана. Күп Мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек була. Хәтта пенсия яшенә җиткәч тә, җитәкчелек аны җибәрергә теләми. Балалар бар да тәртипле үсә, кайгы китерми, әле дә исән-саулар. Иптәше Колымадан 37 яшендә пенсиягә чыгып кайта. Тик гомере кыска була аның. 1975 елның май ахырында хатынын, гаиләсен мәңгелеккә калдырып китә.
— Мин үземне бәхетле гомер кичердем, дип уйлыйм, — ди бүген туксан яшен тутырган Нәҗибә Ташбулатова. — Дөнья булгач, авырлыклары да була, түзә белергә кирәк. Әни бәхете дә, хатын-кыз бәхете дә күрдем. Шулай көч куеп, хезмәт салып тапкан бәхет тансык була икән ул...
Читайте нас: