+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 апрель 2015, 22:44

Ун ел көтеп, өч көн калгач...

Яшь киленне эзәрлекләгән куркыныч төш чынбарлык тормышта тагы да коточкычрак вакыйгалар белән билгеләнә.Алар икесе дә Уфада туып, күпкатлы бер өйдәге фатирларда яшәп, бергә уйнап үсәләр. Еллар үтеп, яшьлеккә аяк баскач та балачактагы дуслык өзелми. Шулай да мәхәббәт очкыны Энҗе йөрәгендә балачак дусты Рамилгә түгел, башка егеткә – Иреккә карата кабына. Энҗе белән Ирек бер-берсен бер күрүдән ошатып, бик яратышып йөриләр. Армия хезмәтеннән кайтканын да сабырлыклар белән көтә кыз. Тик ике ел күрешмәгән егет бик үзгәреп кайта. Еш эчә, холкының начар яклары ачыла башлый. Тиз арада ул бөтенләй “яшел елан” колына әйләнә. Алсу хыяллары тормышка ашмаган Энҗе, җәрәхәтле йөрәгендә сөюен җирләп, бу егет белән араларны өзү ягын карый. Эчеп дуамалланып озак йөри алмый Ирек, начар гадәт аның башына җитеп, яшьли гүргә кертә.

Иң авыр минутларында Энҗегә ярдәмгә балачак дусты Рамил килә, чын терәк була. Әлбәттә, барлык вакытларын диярлек бергә үткәргән яшь кыз белән егет арасындагы дуслык, иртәме-соңмы, мәхәббәткә әверелә. Энҗе белән Рамил дә күпмедер вакыттан соң киләчәккә якты ниятләр белән тормыш корып җибәрәләр. Өйләнешкәннәренең беренче көннәреннән үк яшь кәләшне бик еш кына бер төш эзәрлекли башлый: каяндыр караңгылыктан Рамил белән Энҗе янына Ирек килеп чыга да егетләр икесе бергә юкка чыгалар, ә Энҗе караңгылык эчендә ялгызы торып кала...
Яшьләр, чәмләнеп, дөнья көтәргә тотына. Агачтан ике катлы йорт төзи башлыйлар, Рамил евротәрәзәләр әзерләү буенча үз эшен ачып җибәрә. Энҗе авырга уза.
Бер кичтә кунакка килгән ахирәтен озатырга тукталышка чыга Энҗе. Дустын утыртып җибәрә, әмма үзенә бер исерек ир бәйләнә башлый. Хәмердән күзе томаланган бәндә яшь хатынның алтынчы айга киткән корсагын әллә күргән, әллә юк... Энҗе каты итеп җавап кайтара, сүзгә килешеп китәләр, ир көмәнле хатынның эченә тибеп җибәрә...
Туар вакыты җитмәгән, җитлегеп тә өлгермәгән сабыйларын җирләүне яшь гаилә бик авыр кичерә. Бу вакыйгадан соң Энҗе ун ел авырга уза алмый. Яшьләр өметләрен өзми, кат-кат ЭКО эшләтә...
Шул ук вакытта тырыш Рамилнең кулларыннан алтын тама, хыялларындагы ике катлы мәһабәт йорт ялт иттереп төзелеп тә бетә. Ниһаять, соңгы эш тәмамлана: икесе бергә ал-ял белмичә обойлар ябыштырып бетерәләр дә алар тизрәк кипсен өчен төнгелеккә электр җылыткычы кабызып калдыралар. Ә иртән килүгә ике катлы йорттан көл өеме генә калган була...
Өметсез — шайтан, диләр. Ә көчле ихтыярлы кешедә киләчәккә һәрвакыт якты өмет була. Өзелеп яраткан Энҗесенең күз яшьләрен сөртә дә Рамил, янә эшкә керешә. Бу юлы йортны таштан салырга була ул. Тырышкан — ташка кадак каккан, ди. Бергә яшәүләренә ун ел тулганда ике катлы таш йортлары да төзелеп бетә һәм, Ходайның рәхмәте, ничәнче тапкыр эшләткән ЭКО да уңышлы була. Әлбәттә, Энҗе бәби көткән барлык вакытын диярлек хастаханәдә үткәрә. Рамилгә бу вакытны сөеклесенең тәмле ашларыннан башка үткәрергә туры килә. Кайда ничек тукланып йөреп, ашказаны да авырта башлый, тик яшь ир бу хәлгә төкереп кенә карый. Өзелеп көткән бәхет менә-менә якында гына бит – бик тиздән улы туачак, алар өр-яңа матур йортларында шатлыкка күмелеп тормыш башлаячак...
Энҗегә бәби алып кайтырга санаулы гына көннәр кала. Рамил эш белән Чиләбегә китә. Евротәрәзәләр урнаштырган чакта ирнең ашказаны авыртып, өянәк башлана. Чит шәһәрдә ашыгыч рәвештә операция эшләнә. Әмма ул уңышлы булмый, нәтиҗәдә, ир комага китә. Ике атна аңына килә алмыйча ятып, мәңгелеккә күзләрен йома...
Аны алтынчы августта җирлиләр. Тугызынчы августта Энҗе Рамилгә охшаган, тупылдап торган малай таба. Ире төзеп калдырган матур йортта йөрәк парәсен сөеп-иркәләп, менә инде бишенче ел яшь хатын сабыен ялгызы тәрбияли...

Ләйсән Якупова
.
(Исемнәр үзгәртелеп алынды).
Читайте нас: