— Салават әфәнде, кинәт кенә, җитди эшегездән баш тартып, иҗат дәрьясына чумгансыз. Бу адымга Сезне нәрсә этәрде?
— Барысын да аңлатып бирер өчен, кыскача биографиямне сөйләп үтим әле. Мин Иглин районының Красный Восход авылында дөньяга килгәнмен. Әтием мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә — директор, ә әнием шунда ук рәсем укытучысы иде. Алар икесе дә һөнәрләре буенча рәссам, бүгенге көндә хаклы ялдалар. Сәнгатькә мәхәббәт миңа алардан күчкән. Кызганычка каршы, мәктәп тәмамлаганнан соң, сәнгать-графика факультетына имтиханнарны уңышсыз тапшырдым. Кәефем төшеп, башка өлкәдә белем алырга булдым, нәтиҗәдә, хокук белгече дипломы алдым.
Узган ел ахырында гына иҗатка тотындым һәм быелдан гына җитди картиналар өстендә эшлим. Моңа нәрсә сәбәпче булды? Гаиләм белән сыйныфташыма кунакка бардык. Күптән күрешмәгәч, ул тәүдә минем кайда эшләвем белән кызыксынды. Рәсем белән шөгыльләнмәвемне ишеткәч, ул шаккатты. “Ничек инде? Син бит тумыштан рәссам! Сыйныфташлар белән синең талантыңа һәрчак соклана идек”, — диде ул.
Мин уйландым. Өйгә кайттым да, каләм белән кәгазь алып, шундук рәсем ясарга тотындым. Икенче көнне кибеттән буяулар сатып алдым. Эшне импрессионизм, постимпрессионизм юнәлешендә башладым.
Беркөнне күзем шырпы кабына төште: ул шулкадәр төссез һәм ямьсез иде. Элегрәк, Совет чорында анда һәрвакыт билгеле шәхеснең портреты, һәйкәлләр, табигать рәсеме урын ала иде. Матур каплар коллекциясен дә җыя идек әле. Шулвакыт: “Ник шырпы кабын бизәмәскә?” — дигән уй килде. Тәүдә Ван Гог портретын ясадым. Кызып китеп, көн эчендә берничә шырпы кабын матурладым. Ә арытаба көнбагыш, кабак төше, хәтта дөге ярмасына рәсем ясап карадым.
— Бу кадәр вак, нечкә эш белән шөгыльләнү күпме вакытыгызны ала?
— Каләм графитындагы скульптураларга якынча 5-6 сәгать кирәк. Ике көн утырган чаклар да була. Вак детальләр белән эшләгәч, күз тиз арый, шуңа күрә вакытында ял да таләп ителә.
— Иҗат кешесеннән илһамны каян аласыз дип сорамый калып булмый?
— Төрлечә. Яңа фильм, картиналар карау, җыр тыңлау да яңа эшләргә этәргеч була ала. Каләм очына сыннар ясауга заманча персонажлар, мультфильм геройлары илһамландыра.
— Киләчәккә планнарыгыз нинди?
— Каләм графиты белән эшне камилләштереп дәвам итәргә иде. Шырпы кабындагы рәсемнәр аеруча популяр, алар өстендә җитди эшләргә җыенам. Хыялда йөргән уй — инсталляция эшләп карау, аңа да вакыт бүләчәкмен.
Балаларымны үстерү, кеше итү дә, әлбәттә, планнарыма керә. Өч балам да рәсемгә оста. Бу өлкәдә уңыш казаначакларына, мине дә узып китәчәкләренә ышанам.
— Яраткан шөгылегез рухи азык булудан тыш, матди байлык чыганагымы?
— Әйе, эшләремне сатып алучылар тулысынча чит ил кешеләре дисәм, ялгышмам. Һәрдаим кызыксынып, күңеленә хуш килгән эшләрне сатып алалар, заказ бирәләр. Әлбәттә, төп керемне интернет-кибет бирә. Аллаһка шөкер, эшләрем киштәдә тузанланып ятмый.
Эшләремне тәкъдим итү өчен, аларга фотосессия эшләргә кирәк. Вак эшләрне төшерер өчен махсус макрообъектив кулланам. Киләчәктә күргәзмә оештырырга исәп бар, әлегә эшләремнең фотосурәтен социаль челтәргә кую белән чикләнәм. Иҗатыма битараф булмаганнар өчен эш барышын видеотасмага төшерәм, аларны яратып карыйлар. Миңа калса, мондый вак эшнең ничек башкарылуы күпләрне кызыксындыра.
— Сезнеңчә иҗат кешесенең тормыш кредосы нинди булырга тиеш?
— Эшем сатылыр микән, нинди хакка, дигән уй бөтенләй башта булырга тиеш түгел. Бөтен игътибар башкарыласы эшкә юнәлтелергә тиеш. Кыскасы, күңел биреп, эшләргә дә эшләргә кирәк!