+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 апрель 2015, 22:24

“Кызыл туй”дан качкан комсомолка

Узган гасыр урталарында халыкта “кызыл туй” дип йөртелгән комсомол туе үткәрү үзе бер мактаулы күренеш була. Ә Миякә районының Баязит авылы сылуы, колхозның алдынгы савучысы һәм актив комсомолка Тәнзилә шундый туйдан качып китә.

76 яшьлек Тәнзилә Авзалетдин кызы моннан төгәл 56 ел элек булган хәлләрне бүген инде уен-көлке белән искә ала:
— “Өйләнешәбез!” дип артымнан йөргән авылдаш егетем бар иде. Икебез дә актив комсомол әгъзалары, авылның бер чарасыннан читтә калмыйбыз. Концерт булсынмы анда, ярышлармы — без уртада кайнашабыз. Эштә дә алдынгылар исәбендәбез. Шуңадырмы, колхозның ул чактагы комсомол комитеты да, партком да безне бары тик “кызыл туй” белән кавыштыру яклы иде. Күрәсең, район җитәк­челәре алдында да мондый чара оештыру мактаулы булгандыр. Гадәттә, комсомол туенда яшьләрне районнан махсус килгән вәкил котлый иде. Без, билгеле, мондый зурлауга каршы түгел идек. Туйны, язгы басу эшләрен тәмамлагач, табигать матурлангач, сабантуйлар чорындарак үткәрербез, дигәнрәк сөйләшү дә булган иде шикелле. Әмма алда торган зур чарабызны Бәләкәй Кәркәле егете бозды. Күрәсең, туй үткәрүгә, яшем дә җитте, алучы да бар, дип кенә, чын ярату хисен белми генә ризалашкан булганмын. Яучы кеше безнең йортка алып килгән кияү егетенең төпсез диңгез кебек зәп-зәңгәр күзләренә бер күтәрелеп карау җитте — каршымда минем хыялымда йөргән егет тора иде. Артымнан йөргән егетем дә, комсомол туе да онытылды, шул көнне үк күңелемне бер күрүдә яулаган егеткә вәгъдә бүләгемне тоттырдым, олылар безнең никах көне һәм туй хакында сөйләшеп килештеләр. 1959 елның 1 апрелендә Сатыйдагы авыл Советына барып, никах таныклыгы алып кайттык. Шулай итеп, мин “кызыл туй” көткән авылдашларымны “алдаттым”! – ди Тәнзилә апа, сүзен сөйләгән арада өч кызының балаларына, яраткан оныкларына дип тотынган бәйләмен кулыннан төшермичә.
— “Кызыл туй”дан баш тартканыңа үкенгән чакларың булмадымы соң, Тәнзилә апа? – дим.
— Юк, мин бит аны “алтын”га алыштым! – дип елмая, каршында утыручы иренә мәгънәле карашын ташлап һәм 2009 елда туганнары, балалары, оныклары, авылдашлары белән бергә бик зурлап үткәргән алтын туйларын искә алып.
...Кем соң ул Баязитта планлаштырылган комсомол туен бозган кеше? Ниндирәк егеткә комсомолка Тәнзилә өстенлек биргән? Билгеле инде, төшеп калган егеткә түгел. Тагын бер елдан 80 яшен тутырырга җыенучы Зәбир Хәлимов заманында Кәркәленең бәләкәендә һәм олысында гына түгел, бөтен районда, хәтта республикада танылган алдынгы тракторчы була. Республикабызның легендар җитәкчеләренең берсе Мидхәт Шакиров кулыннан орден алган кеше Зәбир абзыегыз. Мидхәт Закир улыннан килгән котлау телеграммасын да кадерләп саклый Хәлимовлар. “Почет билгесе”, Октябрь революциясе орденнары ул заманнарда гади бер авыл тракторчысы күкрәгендә Социалистик Хезмәт Герое йолдызына торырлык бүләкләр иде.
— Илебез таралмаган булса, Герой да була иде әле ул минем картым! — дип, күп еллар авыл һәм район Советлары депутаты, партия әгъзасы булган абруйлы ире белән горурлануын яшерми үзе дә 30 ел сыер савып, “Хезмәт ветераны” медаленә, бихисап мактау билгеләренә, грамоталарга, рәхмәт хатларына лаек булган Тәнзилә Авзалетдин кызы.
— Яңарак төшемә әти мәрхүм килеп керде. “Улым, син тракторда ничә ел эшләдең әле?” — ди. “50 елга өч кенә ел тулмады, әти!” – дип җаваплыйм. Аның “Син бит, алайса, мин яшәгән чаклы эшләгәнсең!” — дип ихлас мактаганына уянып киттем. Сез килүгә булган икән, — дип, сугышлардан исән йөреп кайткач, фаҗигале рәвештә һәлак булган әтисен искә ала ирексездән күзләре яшьләнгән Зәбир абый.
— Син әтиеңнең ничек фронттан кайтып кергәнен сөйлә әле! — ди Тәнзиләсе, шундук аның сүзенә кушылып.
— Әтинең кайтып керүе үзе бер могҗиза булды инде ул! — ди Зәбир абый.
Сугышка авылдагы бердәнбер “полуторка” белән киткән Бәхти Хәлимов Берлинны алганнан соң зур гына бер командирны йөртә, шуңа аны 1945нең декабрендә генә кайтаралар. Авылда аны ачлы-туклы яшәгән гаиләсе — хатыны Шәмсафа, кызлары Минзифа белән Фәния, төпчеге, ул фронтка киткәндә биш яшьлек булып калган Зәбире көтә. Гаилә башлыгын зарыгып көткән кышкы кичтә юкны бар итеп пешерелгән аштан бер тәлинкәдәе артып кала. “Эх, әти кайтып керсә иде, аңа җитәрлек аш та калды!” дип куя шулчак гелән хыялга бирелүче тугыз яшьлек Зәбир. Аның шул сүзен генә көткәндәй ишек ачылып китә һәм тупсада кулбашына солдат капчыгын аскан әтиләре пәйда була. Күзгә күренәме әллә, дип, бертын барысы да сүзсез кала. Сагынуыннан шартлар чиккә җиткән солдат, капчыгын ыргытып, кочагын җәйгәч кенә барысы бергә аңа ташлана. Менә шулай итеп әтисен фронттан “кайтара” Зәбир.
Кызганычка каршы, тыныч тормышта сигез ел да яшәп кала алмый Бәхти, 1953нең көзендә, төнлә җир сөргәндә ял итеп алырга дип салам өстенә яткан тракторчыны үзенең ярдәмчесе таптата. “Аны гаепләмәгез, җавапка тарттырмагыз!” — Ике атна дәваханәдә үлем белән якалашкан Бәхтинең соңгы сүзләре шул була. Иренең үкенечле үлеменә ике ай дигәндә Шәмсафасы бүген Кыргыз-Миякәдә гомер кичерүче уллары Марсельне тудыра.
...Дөнья бу, адәм баласының кайда югалтасын, кайда табасын Ходай үзе генә белә.
Читайте нас: