+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 апрель 2015, 22:03

“Мистер Президент”

Уфадагы 309нчы балалар бакчасында аны шулай дип йөртәләр.Кайчагында исем-фамилиянең туры килүен ишетеп, берчә аптырыйбыз, берчә шатланабыз. “Адашым” диләр андый очракта. Бала тугач әти-әнисе аңа матур яңгырашлы, мәгънәле исем кушарга тырыша. Уфада яшәүче яшь пар Рита һәм Азат Хәмитовлар да улларына исемне шулай сайлый.

Авыргазы районының Балыклыкүл авылында туып-үскән Рита, мәктәпне тәмамлагач, БДУның филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга керә. Өченче курста шул ук уку йортының физика факультетында дүртенче курста белем алучы Азат белән таныша. Зифа буйлы, кара бөдрә чәчле, акыллы авыл кызына бер күрүдән гашыйк була Уфа егете Азат. Чын джентльменнарча матур итеп озатып йөреп, кызның күңеленә юл таба ул. Тыныч холыклы, тәрбияле, сабыр егеткә Рита да чын йөрәгеннән гашыйк була. Ике якның да әти-әнисе яшьләргә тормыш юлыннан бергә атларга изге фатиха бирә.
Азат Таһир улы шушы ук уку йортында магистратура тәмамлап, физика факультетында аспирантурада белем ала, Уфаның фәнни-техник үзәгендә бүлек начальнигы булып эшли. Рита да университетта эшкә кала. 2010 елның 25 гыйнварында —Студентлар көнендә көтеп алган уллары дөньяга аваз сала.
— Исем сайлау авыр булды. Айдар, Искәндәр, Рөстәм, Марсель, Айнур исемнәре арасыннан Рөстәмгә тукталдык, — дип көлә Рита ул бәхетле мизгелләрне исенә төшереп.
Шул ук елның җәендә республика җитәкчесе итеп Рөстәм Хәмитов сайлана.
— Поликлиникага барсак, шаярталар, балалар бакчасында тәрбиячеләр “Мистер Президент” дип йөртәләр Рөстәмне, — ди Рита ханым.
Президент белән охшаш сыйфатларны күз уңында тотып, кечкенә Рөстәм күңеленә якын иткән һөнәрләр белән кызыксынам. Үткән ел Журналистлар фестивалендә республика Башлыгы тарихи китаплар укырга яратуын әйткән иде, аның спорт белән дус булуы да һәркемгә мәгълүм. 5 яшьтә генә булуына карамастан, Рөстәм дә тарих белән кызыксына, музейларга йөри. Владимир Ленин, Салават Юлаев, Мәҗит Гафури, Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллин, Александр Пушкин кебек легендар шәхесләр истәлегенә куелган һәйкәлләр янына барырга ярата. Аларның каһарманлыкларын белә, әти-әнисеннән тарихи китаплар укыттыра икән. Картәтисе Ришат Миңнегәрәй улы талдан ук белән җәя эшләп биргән. Рөстәм, батырлар кебек, билен каеш белән буып, ук асып, уенчык атына ике яшьлек сеңлесе Каринаны утыртып, “Сакчы” уены уйный. Чаңгычылар белән кызыксына. Чаңгыда шуарга үзе әле бәләкәйрәк, өйрәнә генә, ләкин теләге бик көчле. Балалар бакчасында бассейнда йөзү серләренә төшенә. Картәнисе Рәсимә Фәрхәт кызы пешергән камыр ризыкларын, әнисе кискән токмачлы ашны бик ярата икән.
— Улыбызның адашы — хөрмәтле республика Башлыгы белән бик горурланабыз, Башкортстандагы уңай үзгәрешләргә сөенеп яшибез, — диләр Рита һәм Азат Хәмитовлар.
Әйткәндәй, социаль челтәрләрдә Уфа шәһәрендә генә исем-шәрифләре шундый булган төрле яшьләрдәге 23 ир-ат теркәлгән.
Читайте нас: