+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 апрель 2015, 22:40

Сукыр мәхәббәт

Аның чын асылы Сәфәргалинең хатыны сукырайгач ачыла. Бер килгәч, бәла килә бит ул, бер-бер артлы тезелеп килә. “Әзер­сең­ме каршы алырга? Көчең бармы каршы торырга? Мөмкинме керергә?” — дип сорап тормый.

Алтмыш яшенә җиткән Мәрьям дә, менә шулай зар булып, сукыр утырырмын, дип уйламаган иде. Башта бер күзен яры каплады, аннары икенчесен. Якты дөнья белән хатын арасына аксыл, челтәрле пәрдә эленде. Күзле чагында сокландырып үзенә тартып торган кояш нурларын Мәрьям тарала белмәс куе томан аша гына шәйләде. Түбә кыегы астыннан шаян тамчыларның сикерешеп уйнаганын карап торырга яраткан Мәрьям яңгырны да учлары белән генә тойды. Алмагачлар чәчәк атканда шау чәчәк­кә күмелгән матурлыкны үз күзләре белән күрә алмаганга аның йөрәге өзгәләнде. Бөтен дөнья, бар җиһан ак томан артына посты. Хастаханәгә барып дару яздырып алса да, күзләренә салган тамчыларның әллә ни файдасы булмады. Күзлек тә ярдәм итмәде. Көннән-көн дөнья Мәрьямнән ерагая барды.
Язмыш, бу сынау гына җитмәде әле, дип уйлады, булса кирәк. Мәрьям­нең гомер иткән ире Сәфәргали сукыр хатынын ташлап китте һәм, күрше авыл­га барып, бер хатынга йортка керде. Бергә үткән гомер дәверендә төрле чаклары булса да, Мәрьям иреннән моны көтмәгән иде. “Ирләргә таянганчы, Иделгә таян” сүзләренең ачы мәгънәсе көтмәгәндә үзенә килеп кагылды. Беләкләрдән көч саркып торган, яшь, таза чакта ничек тә гомер үтә. Менә вакыт дигәнең, күздән яздырып, биек диварга терәп киткәч ялгызыңа бик авыр икән шул. Мәрьямнең исенә әнисенең сүзләре төште: “Тазалыгыңны сакла, балам. Сәламәт булмасаң, беркемгә дә кирәк булмассың!” Авылда, мал-туар тотып, бригадта эшләп, ике бала үстереп гомере үткән хатынга кайда инде ул тазалыгын саклау? Иренең артыннан калышмыйча, киң селтәп, печән чапты. Кышларын, билдән кар ерып, урманда агач екты. Сәфәргали кушканны көтеп тормады, ул берәр эш башласа, килеп ярдәмгә тотынды. Өч тиенлек хезмәт хакы өчен үзен аямыйча колхоз эшенә йөрде. Язларын амбарда ашлык агулаганда, үзе, ике тап­кыр агуланып, чак исән калды. Олыгая барган хатын, буыннары сызланса да, күздән язармын дип һич кенә дә башына китермәгән иде. Иң авыры – гомер иткән парыңның шундый авыр мизгелдә, берни аңлатмый­ча, ташлап чыгып китүе иде.
Кы­зы Әлфисә, шәһәргә алып китеп, әнисен табибларга күрсәтте. Күзләрен төрле яклап тикшереп караганнан соң Мәрьямгә табиблар аңа ике күзенә дә операция ясарга тәкъдим иттеләр. Күзләрен каплаган ярыны кисеп алмыйча башкача мөмкин түгеллеген аңлаган хатын, әлбәттә, риза иде. Аның да, кеше кулына калып түгел, ә элеккечә якты дөньяга сөенеп яшисе килә. Тик менә заманалар үзгәреп китүе генә җанны кыя шул. Сәла­мәтлек тә хәзер акчага сатыла. Операцияне түләүсез ясарга дисәң, шактый гына вакыт көтәргә кирәк. Күпме көтәргә икәнлеге дә билгеле түгел. Фәлән кадәр акча чыгарып бирсәң, бүген үк салалар хастаханәгә. Мә­рьям­нең кипкән яшьләре яңагыннан таммады, ә бәгырен көйдереп, йөрәгенә тамды. Гомере буена эшләп тә, сәламәтлеге какшагач төзәтергә акчасы юк иде аның. Ире Сәфәргали үз исеменә язылган “маяларын” алып чыгып китте. Ике бала үстереп яткан кызы Әлфисә тиенен тиенгә ялгап яши. Үз гаиләсен туйдырып, таңнан таңга кадәр эшләгән улы Нурны да борчыйсы килми. Юк-бар пенсиясен кысыштырып, кайчан җыя әле ул акча? Шулай ялгызы сукыр килеш калырмы икәнни Мәрьям? Болай яшәү­нең ни шатлыгы бар?
Шәһәрдән Мәрьям бик төшенке кәеф белән кайтты. Ике ел күрмәгән күзләре өй эчен бик аз гына шәйләсә дә, хатын күбесенчә куллары белән “күрә”, аяклары белән тоя. Тимер караваты янында гына өстәл тора. Анда җиңел табар өчен һәр нәрсә үз урынында. Өстәлдән ике-өч адымда гына зур мич. Кертелгән утының булса, мич кабызып җибәрү дә кыен түгел. Өй эчендә капшана-капшана йөргән Мәрьям һәр нәрсәнең урынын белә. Менә монда өсте капланган су чиләк­ләре тора. Менә монда табак-савыт... Су бетсә, аяклары күргән бер маршрут белән Мәрьям ишек алдындагы коега суга чыга. Мунча ягып керүе генә әзрәк кыенрак. Шулай да, рәхимле күршеләре ташламый, үз­ләре мунча якканда чакыра. Кызы Әлфисә, шәһәр­гә төяп алып китеп, керләрен юып кайтара. Кызы кыш чыгарга үзенә чакырса да, Мәрьям ризалашмады. Ни дисәң дә үз йортың – үз йортың инде.
Төннәрен Мәрьямне йокы алмады. Бер яктан күзсез калып тилмереп утыруы җанын өтсә, икенче яктан иренең шундый кара йөрәкле булып чыгуы ярасына тоз сипте. Сәфәр­га­лине гомерлек терәк дип санарга тырышуы да үзен алдавы гына икән­леген электән үк яхшы аңлый иде Мәрьям. Гомере буена ул иренең кайчан да булса чыгып китәсен эчтән генә көтеп яшәде. Яшьлек мәхәббәте Хәмдүнәне оныта алмаган иренә бер яктан рәнҗесә, икенче яктан аны кызганды. Иреннән аерылган Хәмдүнә белән ачыктан-ачык йөрмәсә дә, “яхшы кешеләр” Сәфәргали белән бу дәртле хатын турында Мәрьямгә ишеттерә тордылар. Менә инде Сәфәргали, гомер иткән хатынын ташлап, сөяр­кәсенә бөтен­ләйгә китеп барды. Нигә ул яшьрәк чагында китмәгән? Нигә Мәрьямнең шушы авыр хәлгә калуын көткән?
Ә бит кайчандыр Сәфәргали, үзен хәрби хезмәттән көтмичә тормышка чыккан Хәмдүнәгә үч итеп диярлек, тиз арада Мәрьямгә өйләнгән иде. Булдымы мәхәббәт ир белән хатын арасында? Яши-яши ике күңел бер-берсенә тартылды да кебек. Җигелеп, бергә дөнья йөген тарттылар. Сөеп-яратып ике бала үстерделәр. Сәфәр­гали ничектер, ә Мәрьям өчен ире гомере буена бердәнбер таяныч-терәк булды. Аңардан башкага хатын керфек күтәреп тә карамады. “Ерактагы кояш ныграк җылыта” – Сәфәргали генә Хәмдүнәсен оныта алмады кебек. Шулай булмаса, олыгайган көнендә акылын югалтып, халыктан, балаларыннан оялмыйча, үз йортыннан чыгып китмәс иде.
“Җаны теләгән – елан ите ашаган”. Теләгәч, яшәп карасын әйдә... Тик сирәк-мирәк кунакка кереп чыгу белән бергә яшәү бер түгел шул. Һәркемнең үз холкы, үз кимчелеге, үз өстенлеге дигәндәй... Олы яшьтә беркемне дә үзгәртеп, үзеңә буйсындырып булмый. Яшәп карасын йортка кереп. “Йортка керү – утка керү” димәс иде халык. Үз йортында Сәфәргали, кечкенә булса да, патша иде. Хуҗа иде. Утыз елдан артык бергә яшәгән хатыны кирәк чагында телен тыя белде. Кирәк чагында турысын әйтә белде. Ирен бер күз карашыннан аңлады. Ә Хәмдүнә – ул икенче. Назга, бәлки, бик юмарт булса да, ул Сәфәргалинең холык-кылыгын белми. Алар ачысын да, төчесен дә бергә-бергә үтмәгәннәр. Киресенчә, икесе дә татлыны гына эзләделәр кебек... Ә тормыш татлыдан гына тормый шул...
Ходай шундый сынау җибәргән икән, нишлисең, яшәргә кирәк. Кайчак яшәү теләге югалса да, яшәргә кирәк. Мәрьям шулай да өметен югалтмаска тырышты. Дөньяны, кайчандыр күреп туймаганча ачык итеп, күз алдына китерде. Әйе, шундый сагынды Мә­рьям якты, нурлы җиһанны. Яшел печәнлекләрне, тук башаклы басулар­ны, зәңгәр күкне, салават күперен шун­дый сагынды. Бураннар өеп киткән биек тау көртләрен сагынды. Балаларының, оныкларының йөзен сагынды... Сәфәргалине сагынды...
8 Март бәйрәменә гаиләләре белән кызын-улын көткән Мәрьям капшана-капшана камыр куйды. Камыр исе дә чыкмагач, нинди бәйрәм була ул? Ни дисәң дә, ул ятакка берегеп ятмый. Куллары тыңлаша. Аяклары йөреп тора. Күзләре дә якты белән караңгыны шәйли. Мәрьям, чоланга чыгып, кирәк-ярагын барлаганда, болдырдан атлап менгән тавышны ишетеп, тынып калды. Астагы шыгырдык идән тактасына берәү шундый таныш итеп басты. Салмак кына, җай гына... Шыгыр-шыгыр... Бу бит Сәфәр­га­ли адымнары!.. Ул гына шулай баса... Адымнар чолан яныннан әкрен генә атлап өйгә үттеләр. Мә­рьям, бер тын хәрәкәтсез торды да, кулларын алга сузып, йортка керде. Тәрәзә яктысында күренер-күренмәс кенә шәүлә төсмерләнә иде. Шундый таныш, шундый якын шәүлә... Ул Мә­рьямгә якынлашты. Мәрьям иренең каты учларындагы сөялләрне таныды: “Сәфәргали?..” Ире дәшмәде, тик хатынының яулык астыннан чыккан ак чәчләрен бармаклары белән тыгыштырып куйды. Бер мизгелдән Мәрьямне Сәфәргалинең көчле куллары үзенә тарттылар һәм ул аның кочагында бәләкәй бала сыман югалып калды: “Мәрьям!” Яшьләрен яшермәгән Сәфәргали ачынып әллә хатынына, әллә үзенә сөйләде: “Мәрьям! Кичер мине булдыра алсаң! Синнән башка хатыным юк икәнлеген аңлау өчен синсез яшәп карарга кирәк булган икән... Нинди булсаң да, сукыр-чукрак булсаң да, синнән башка миңа беркем дә кирәкми! Ә анда миңа тормыш юк... Сукыр булган ул мәхәб­бәт. Син түгел, мин сукыр булганмын... Сине күрә белмәгәнмен... Кичер мине!”
Бәйрәмнәр үтеп, йөрәкләренә бераз тынычлык кайткач, Мәрьям, хаста­ханәгә барып, ире алып кайткан акчага башта беренче күзенә операция ясатты. Бераздан уллары Нур күрсәткән ярдәм белән Мәрьямнең икенче күзе дә ачылды.
Читайте нас: