+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 апрель 2015, 22:00

“Яхшы кешеләр бар ул!..”

Ләкин аларның игелеген берәдәк бәндәләр үз файдасына бора.Әти-әнисе янына авылга кайтырга җыенган Гөлниса тимер юл вокзалына бер сәгатькә алданрак төште. Поезд килергә әле вакыт бар. Гөлниса, иртәгә төш вакытында бер ел күрмәгән әти-әнисен кочып алачагы турында татлы хыялларга бирелеп, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә күз салыштырып утыра бирде. Бәйрәм вакытында вокзалда кеше күп кенә күренә. Ярый әле билетын алданрак алды. Килгәндә ничек булыр инде... Плацкартка урын булмаса, купега булса да алыр. Нишлисең, вакыты да өч-дүрт көн генә. Вокзалда ятып булмас...

Уйларына чумып утыручы кыз янындагы буш урынга шактый таушалган кием кигән, кулында юл сумкасы-мазары күренмәгән илле яшьләр тирәсендәге хатын килеп утырды. Бераз тын утыргач, хатын, тирән уфтанып: “Ничек яшәргә бу дөньяда, ничек яшәргә?! Кайда хаклык, кайда дөреслек?” – дип сүз башлады. Гөлнисаның вокзалда утырган җиреннән дөньяда булмаган дөреслекне бик эзлисе килми иде, сүзгә кушылмады. Шулай да хатынның сөйләвенә колак салды. “Шундый да явыз халык яши икән шәһәрегездә. Белмәс тә идем, үземне таламасалар...” — дип зарлы тавыш белән дәвам итте ят хатын. Гөлниса эченнән генә аның белән бәхәсләшә башлады: “Халык? Халык явыз булмый. Аерым кешеләр явыз була. Ә халык — юк”. Хәер, алдына төбәлеп утыручы ят хатынга кызның җавап бирү-бирмәве мөһим түгел иде, ахры. Еламсык тавыш белән зарын дәвам итте:
— Мин бит монда бертуган сеңлем белән соңгы тапкыр күрешергә дип килдем. Ике ел урында яткан газиз сеңелкәем белән... Аэропорттан килгәндә таксистлар булган акчамны талады. Сумкамны бирмәделәр. Мине юлда машинадан төртеп төшереп калдырдылар. Чак исән калдым. Чак калдым... Әй, Ходаем! Ни өчен миңа болар барысы да? — Хатынның тавышында чын күңелдән ачыну, кешеләргә, дөньяга карата шундый каты рәнҗү ишетелде, Гөлниса, ирексездән башын күтәреп, күршесенә карады. Бу минутта ят хатын аңа шундый бахыр, шундый бәхетсез булып күренде, төсе билгесез күзләреннән яшь ага, куллары дерелди, йөзендәге өметсезлек кызгану уята иде.
Гөлниса, явыз таксистларга эченнән генә ләгънәт укып, кайгыга баткан бу бәхетсез апаны чын-чынлап кызганып куйды. Хатынның тулышкан күңелен бушатасы килә иде, ахры. “Сеңелкәемне җирләдем, бахыркаемны. Ә өйдә бер ярдәмчесез сиксән яшьлек анам чирле ята. Ничек кенә кайтып җитәргә? Ничек кенә... Ничек юлга акча табарга?.. Яхшы кешеләр ярдәм итте. Билетка чак-чак кына җитми. Өч йөз генә сум акчам җитми... Ничек кайтып күрергә анамны бер генә тапкыр... Көтә бит ул мине, көтә...”
Гөлнисаның күз алдына җитмешкә якынлашкан әнисе килеп басты. Ул да бит шулай, тәрәзә яныннан китмичә, кызын көтә. Бүген генә чыгып китсә дә, иртәгәдән көтә башлый... “Яхшы кешеләр бар ул дөньяда, изге кешеләр”... — дип кабатлады хатын. Изге булып кыланудан түгел, Гөлнисаның бәхетсезлеккә дучар булган бу юлчыны, аның ялгыз калган карт анасын кызганудан хатынга ярдәм итәсе килде. Йөрәге хатынны кызганды, ә акылы уяулыгын югалтмаска тырышты: “Ә кире килергә акчаң җитмәсә? Купега билет алырга туры килсә? Автобуска да билет аласың бар...” Шулай да эчендәге вөҗдан дигән нәрсә баш күтәрде һәм акылын басты. Янында күз яшьләрен агызып утыручы мосафир хатын кызга бик тә, бик тә кызганыч иде. Гөлниса, санап, аңа өч йөз сум акча сузды. Бәхетсез хатынның йөзе шул арада үзгәрде. Ул, кояш кебек елмаеп, аңа мең рәхмәтләр укыды да китеп барды...
Гөлнисага да ничектер җиңел, рәхәт булып китте. Менә бит, уйламаган җирдән бәлагә тарыган чит-ят кешегә ярдәм итте! Ни генә булмый бу дөньяда... Нинди генә кешеләр булмый... Яхшысы бар, яманы бар... Кыз юлында очраган хатын турында бераз уйланып утырды да, сәгатькә карап, урыныннан торды. Поезд килеп җитәргә аз гына вакыт калган иде. Астагы киосктан юлда капкаларга бераз азык-төлек тә аласы бар.
Шул исәп белән Гөлниса, вокзалның беренче катындагы киоск янында туктап, ни алырга дип карап торганда алдында ике хатын-кызның сөйләшүен ишетте: “...Изге кешеләр бар ул дөньяда, бар ул изге кешеләр...” — диде таныш тавыш. Бу юлы хатынның тавышы ул кадәр үк бәхетсез яңгырамый, көррәк ишетелә, ә авызыннан бөркелеп сасы аракы исе килә иде...

Физәлия Дәүләтгәрәева
Читайте нас в