...Ике атналап укып йөрибез. Тулай торакның бер бүлмәсендә без, авылдан килгән 14-15 яшьлек малайлар, яңа дөнья белән яшибез: дәресләргә әзерләнәбез, барыннан тамак туйдырабыз, аннары рәхәтләнеп йоклыйбыз. Әмма шуклыксыз да булмый. Беркөнне без, ун бүлмәдәш, тотынмыйкмы мендәр атышырга! Ярый әле мендәр эче авылдагы каз мамыгыннан түгел, пырхылдап тормый. Шунда ачык тәрәзәдән кайсыбызныңдыр мендәре тышка чыгып очты. Карыйбыз, ул төшкән җирдә комендант басып тора. Ул безне шәйләп алды да, мендәрне кулына алып, безнең бүлмәгә йөгереп тә менде. “Кайсыгызның эше?” — дигән сорауга җавап алып тормастан, ул мине һәм тагын ике малайны техникум директорына алып та китте. Әлеге хәлне директорга сөйләп, тәкъдимен әйтеп тә салды:
— Боларны, тәртип бозганнары өчен, техникумнан куарга кирәк!
Директор ашыкмады. Ул уку-укыту эшләре буенча урынбасарын чакырды һәм бу өч хулиганның, ягъни безнең, барлык документларны алып килүен сорады. Димәк, мәсьәлә куера. Тәрәзәдән мендәр ничек чыгып очкан булса, мин дә техникумнан чыгып очачакмын! Мин уйлар диңгезенә чумдым...
...Җиденче сыйныфны тәмамлагач, авылыбыздан (Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы) дүрт малай техникумга керү нияте белән Уфага юлландык. Геология-разведка техникумын көч-хәл белән таптык. Кабул итү комиссиясендә безне шактый игътибар белән тыңладылар, ләкин урысча вата-җимерә сөйләшүебезне күреп, документларыбызга күз дә салмадылар. Әйттеләр:
— Бездә конкурс бик зур, икенче уку йортын сайлагыз.
Төенчекләребезне алып, шәһәр буйлап атладык. Авиация техникумына тап булдык. Биредә безнең документлар белән танышуны беренче планга куйдылар, татарча (!) сөйләштеләр:
— Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез.
Кабул итү имтиханнарын дүртебездән мин генә уңышлы тапшырган булып чыктым. Өч авылдашым кайтып китәргә дучар иде. Алар миңа да документларны алырга һәм укуны урта мәктәптә дәвам итәргә тәкъдим итте. Ләкин мин аларны тыңламадым.
...Ә хәзер куылып, авылга кайтаммы? Гарьлеге ни тора.
Ул арада директор урынбасары да пәйда булды.
— Куарга, Алексей Иванович! Үзегез беләсез, конкурстан үтә алмаган абитуриентлар әле булса өметләнеп йөри. Аларының бер өстенлеге дә бар: шәһәрнекеләр, димәк, яшәр урыннары бар, стипендия түләмәсәк тә укый алачаклар.
Директор янә ашыкмады, өчебезнең дә кабул итү имтиханнары йомгаклары һәм башланып кына торучы уку елы барышындагы мәгълүматлар белән танышты.
— Кайсыгыз Карамов?
— Мин.
— Яхшы! Хәтта бик яхшы укучы икәнсең. Тик гомум яшәү кагыйдәләрен үтәргә дә өйрәнергә туры килер. Ә Даутов белән Венедиктовка килгәндә, сезгә мендәр атышырга түгел, күбрәк китапханәдә утыру мәслихәт булыр. Мин сезгә унбиш көн бирәм: төзәлегез һәм Карамов кебек гел “бишле”гә укыгыз. Ә мендәр кайсыгызныкы?
Бу сорауга мин үзем җавап бирергә дигән идем, әмма комендант өлгерде:
— Карамовныкы.
— Бик яхшы. Киләчәктә дә гел “бишле” билгеләренә генә укып, ошбу мендәреңдә тәмле төшләр күрергә язсын сиңа, — дип, директор мендәрне минем кулга тоттырды.
Аның фатыйхасы белән мин техникумны кызыл дипломга тәмамладым. Моторлар эшләү заводында эшли башладым. Кичен авиация институтының двигательләр факультетын тәмамладым. Алай гына да түгел, Совет Армиясе сафларында да өч ел хезмәт итеп кайттым. Сүз дә юк, авиация батальонында. Анда да инженерлар кирәк.
Бервакыт мине заводның Гыйльми-тикшеренү институты филиалы директорына чакырттылар. Бардым. Кабул итү бүлмәсенә кергәч тә директор ишегендәге исем-шәрифләренә игътибар иттем: Ковалев Алексей Иванович. Бәй, техникумдагы директор булып чыга түгелме соң? Ул арада ишек ачылды, ә аннан мине бәладән коткаручым чыгып килә.
— Үтегез, Карамович! — дип, мине кочаклап ук алды. — Бу очрашуга, табышуга мин бик шат.
— Мин дә.
Үзәге Мәскәүдә булган Гыйльми-тикшеренү институты филиалы заводның нигезен тәшкил итә. Алексей Иванович бирегә тәгаенләнеп эшкә килгәч, инженерлар составы белән ныклап таныша һәм зур исемлектә минем фамилиягә юлыга. Кемлегем, ниндирәк дәрәҗәдәге конструктор булуым белән кызыксына. Шул кызыксыну нәтиҗәсе буларак, менә мин аның бүлмәсендә. Филиалның яңа директоры эшне инженер кадрлар сайлаудан башлаган икән. Мине дә үзләренә чакырды. Әлеге урыным канәгатьләнерлек булса да, филиалның да шушы ук завод биләмәсендә булуын уйлап, элекке укытучының тәкъдимен зур ризалык белән кабул иттем. Матур гына эшләп киттем, хәтта Мәскәүгә командировкаларына мине дә ала башлады.
Менә без башкалада еллык хисап тотарга чираттагы сәяхәттәбез. СССРның безнең системада эшләүче барлык филиалларыннан да киләләр бу киңәшмәгә. Тик бу юлы кайбер сәбәпләр аркасында киңәшмә залына бик соңлап килеп җиттек. Институт директоры булып СССР авиация сәнәгате министры урынбасары эшли башлаган иде. Ишектән керүебез булды, президиум өстәле артында җәелеп утырган директор:
— Уфа, Уфа, нинди тәртипсезлек бу! — дип җикеренә дә башлады. Аннары секретарена: Бар, Ковалевны эштән бушату турында приказ әзерлә, — дип әмер бирде. Янә безгә карап: — Залдан чыгып китегез! — дип җан ачуына акырды.
Коридорда бер-беребезгә сүзсез генә карашып тордык та кунакханәгә юлланырга булдык.
Ярый әле кунакханәгә хәбәр биреп өлгермәгәннәр, безгә тәгаенләнгән бүлмә безне көтеп тора иде. Урнаштык. Бераз хәл алгач, Алексей Иванович ГАИга китте. Аэропорттан институтка килгәндә юл-транспорт фаҗигасенә юлыккан идек. Шул аркада киңәшмәгә дә соңга калдык. Миңа нишләргә? Уйлап-уйлап тордым да киңәшмә тәмамлануга институтка барырга дигән карарга килдем. Вазыйфам бәләкәй булса да (әйдәүче конструктор), беткән баш беткән, дип, директорны күреп сөйләшмәкче иттем. Юлдагы хәлне сөйләп аңлатырга тырышырмын. Бәлки, тыңлар, аңлар.
Киңәшмә кичке сәгать алты туларак тәмамланды. Батырчылык итеп, коридорда ук директорның каршына барып бастым һәм мине кабул итүен сорадым. Уфадан икәнлегемне белгәч, ул мине үзе белән ияртеп алып китте.
— Ә Ковалев кайда?
— Мин Сезгә шул хакта сөйләргә җыенам да инде. Эш менә ничек: аэропорттан безне каршы алырга сезнең гараж машинасы килде. Рәхмәт! Тик ярты юлга җиткәндә авариягә юлыктык. Сезнең шоферның бер гаебе дә юк. ГАИ хезмәткәре акт төзеде, гаепле шофер күрелгән зыянны каплатачак. Бүген үк. Тик сезнең шофер бу турыда, ягъни авария турында, безнең директор белмәсен иде, ди. Алексей Иванович әле ГАИга китте. Сөйләшеп килешенгәнчә, ике шофер да шунда барып, килешүнең үтәлүенә кул куярга, ә Алексей Иванович шаһит сыйфатында катнашырга тиеш. Барысы да хәл ителсә, озакламый кайтып та җитәрләр инде. Тик Сез дөрес аңлагыз: киңәшмәгә соңга калуыбыз безнең гаеп белән түгел иде.
— Авария дисез инде, ә? — дип телгә килде институт директоры. — Аңлашыла. Минем шофер Васяның гаебе юк дисез инде, ә? Булмаска тиеш, мин бит аны үзем белән министрлыктан ияртеп алып килдем. Иң абруйлы кунакларга гына аны йөртәм. Димәк, авария, димәк, минем Вася гаепле түгел, димәк, Алексей Иванович та...
Шулвакыт ишектә секретарь кыз күренде һәм эшлекле кыяфәт белән хуҗасына кәгазьләр сузды.
— Кадрлар бүлеге мөдире белән Ковалевны эшеннән бушату турындагы фәрманны әзерләп бетердек, Сезнең имза салуыгыз гына кирәк, — диде ул.
Хуҗа кәгазьләргә күз сирпеп алды да, аларны ертып, идәнгә ыргытты.
— Нәрсәсе ошамады? — дип сораша гына башлаган иде секретарь, директор аңа кулы белән ишарәләп, чыгып китәргә боерды. Аннары, урыныннан торып, гараж як тәрәзәдән тышка күз салды. Миңа таба борылып:
— Кайттылар, — дип, хәбәр салды. — Бик вакытлы!
...Менә бит дөнья ничек. Заманында, 1951 елда, авиатехникум директоры Алексей Иванович без өчәүне уку йортыннан куылудан коткарып калган иде, утыз елдан соң мин аны ялган бәладән аклый алдым. Филиалда директор булып ул хаклы ялга киткәнче намус белән эшләде. Мәскәү маҗарасын ул минекеннән, ягъни Уфа техникумындагыдан, хәвефлерәк иде, дип әйтә торган иде. Ә мин: “Алексей Иванович, исәп: бергә — бер, гомергә шулай калсын”, — дип, йомгакладым.
Арытаба хезмәт юлымны Көнбатыш Себер биләмәләрендәге авиация заводларында инспектор сыйфатында дәвам иттем.
Риза Карамов, Төмән шәһәре.