+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 апрель 2015, 22:27

Тимердән гөлләр үрә, бакырдан аркан ишә!

Иглин районының Ленинское авылында яшәүче Сергей Фрик бетеп баручы кәсепкә җан өргән.Бүген пластик, калай, бетон дөньясында яшибез. Авылларда капкалар да, йортлар да профнастил белән тышлана. Тәрәзәләр — пластиктан. Шәһәрләрдә “игезәк” кирпеч йортлар калкып чыга. Глобальләшкән тормышта сәнгатькә бөтенләй урын юк сыман. Микеланджело, Бернини, Растрелли сыман архитекторлар бүгенге хәлне күрсә, валлаһи, һушыннан егылыр иде. Әл дә әле, бертөслелекне кабул итмичә, дөньяга иҗади караучылар бар. Шуларның берсенең эшенә Иглин авылы китапханәсендә тап булдым. Ишектән керү белән кара рыцарь каршы алды. Макет тарихи кинолардан безнең тормышка үтеп кергән серле геройны хәтерләтте. Вакытны озакка сузмыйча, сәнгать әсәренең авторы белән бәйләнешкә кердем.

Читайте нас: