+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 Май 2015, 22:01

Булмастайны сөйләмә!..

Әнкәй гайбәт сөйләүченең авызын яба белә иде. Гомумән, мин гомерем буе гади авыл кешесенең искиткеч тирән мәгънәле һәм югары мәдәниятле булуына, инсафлылыгына, итагать­лелегенә табындым. Әнкәй кебек үк бар грамотасы хә­реф танудан артмаган авыл­дашларымның һәр сүзен күңелемә сеңдерергә, шулардан фәһем алырга тырыштым.

Быел үзенең 90 еллыгын билгеләячәк 30 йортлык авылыбыз тарихында мин беренче булып югары уку йортының көндезге бү­леген­дә белем алган кеше, әмма “гыйлемсез” авылдашларымнан әле булса тормыш сабаклары алудан туктаганым юк. Тел байлыгын гына алыйк. Халыкта ул төпсез коега тиң. Безнең кыска тарихлы бәлә­кәй авылыбызда моңар­чы бер генә зират булды — яңасын авылның икенче башында былтыр гына ясап куйдык. Гүр иясе булган кеше турында халык “бакыйлыкка күчте” дигән китапча сүзләр кулланмады, әмма күңелгә авыр булган “үлде”не дә әйтмәде. Бездә мәрхүмнәр турында сүз чыкканда, “Ул — Галимә түти артында” диделәр, чөнки иске зиратыбызга юл Галимә әбинең йорты кырыннан, чокырдан үтә иде һәм зират та аның бәрәңге бакчасы артында гына иде. Яңасына быел кыш беренче авылдашыбызны — Мәликә апаны җирләдек. Билгеле, без хәзер “Галимә түти артына” түгел, “Мәликә апа янына” барачакбыз. Әйткән­дәй, әлеге шул Мәликә апабызны җир куенына салган чакта гына да ике фәһемле сүз колакка кереп калды. Читтән чакырылган мулла яңа зиратка хатын-кыз җир­ләнүен өнәмичә, “Вашшы-ты, яңа зиратны ир-аттан башлау дөресрәк була!” — дип, үзен­чә, халыкны өйрәт­мәкче итте.
— Безнең Мәликә апабыз берүзе биш иргә тора иде шәп чакларында! — дип олырак ир-егетләр “чират бозган мәеткә” тел тидертмәде.

Алдау көнен билгеләү хәзер дөрес тә түгелдер, чөнки безне бер генә көн түгел, ел әйләнәсенә алдыйлар, көпә-көндез талыйлар да.


Шунда ук зиратка соң­лабрак килгән бер егетебез дус-ишләренә күрешергә дип кулын сузды.
— Зиратта кул биреш­миләр! — дип, арада аның сузган кулын алмаган кеше булды.
— И, энем, зиратта кул би­реп күрешү ниндирәк гө­наһтыр — анысын төгәл генә әйтәлмим, әмма ир-егетнең үзенә күрешергә дип сузылган кулны алмавыннан да ямьсезрәк күренеш юк, башкача алай итеп кешенең йөзен ертмаска тырыш! — Бер олы яшьтәге авылдашыбыз белдекле мулланы да уздырырга тырышкан егете­безгә шундыйрак сабак бирде.
Дөнья бу — институтларда да алып булмый торган гыйлемнәре дә бик күп шул аның.
Бу язмага тотынырга ми­ңа Алдау көне сәбәпче булды. 1 апрель кичендә яшьлек дустым шалтыратты:
— Уфадагы сабакташларыбызны шаярттым әле – безнең дус яшь кәләш алды бит дип алдадым тегеләрне, — дип көлә бу.
Сүзе үзем турында булгач, башта мондый тозсызлыктан аптырабрак калдым – ни әйтергә белми тордым. Бездә халык “Булмастайны чын булса да сөйләмиләр!” ди торган иде. Бераз һуш җыйгач, дустыма шул әй­темне җиткердем — башка кешенең шәхси тормышына кагылып шаярту, өстәвенә, булмаганны (хәтта алдау көнендә дә!) сөйләү урынсыз булуын әйттем. Билгеле, шаян дустым бик уңайсыз­ланды һәм шундук гафу үтенергә тотынды. Тик, кем әйтмешли, йорт утырып янганнан соң янгын машина­сының кирәге калмый шул инде.
Шәхсән мин итагатьле авылдашларымның кемнедер күңеленә авыр алырлык шаяртуын, алдау көнендә яман итеп алдашуын хәтер­ләмим. Иң каты алдашу — мунча ягалмаган әбиләрне салкын мунчага чакырудан артмас иде. Анда да алданган карчыкны мунчасы ягылмаган йортта зур кунак итеп каршыларлар, алданганы өчен гафу үтенеп, чәйләр эчереп, күчтәнәчләр тутырып, алдагы мунчага чакырып, озатырлар иде.
Алдау көне галәмәтлә­рен искә алуым очраклы түгел. Хәзер ул көнне билгеләү дөрес тә түгелдер, чөнки безне бер генә көн түгел, ел әйләнәсенә алдыйлар һәм күп очракта көпә-көндез талыйлар да. Алдакчылар, аферистлар белән дөнья тулды — безнең борын-борыннан изге саналган 1 апрелебез бүген үзенең бар мәгънәсен югалтты. Яңарак бер пенсионер апабыз Уфада гади генә операция ясатып кайтты. “Апа, опера­цияң түләүле — ун мең бир!” дип, соңгы акчасын каерып алганнар мескен­нең. Ә ул аена алты мең пенсия ала — аның өчен ун мең сум бик зур акча.
Операциясен тел тидергесез ясаган булсалар бер хәл иде әле — акча даулап алып та, дәвасын җиренә җиткермәгәннәр. Авыл хатыны өстәмә чыгымнар белән тагын бер айдан артык район дәваханәсенә йөреде.
Менә шундыйрак алдаулар безнең тормышыбызда адым саен булып торганда 1 апрелең дә кирәкми шул.
...Хәер, гадел җанлы әнкәебезнең бу очракка да үз сүзе бар иде — кеше күз яше ерак җибәрми, ди торган иде мәрхүмәкәебез. Алдакчылар көне елга сузылган бер заманда безгә бары тик шундый гадел­леккә ышанырга һәм шулай дип юанырга гына кала.
Читайте нас: