+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 апрель 2015, 22:47

Затлы нәсел

Бүздәктәге данлыклы Сыртлановлар токымы дәвамчылары бүген дә сынатмый.Бүздәк районы гомумтатар дөньясында тирән эз калдырган исемнәр белән бәйле. Шуларның берсе — кү­ре­некле татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезханов (1823-66 еллар). Аның өлкән кызы Бибигайшә — Русия империясе Дәүләт думасы депутаты Шаһихәйдәр Сыртлановның җәмәгате.Бибигайшә Хөсәен кызы, Бәләбәйдә яшәп, өяз шәһәре тарихында, иң беренче чиратта, ятимә мөселман кыз балалар өчен приют ачуы белән якты эз калдырган.

Казан юлы Канлы волостеның Шланлыкул авылына нигез салган Сыртлановлар токымы указлы мулла Ишбулдыдан башлана. Аның уллары арасыннан Шаһигардан — Шахихәйдәр Сыртлановның атасы.
Шаһихәйдәрнең туган елы итеп 1847 ел күрсәтелгән. Ырынбур кадет корпусында укып чыга, 9 ел Төркестанда хәрби хезмәттә була. Капитан чинында отставкага китә. Аннан соңгы тормышы сәясәт белән бәйле: 1887-91 елларда Бәләбәй өязенең җир идарәсе рәисе була, Санкт-Петербургта яшәгәндә “Иттифак әл мөслимин” мөселманнар партиясен оештыруда башлап йөри. 1906-07 елларда Русия империясе Думасына депутат булып сайлана. Мөселман фракциясендә Ша­һихәйдәр Сыртланов иң актив депу­татларның берсе булып таныла, атап әйткәндә, Русия думасы кабул иткән “Гражданнар тигезлеге” законын әзерләүгә зур өлеш кертә.
Икенче Дума таратылгач, Шаһихәйдәр Сыртланов сайлану хокукын улы Галиаскәргә тапшыра. Ул — Бибигайшә белән Шаһи­хәйдәрнең баш баласы. Сыртла­новларның биш баласы булуы мәгълүм. Алар — Галиаскәр, Равил, Йосып, Сафия һәм Рөстәм.
Йосыпның хәрби булуы билгеле, ул беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, 1918 елда Зәки Вәлидовның Башкорт гаскәрендә югары вазыйфа били. Сафия — һөнәре буенча табибә, Октябрь инкыйлабыннан соң Төркиягә китә, аннары Германиядә яши. Рөстәмнең 1909 елда Казанда укытучы һөнәрен алуы, аннары Шланлыкул мәктәбендә балалар укытуы билгеле.
Шаһихәйдәр Сыртлановның уллары арасында Галиаскәр һәм Равил — Русия тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр.
Галиаскәр (1875-1912 еллар) Ырынбурның Неплюев кадет корпусында укый, Александровка хәрби-юридик академиясен тәмамлый. Русия Хәрби министрлыгының Баш хәрби-суд идарәсендә, аннары Санкт-Петербург хәрби судында адвокат сыйфатында хезмәт итә.
Галиаскәр Сыртланов адвокат буларак Русия күләмендә зур танылу ала. Аның 500дән артык җинаять, 40тан артык сәяси суд процессында катнашуы мәгълүм. Алар арасында иң билгелесе булып Урыс-япон сугышында Русиянең җиңелүендә гаепләнгән адмираллар З. П. Рождественский, Н. И. Небогатовлар эше тора. Судта адвокат Сыртланов аларны яклап ялкынлы чыгыш ясый, сугышта җиңелүгә китер­гән сәбәпләргә турыдан-туры патша хөкүмәте гаепле, дип раслап, моңа анык дәлилләр китерә.
1907 елда отставкадагы полковник Га­лиас­кәр Сыртланов Русия думасы составына сайлана, мөселман фракциясендә киң сәяси эш­чәнлек җәелдерә, биредә иң көчле оратор булып таныла. 1912 елда Галиаскәр Сыртланов Уфада билгесез сәбәпләр аркасында үтерелә. Бу хакта шәһәрнең “Новое время” гәзите язып чыга.
Равил Шаһихәйдәр улы 1877 елның 29 октябрендә туган. Ырынбурның икенче кадет корпусында укый, 1898 елда Михайлов артиллерия училищесын тәмамлый. 1902 елда поручик дәрәҗәсе ала, урыс-япон сугышында катнаша. Генштабның Николаев академиясен тәмамлый. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, 1914 елның декабрендә аңа полковник чины бирелә. 1916 елның гыйнварында 166нчы Ровно җәяүле полкы командиры итеп бил­ге­ләнә.
Аның батырларча үлеме хакында тарихи чыганакларда болай дип язылган: “1916 елның 20 июнендә урыс армиясенең Көнбатыш фронтында һөҗүм операциясе барышында полковник Равил Сыртланов үз полкын дошманның ныгытылган позициясенә атакага юнәлтә, үзе байрак тотып, беренче булып окопка бәреп керә, шунда батырларча һәлак була”.
Үлгәннән соң каһарман яугиргә генерал-майор дәрәҗәсе бирелә, ул Русия импе­риясенең иң югары хәрби бүләге — дүртенче дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә. Моңарчы исә полковник Сыртланов хәрби хезмәтләре өчен дүртенче һәм өченче дәрәҗә Изге Анна, өченче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнгән була.
Равил Сыртланов туган авылы Шланлыкул зиратында җирләнгән. Әйтергә кирәк, мәрхүм Сыртлановларның каберләре биредә бер тирәдә урнашкан, һәрберсенә таш куелган. Үткән елда беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңаеннан Бүздәк районы хакимияте башлыгы Радик Хаҗиев башлангычы белән каберлекләр тәртипкә китерелде, кабер ташлары язмалары өйрәнелә.
Арслан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вәкил Хафизов бу эшләрдә турыдан-туры катнаша. Тарихи язмаларны уку өчен бу өлкәдә бай тәҗрибәле белгеч — Стәрлебаш райо­нының Бакча авылында яшәүче Венер Усмановны җәлеп итәләр.
Ачыклануынча, Шланлыкул зиратында Ишбулды һәм Шаһихәйдәр Сыртлановлар, тоташ алганда бу нәселдән 12 кеше җирләнгән. Равил Сыртлановның кабер ташы яңартылып, аңа заманча төс бирелгән.
Сыртлановлар токымы киң билгеле шәхес­ләре белән дан тота. Алар арасыннан хәзерге буынга “Башнефть”нең элекке җитәкчесе Ампир Сыртланов, күренекле артист Рим Сыртланов, Советлар Союзы Герое Муллаяр Сыртланов исемнәре таныш булырга тиеш.
Читайте нас: