+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 Май 2015, 21:48

Төрмәдә үткән гомер

Шамил Якуповның колониягә “эләгүенә” ферма мөдире сәбәпче була.Шундый кешеләр була — аларны күрү белән ирексездән авыз ерылып китә. Мин андый ике кешене беләм. Аларның берсе — “Кызыл таң”ның даими авторы, Дүртөйледә яшәүче көлке капчыгы Мулланур абый Тимерәев булса, икенчесе Уфада яшәүче Шамил Якупов.

— Шамил абый, мин сине хаклы ялга чыкканчы гомер буе төрмәдә эшләгән кеше дип беләм. Бу һөнәрне сайлавың ничек булды?

— Мин гади авыл малае. Чыгышым Чишмә районының Акманай авылыннан. Акманайны данлыклы Келәш авылыннан бүленеп чыгучылар нигезләгән. Авыл бәләкәй генә булса да, тавык һәм сыер фермалары бар иде. Гади авыл баласы кая китсен, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, фермага мал караучы булып урнаштым. Икетуган абыем ферма мөдире булып эшли иде. Минем эшемне ошатмый башлады бу. Имеш, савучы кызларга печәнне күп итеп бүләм. Мал азыгын сакчыл тотмыйм. Шуннан бу мине эштән куды. Фермадан чыгып, сәнәгемә сөялеп бераз уйланып тордым да, янәшәдәге агач электр баганасына алып томырдым. Ул шунда кадалып калды, мин, кадалып китегез, дип өйгә кайтып киттем.
Бер атна өйдән чыкмый яттым. Әти: “Үз тамагыңны да туйдыра алмый торган булдыксыз бала булдың”, — дип сүгә. Әни нишләргә җыенуым белән кызыксына. Мин уйланып йөргәннән соң Уфага китәргә уйлавымны әйттем. Әйтүе генә рәхәт, чөнки ул заманнарда авыл кешеләренә паспорт бирмиләр иде. Мин әнидән паспорт алышуда ярдәм сорап әтине үгетләвен үтендем. Бераздан әти “сынды”. Колхоз рәисе белән дустанә мөнәсәбәттә булуы сәбәпле, Уфага укырга китә дигән сылтау белән, паспорт алырга рөхсәт алды. Документларымны күтәреп, район үзәгенә — Чишмәгә киттем. Анда тиешле бүлмәгә барып керсәм, колхозда элек рәис булган кеше утыра. “Нишләп йөрисең монда! Бар авылыңа кайтып кит”, — ди. Укырга керергә җыенуым, мәгариф бүлегеннән дә рөхсәт булуын әйткәч, документларны алып калды. Шуннан Уфадагы “Гидравлика” заводында эшләдем. Өйләндем. Хәрби хезмәткә алдылар. Эчке гаскәрләрдә өч ел хезмәт иттем. Конвоир булдым.

— Димәк, прапорщик булуыңа хәрби хезмәт булышлык иткән?

— Хәрби хезмәттә кече сержант дәрәҗәсе бирделәр. Взвод командиры урынбасары булдым. Армиядән кайткач, берничә ай “Гидравлика”да эшләп йөрдем дә, үземнең хәрби хезмәткә тартылуымны аңладым. Баш­каланың Киров районы хәрби комиссариатына киттем. Анда теләсә кайда хезмәт итәргә әзер икәнлегемне аңлаткач, мине хезмәт итәргә чиратка куйдылар. Бераздан Уфадагы Аксаков-Достоевский урамнары чатындагы колониядә хезмәт итә башладым. 6520нче санлы хәрби бүлектә взвод командиры урынбасары, старшина, взвод командиры, каравыл хезмәте башлыгы булдым. 27 ел хезмәт итеп, өлкән прапорщик дәрәҗәсендә хаклы ялга чыктым.

— Прапорщиклар турында бик күп анекдотлар йөри. Алардан кимсен­мисеңме?

— Алар бит миңа багышлап чыгарылмаган. Кобзонның журналистларны “журналюга” дип атавыннан син дә кимсенмисеңдер дип беләм.

— Чүлдә ишәк һәм прапорщик очраша. Ишәк аннан: “Син кем?” — дип сорый. Прапорщик як-ягына карап ала да: “Мин — офицер, ә син кем?” — ди. Ишәк як-ягына карап ала да: “Син офицер булгач, мин ат булып чыгам инде”, — дип куя.

— Мин дә аларны күп беләм. Прапорщиклар үз кесәләрен кайгыртып йөрүчеләр дигән фикер таралган. Шул турыда бер мәзәк. Имеш, бер прапорщик гел урлашу ягын карый ди. Офицерлар солдатларга хәрби бүлектән чыкканда аны карап үткәрергә, бернәрсә дә алып чыгуына юл куймаска куша. Прапорщикның кул арбасына күзе төшеп йөргән чак була. Ул арбага чүп тутыра да, тикшерү аша чыгып китмәкче була. “Нишләп йөрисең?” — диләр. “Чүп түгәм”, — ди бу. Чыгарып җибәрәләр моны. Ул, бераз баргач, чүпне аудара да, арбаны өенә алып кайтып китә. Менә шулай, прапорщикларны гел генә аңгыра итеп күрсәткән түгел, акыллы һәм хәйләкәр булулары турында да мәзәкләр бар ул.

— Сезнең хәрби бүлек колонияне саклаган дип беләм.

— Әйе. Махсус полк бар иде. Ул елларда колониядә меңгә якын кеше утырды. Хәзер анда хәрби бүлек бетте. Колония дә тикшерү изоляторына әйләнде.

— Качучылар еш була идеме?

— Сирәк. Шулай берчак җир астыннан юл казып ике тоткын качты. Алар балчыкны кесәләренә тутырып, канализация аша агызган. Алтмыш метр араны чокып, чыгып качканнар. Аларны заводка килүче эш­челәр күргән. Ләкин тиз арада тотып булмады, бер атнадан кулга алдык. Бездә кем сакта тора, качучыны шул эзли торган тәртип бар иде. Шулай, минем дежур вакытта күрше Чи­ләбе өлкәсе кешесе качты. Эзләп авылларына киттем. Участок инспекторына әйттем. Ул аларга барып, абыйсыннан качкынны нык кына исертергә кушачагын әйтте. Төнлә без барганда качкыныбыз ләх исереп ята иде. Ул вакытларда милиция җәен мотоциклда, кыш атта йөри иде. Чанага салып район үзәгенә алып киттек. Аннан машина белән Уфага “туган төрмәсенә” алып кайттык. Качкан өчен, ким дигәндә, өч ел өстәлә.

— Киноларда төрмәдә “воры в законе”лар, паханнар турында күрсәтәләр.

— Бездә алар юк иде. “Вор в законе” дигәннәрен Златоустка озата идек. Тоткыннар арасында Эчке тәртип секциясе дигән төркем бар иде. Анда тоткыннар үзләре ул чактагы дружинниклар кебек тәртип сагында торды. Шуңа әле Салават төрмәсендәге кебек фетнәләр беркайчан да булмады.

— Хезмәт иткән елларда төрле хәлләр булгандыр...

— Тоткыннар арасында иң карты 75 яшьлек кеше иде. Төрле һөнәр осталары бар иде. Колониянең үз заводы эшләде. Анда хәтта тимер эретү цехы да бар иде. Тимер эретеп моторларга роторлар коя иделәр. “Ракета” тузан суырткычы, “Агыйдел” су насосы өчен моторлар җитештердек. Йорт җиһазлары җитештерү цехы эшләде. Кызыклы хәлләргә килгәндә, бер вакыйга хәтердә. Без иреккә чыгарга вакыты җитеп килгән тоткыннарны колониядән читкә алып чыгып та эшләтә идек. Шулай берчак агач тартмалар ясау цехына алып бардык. Болар аш пешергәннәр. Мине дә чакырып алдылар. Бик тәмле итеп пешергәннәр. Азактан: “Шамил абый, ник өрмисең?” — дип сорыйлар. Баксаң, болар эт суеп пешергәннәр икән.

— Кирәкләрен бирдеңме?

— Юк, эт ите файдалы бит. Мин алты-җиде яшьләрдә үпкә чире белән авырганмын. Табиблар үлә бу дип, хастаханәгә салмаганнар. Әти мине эт ите ашатып савыктырган. Бер данлыклы халык шагыйренең дә сугыштан соң эт ите ашап үпкәләрен дәвалавын беләм.

— Әгәр яңадан туу һәм һөнәр сайлау мөмкинлеге булса?

— Мин һич икеләнми шушы ук юлны сайлар идем.
Читайте нас: