+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 Май 2015, 21:28

Ферма дуңгызының кабан егете белән гыйшкы

Әлеге мәхәббәт тарихы тәүгесенең әҗәле белән тәмамланды.Узган гасырның җитмешенче елларында безнең Жданов исемендәге колхозның 100-150шәр гектарлык басуында бәрәңге, чөгендер культуралары игелә иде. Әлбәттә, аларны үстерү өчен никадәр көч салырга кирәклеген шул җирдә казынучы авыл агай-апалары үзләре генә һәм бер Ходай гына белгәндер! Мәгълүм ки, колхозлар аягында нык басып торган заманнарда авылда мал-туар да күпләп асралды.

Хәтерегездә булса, элек яз айлары җитүгә мал-туарны фермалардан җәйге лагерьга чыгарып иркендә йөртәләр дә көзгелектә кабат таш биналарга ябып куялар иде. Шулай бер елны колхозның бер буаз дуңгызы көтүдән аерылып калып, лагерь кырындагы урманда балалаган да, җәй буена качкынлыкта йөреп, кыргыйланып, кешеләргә ташлана башлаган. Шул хәбәр халык арасында таралгач, чираттагы бер идарә җыелышында ферма мөдире Мөдәрис абый Гыйльфанов: “Җиләк җыярга чыккан бала-чага белән хатын-кызларга ташлана башлаган икән инде, ул дуңгызга карата кичекмәстән берәр төрле чарасын күрергә кирәк!” – дигән сүзне кузгаткан икән, имеш. Шундый күрсәтмә бирелү белән авыл ирләре кичекмәстән “тишек борынны” эзәрлекли башлады...
Урман буенда колхозның 30-40 гектар бәрәңге басуы бар. Гадәттә, уңышны җыю тәмамлангач, берничә урында тракторлар белән чокыр казып, орлыклык бәрәңгене саклауга салып куялар иде. Кыш башында Мөдәрис абый басудагы запасларны карарга килгәч, шунда бер дуңгызның ятканын шәйләп ала да бу хакта тиз генә хуҗалык рәисе Венер Локмановка җиткерә. Нәтиҗәдә, дуңгызны миңа атып алырга куштылар. Техника хәвефсезлеге инженеры булып эшләп йөргән чагым иде. Үземнең генә кыюлыгым җитмәгәч, милиция участковые Вахит Гыймалтдиновны үгетләргә бардым. Ул шундук ризалашты. Мин, теге“тишек борынны” мылтык белән генә җиңә алачагыма шикләнеп, пычак белән дә коралландым.
Ниһаять, без юлда! Дөресрәге, алдан – шактый еллар бергә гомер сөргән “Лайка” кушаматлы этем бара, ә аның артыннан атка атланып Вахит дустым белән мин кузгалдык.
Ярты сәгатьләп барып, дуңгыз яшеренеп яткан чокырга йөз метр тирәсе калгач, Вахит: “Бу маллар белән өстенә бассак, ул нәстәнең өркеп куюы бар!” – дигәч, атларны басу читендәге киртәлеккә бәйләп куйдык та, ул чокырның – сул, ә мин уң ягыннан җай гына атлый башладык.
Менә ул бөтен халыкның котын алган хайванның яшеренеп яткан урыны! Шулчак сызгырып җибәрүем булды, алдымнан биш метр арадан гына теге дуңгыз атылып килеп тә чыкты! Аннан, кайдан һәм нинди көч-кыюлык өстәлгәндер, куш көбәкле мылтыкны да “эшкә куштым”. Һәм бер ядрә хайванкайның колак тирәсенә барып та тиде. Ул авыртынуга түзә алмыйча, әйләнеп-тулганып торды да, бөтен гәүдәсе белән җиргә сузылып төшеп, тынып калды. Тәүдә шөрләбрәк тордым да, аннан җайлап кына янына килдем. Һәм күрәм: чынлап торып җан тәслим кылган... Хәтта баш мие чәчрәп чыккан!
Шулчак һич тә көтмәгәндә кемдер тез астыма китереп бәрмәсенме! Өч-дүрт метрга мәтәлгәнемне беләм, ә калган вакыйгалар истән чыгып очкан. Кыскасы, һушымны җыйгач башымны күтәреп карасам, янәшәмдә кабан дуңгызы көдрәеп басып тора, әй генәм! Аның сөмсез, кан баскан күзләре белән авыз-борыны кырыеннан чыгып торган бишәр сантиметрлы казык тешләрен якыннан күргәч ничек шыр җибәрүемне белсәгез икән! Тәүдә: “Һи, какча гәүдәле, җиргә тубыкланган бу бәндәне ботарлау миңа берни дә тормаячак!” – диебрәк уйлады булса кирәк, ул мине кар өстеннән уйнаткан кебек җиңелчә генә этеп барган булды. Һәм бер арада сөңге кебек тешләре белән тунымның изүеннән эләктереп алып, тотынмасынмы бу мине селеккәләргә?! Үткен тешләре тәнемә батып керә башлау белән йөзтүбән капланырга өлгермәсәм, шундук йөз-кыяфәтемне ботарлап ташлаячак иде. Әллә минем унты кунычындагы пычакка үрелгәнемне шәйләп калып, әллә бүтән сәбәпле, кинәт кенә казык тешләре белән аркама сызып җибәрмәсенме! Күн туным буйдан-буйга чыжлап ярыла башлагач, түзмичә: “Котыла алмам, әҗәлем җиткәндер, ахры”, – дип, үзем өчен генә укынган да булдым. Хәтта мине яклашмакчы булып бугазына ябышкан этемне дә ике-өч метр биеклеккә чөеп кенә җибәрде, каһәрең! Эт яңа һөҗүмгә күчә башлагач, мылтыкка үрелергә тырышып караган идем, бәй, кулларымның хәле бөтенләй юк! Кинәт кенә колак төбемдә бер-бер артлы ату тавышлары яңгырагач, тыела алмыйча кычкырып җибәрдем. Соңыннан кабанны аударган кешенең Вахит дустым икәнлегенә төшенгәч, күзләремә яшь килде. Әгәр ул вакытында килеп җитмәгән булса, билләһи, җан тәслим кылган булыр идем.
Шул арада кабан дуңгызы үрле-кырлы килеп, чиный-чиный ешлыкка кереп сызды. Билдән кар булгач, үзебез дә аны эзәрлекләмәдек кайту ягына борылдык. Ерткыч кереп качкан урман яныннан узышлый карасак, ике-өч метр гына арада кан тамып барган да, сукмакның калган өлешендә тояк эзләре генә ярылып ята! Кыскасы, күпме атсак та дуңгызыбыз үлмәгән!
Данлыклы колхозыбыз фермасында тәрбияләнүче дуңгызбикәнең җәй буе кабан егете белән дуслашып йөрүе ачыклангач, авылдашларым авызларын ябалмыйча торды. Бер хатынның: “Ул урман егетенең теге чучка балаларында да катнашы булмады микән?” – дип әйтеп куюы халыкны тәмам аптыратты. Хөрмәтле гәзит укучыларның да кайберәүләре эчтән генә: “Булмас димәгез, туганнар, дөнья бу!” – дип уйлап куйгандыр әле, шулаймы?

Борис МӘГЪСУМОВ.
Борай районы, Иске Бикмәт авылы.
Читайте нас: