+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 март 2015, 23:13

Су буйлары сары чәчәк…

Ришат элек бу җырның сүзләренә бик игътибар итми иде. Тик бүген килеп: “Бу җырны язган кеше дә минем кебек аянычлы, ачы язмыш сынавы кичергәндер, бәлки?” дип уйланды.

Ришат Руфат улының үз тормышын шул “Сары чәчәк” җыры белән бәйләве һич очраклы түгел, чөнки нәкъ менә ул хатирәләр йомгагының очын бик еракта, зәңгәр томаннар артында адашып калган гамьсез балачагына илтә.
Моннан күп еллар элек искиткеч матур табигать кочагындагы гадәти генә бер татар авылында гади колхозчы гаиләләрендә бер елны, бер айда һәм бер үк көнне Ришат исемле баһадирдай малай белән Зилия исемле сылу кыз бала дөньяга килә. Ай үсәсен көн үсә сабыйлар. Сизелми еллар уза. Ришат белән Зилия арасындагы самими дуслык тора-бара кайнар, саф мәхәб­бәткә әверелә. Бүгенгедәй хәтерендә әле Ришатның: бер елны авыллары янындагы түгәрәк күлгә бик күп аккошлар төшкән иде. Чәчәкле май аеның кояшлы, матур көнендә, мәктәптә дәресләр тәмам­ланганнан соң, Зилиясе белән икәүләп шул аккошларны карарга бардылар. Ни гаҗәп: аккошлар яр буендагы кешеләрдән һич курыкмый, салмак кына, горур йөзә. Шул сихри күренешне Ришат белән Зилия сокланып, илһамланып күзәтте, күңел­ләрендә хис-тойгылар бураны бөтерелде... Кайтыр якка борылгач, егет, дәртләнеп китеп, алтынсу тузганак чәчәкләрен тиз-тиз генә җыеп, сөйгәненә сузды. Тик Зилиясе генә кояштай балкып торган чәчәк гөлләмәсен алыргамы-юкмы дигәндәй бераз уйланып торганнан соң:
— Эх, Ришат! Синең “Сары чәчәк” җырын бер дә тыңлаганың юкмыни? Шул җырда җырланганча, су буенда үскән сары чәчәкләрне җыярга да, беркемгә бүләк итәргә дә ярамый ич. Аларны өзгән кеше тормышта ялгыз кала диләр, — дип әйтеп куйды.
Ә Ришат эчке дулкынлануын сиздермәскә тырышып, ихлас елмаеп:
— Зилия, мин андый сәер хорафатка ышанмыйм! – дип җаваплады.
Тиздән укулар тәмам­ланды, егет белән кыз чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Арытаба башкаладагы югары уку йортларында укып, хезмәт юлын Зилия мәктәптә укытучы, Ришат заводта инженер булып башлап җибәрде. Бераз матди якны ныгыткач, яшьләр гаилә корды, тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы ике уллары һәм бер кызлары туды. Күп балалы гаилә заводның тулай торагында көн күрде. Акчага кытлык булса да, яшь гаилә, тормыш авырлыкларына бирешмичә, бик тату гомер итте. Берзаман илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлады, аннары чуалышлы, кан коешлы, болганчык 90нчы еллар килде. Ришат эшләп йөргән заводны сәер генә рәвештә ябып куйдылар. Гаилә тоткасы булган Ришат эшсез калды. Ләкин төшенкелеккә бирелеп, башкалар кебек эчүгә салышмады, югалып та калмады ул: ничек итсә итте, юлында очраган бихисап каршылыкларны үтеп, кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичеп дигәндәй, үз эшен ачып җибәрде. Тора-бара аның фатирларны ремонтлауда кулланыла торган товарлар сату ноктасы төзелеш материаллары белән сәүдә итә торган олы фирмага әверелде, тирә-якта киң танылу яулады. Арытаба эшчәнлек даирәсе тагын да киңәйде: республикадагы, Русиядәге төзелеш оешмалары белән генә чикләнмичә, хәтта чит ил фирмалары һәм корпорацияләре белән дә хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелә башлады. Булдыклы ир гаиләсе өчен заманча өч катлы коттедж салды, акчага мохтаҗлык бетте, һәр елны җәйләрен, балалары белән бергәләп, чит илләрдә ял итәргә гадәтләнеп киттеләр.
Шулай бер елны, җәйге каникул чорында, республика күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңүче укучылар өчен чит илгә сәфәр оештырылды. Зилия Заһир кызы да өч баласы белән әлеге сәфәргә баручылар исемлегенә керде. Ни аяныч, алар утырып сәяхәт кылган самолет коточкыч авиаһәлакәткә юлыкты. Әлеге аянычлы хәбәр Ришат Руфат улына килеп ирешкәч, кырык эшен кырык якка ташлап, шунда ук чит илгә юлланды. Якыннарының сөякләрен туган илгә алып кайтып, авылларындагы зиратка барысын бер кабергә хөрмәтләп җирләделәр. Иң кадерле, иң газиз кешеләрен мәңгелеккә югалткач, Ришат Руфат улы өчен җир йөзе гүя бөтенләй бушап калгандай, бар дөнья караңгылыкка чумгандай булды… Газап-михнәтләрдән котылу өчен ул хәмергә үрелде, шул каһәрле шайтан суы белән кайгы юшкынын юып төшерергә теләде. Лаякыл булып эчеп исерде дә, еш кына бер ноктага текәлеп уйланып утырды: әгәр берәр тылсымчы аның якыннарын җир йөзенә кире кайтара алса, ул аңа бар байлыгын биреп, үзе сөекле хатыны, газиз балалары белән бергә заводның ярым ташландык тулай торагындагы кысан бүлмәдә гомере буе яшәргә дә риза булыр иде…
Авыл зиратының юлын таптый-таптый, чәчәк гөлләмә­ләренә күмелгән кабер өстендә аунап елый-елый, мең газаплар эчендә яшәвенең исәп-хисабын да югалтты ул. Беркөнне кесә телефоны “телгә килде”.
— Саумысыз, Ришат Руфатович! Сез эшкә кайчан киләсез инде? Тирән хәсрәт утында януыгызны без аңлыйбыз да ул, тик менә чит илләрдәге партнерларыбыз гына бер дә төшенергә теләми, килешүләрне өзү белән яный башладылар хәтта! – диде урынбасары.
Упкын читендә чайкалып торса да, үз кулы астында хезмәт салган, һөнәрләренең чын остасы булган йөзәрләгән белгечләрнең, меңәрләгән гади эшчәннәрнең язмышы турында кайгыртып, алар алдында зур җаваплылык тоеп: “Киләчәктә ничек тә булса яшәргә, чын кеше булып кала белергә кирәк!” – дигән карарга килде ул.
Туган авылыннан китешли, балачакларында Зилиясе белән бергәләп барырга яраткан “Аккош күле”нә туктап китәргә булды. Күл буена якынлашуга, анда бер малай белән кызчыкның чәчәкләр җыеп, уйнап йөргәнен күрде. Бу күренеш Ришатны гамьсез балачагына алып кайткандай булды: ирексездән күңеле тулды, күзләрендә кайнар яшь тамчылары ялтырады. Бераз тынычланганнан соң, машинасыннан төште дә балаларны үз янына чакырды. Сабыйлар башта сагаеп калды, аннары таныш булмаган абый янына акрын гына якынлашты. Ришат Руфат улы үзен балаларча самимилек белән гаҗәпләнеп күзәткән малай белән кызның чәчләреннән сыйпап, маңгай­ларыннан үбеп алды һәм:
— Балалар, су буенда үскән сары чәчәкләрне җыярга да, кемгәдер бүләк итәргә дә ярамый. Аларны өзеп, киләчәктә минем кебек япа-ялгыз торып калмагыз, — диде. Аннары, күзеннән эркелеп чыккан яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, җәһәт кенә кесәсеннән акча янчыгын чыгарып, сабыйларга берәр мең сум акча бирде. Малай белән кыз пышылдап кына рәхмәт әйтеп, башларын түбән иде, кулларындагы сары чәчәкләр җиргә сибелде...
Балалар боек йөзле, әмма мөлаем карашлы бу абыйның нигә кулларына шулай күп итеп акча бирүенә бераз гаҗәпләнеп, джип күздән югалганчы карап торды, аннан яңалыклары белән уртаклашырга өйләренә йөгерде. Җәй аеның юмарт кояшы өйләгә якынлашып кына килә иде әле...

Рәфил Саматов
Читайте нас: