+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 Май 2015, 21:52

Океан артында ниләр бар?

Америкада яшәүче милләттәшебез тормыш-көнкүреше белән таныштыра.Америка Кушма Штатлары... Кем өчендер бу дәүләт – Җир шары өстеннән атом “йодрыгы” белән кизәнеп утыручы, һәр илдә үз тәртибен урнаштырырга тырышучы “дөнья жандармы”, икенчеләр өчен – ватандашларының мәнфәгатьләрен, имин тормышын барлык кыйммәтләрдән да югарырак куйган бәхет-сәгадәт иле... Һәркемнең үзе ачкан Америкасы бар, кыскасы.“Татар, тотып карамыйча, ышанмый”, – дип, юкка гына гына әйтмиләр. АКШта гомер итүче якташларыбыз Регина һәм Илмир ӘХМӘТҖАНОВЛАР гаиләсе күптән түгел Башкортстанга кайтып, Уфадагы татар милли оешмалары, әгъзалары, мәктәп укучылары белән очрашып, океан артында урнашкан илнең тормыш-көнкүреше хакында сөйләделәр. Илмирның чыгышын “Кызыл таң” укучылары игътибарына да тәкъдим итәргә булдык.

— Мин 1985 елда Кушнаренко райо­нының Яңа Кормаш авылында туганмын. Балачакта чит илдә яшәр­мен дип, күз алдына да китермәдем. Укытучылар гаилә­сендә үстем, әтием дә, абыем да өздереп баян­да уйный­лар иде. Алардан мин дә өй­рән­дем. Башка яшьтәшләремнеке кебек үк, җәйләрем уйнап, су кереп, авыл тор­мы­шының бетмәс-төкәнмәс мәшәкать­ләренә күмелеп үтте.
2002 елда БДПУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Тыныч кына укып йөрим кебек, ләкин күңелне бер корт кимерә. Яшьлек максимализмы чоры бит: “Нигә әле мин, әзмәвердәй егет, ата-анам җилкәсендә утырырга тиеш? Мин үзем аларга ярдәм итәргә бурычлы бит”, — дип уйлыйм. Ул вакытта илебездә Америка Кушма Штатларының абруе зур, студентлар белән алмашулар да киң җәелдерелгән иде. Бераз дөнья күреп, акча эшләп кайтырга уйладым. Университетта, төрле түләүле курсларда инглиз телен, үземә калса, җентекләп өйрәндем кебек. Һәрхәлдә, иптәшләрем арасында инглизчә минем кебек оста сөйләшүче юк иде. Өстәвенә, спорт белән ныклап шөгыльләнәм: тхэквон-до буенча Башкортстан чемпионатында көмеш медаль яуладым. АКШта яшәүче милләттәшләребез белән бәйләнешләр дә урнаштырдым. Шулай итеп, Америкага китү өчен үземне шактый әзерлекле дип саный идем.
2006 елда тәвәккәлләдем. Самолетта Принстон аэропортына килеп төштем. Тик аэропортта ук инглиз телен белүемнең бөтенләй юк дәрәҗәдә икәнлеге ачыкланды. Юл күрсәтүләрен сорыйм – бөтенләй аңламыйлар. Мин дә алар сөйләгәнне төшенмим. Баксаң, АКШ­тагы инглиз теле бөтенләй үзенчәлекле икән. Америка материгын колонизацияләүдә катнашкан барча Ауропа халыкларының – испаннарның, португалларның, французларның тел үзенчәлекләрен үз эченә җыйган катнаш сөйләш без университетта өйрәнгән классик инглиз теленнән шактый ерак булып чыкты. Шулай итеп, яңадан “тел ачарга” туры килде. Шулай да филологик белемем ярдәм итте – тиз арада АКШның инглизчәсен “егып салдым”.
Эш эзләп тә озак җәфаланмадым. Башкортстанда алган тәҗрибәм ярдәмгә килде. Бер чиркәүнең подвалында тхэквон-до секциясе эшли иде. Шунда тренер булып урнаштым. Бүгенге көндә аны үзем җитәклим. Барлыгы 120дән артык бала шөгыльләнә.
Шулай яхшы гына эшләп, яшәп киттем кебек. Әти-әниемә дә акча җибәргәләп торам. Ләкин әти-әнием, укуны тәмамлап, диплом алырга кирәклеге турында еш кисәтеп торды. Өч елдан Уфага кайтып, бер ел эчендә читтән торып БДПУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Хәзер моңа шатланып бетә алмыйм: филология факультетлары чын аралашу мәктәбе ул. Күпләрнең аңында: “Татар теле белән авыл капкасыннан ары китеп булмый”, — дигән фикер яшәсә дә, күрәсез, мин үз мисалымда киресен исбатладым. Татар теле белән кыйтгаларны үтеп, милләттәшләребезгә Америка капкаларын ачтым. Туган телнең, мәдәниятнең чын кадерен читкә киткәч кенә аңлыйсың. Бик матур һәм бай ул безнең Тукай телебез.
2010 елда, диплом яклагач, кабат АКШка юл алдым. Хәзер инде бар нәрсә дә таныш, элекке хезмәт урынымда көтеп торалар. Эшчәнлегемне киңәйтеп җибәрдем: Русиядән килгән татар-башкортларны эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә башладым. Алар Интернет аша бәйләнешкә чыгалар, ә мин монда милләттәшләрем килүгә хезмәт урыны, торак әзерләп торам.
Берчак шулай Регина исемле кыз хат язган. Күмертау шәһәрендә үскән кыз, Америкага килгәч, бик җирсеп, туган телгә, милли моңнарга, үзебезчә аралашуга сусаган икән. АКШка килеп урнашкач, танышларым: “Син монда татар-башкорт кызларын табып өйләнә алмаячаксың. Мөселман кызына өйләнсәң дә, ул, мөгаен, үзбәк милләтеннән булыр”, — дип көлгән иде. Мин үҗәтләнеп: “Менә күрерсез, табачакмын!” — дидем. Һәм, чынлап та, хыялым тормышка ашты. Үз милләтемнән булган чын мөселман кызына өйләндем. Регина белән дүрт-биш тапкыр очраштык та, бер-беребезне ошатып, 2011 елның язында, танышуыбызга дүрт ай тулар-тулмастан, никах укыттык. Сөйгәнем артыннан намазга да бастым. Хәзер бергәләп Әмир исемле улыбызны үстерәбез.
Тора-бара ирле-хатынлы яңа бизнесыбызны да ачып җибәрдек. Моның да үз тарихы бар.
Әйтүемчә, АКШта иң авыры — туган якны, туган телне, милли мәдәниятне сагыну ул. Берчак үтереп коймак ашыйсым килде. Урамга чыктым – төрле ресторан-кафелар тезелеп киткән, тик коймак беркайда да юк. Шуннан башыма бер уй килде: “Монда япон, таиланд, үзбәк, таҗик, урыс ашханәләре тезелеп киткән, нишләп әле татар-башкорт кухнясы юк?” Хатыным белән шушы эшне башлап җибәрергә булдык. Иң башта совет чорындагы “автолавка”га охшаш бер машина сатып алдык, пешекчеләр ялладык, аларга татар милли ашларының үзенчәлекләрен аңлаттык һәм эшкә керештек. Ризыгыбыз үтәр микән дигән шигебез дә юкка булып чыкты. АКШта ашау һәм спорт культы хакимлек итә. Шуңа көндезге уникедән өчкә кадәр ашханәләрдә аяк басар урын юк – кешеләр эшкә йөргән кебек йөри.
Коймакларыбыз тиз арада танылу алды. Товарыбызга ихтыяҗ барлыгын күреп, бизнесны җәелдердек. Хәзер берничә урында сәүдә ноктабыз эшләп килә. Коймак пешерү һәм сату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләремә аена 1500 доллар хезмәт хакы түлим. Зарланырлык түгел. Былтыр, ниһаять, үз йортыбызны да булдырдык. Барысы да яхшы кебек, ләкин җирсү искиткеч көчле. Туган телдә аралашасы, милли моңнарны ишетәсе килә. Туган җиреңнән, туган халкыңнан да кадерлерәк нәрсә юк икән дөньяда. АКШта һәм Канадада яшәүче милләттәшләребез белән Интернет аша бәйләнеш урнаштырып, 2010 елдан сабантуйлар оештыра башладык.
Шуны әйтергә кирәк: бүгенге көндә Америка Кушма Штатларында 1600 чамасы татар яши. Башкортлар да шактый. Шуңа үзбәк, төрекмән, казах кебек тугандаш милләт вәкилләрен дә кушсаң, шактый зур сан җыела. Аннары чит мохиттә милли үзаң гаять кискен калкып чыга бит. Туган телдә узган һәр чарага халык дәррәү җыела. Хәтта төрки милләтләрдән булмаган, ләкин Русиядән күченгән кешеләр дә килә. Питтсбургта үткән беренче сабантуйга ук 200дән артык кеше җыелды.
Төрле эшкуарларга мөрәҗәгать итеп, чарага 5-6 спонсор таптык. Үземнең дә чыгымнар шактый зур булды. Чөнки бәйрәмгә килгән беркемне дә буш кайтармадык — һәркайсына бүләкләр тапшырдык. Һәммәсен дә пылау белән сыйладык. Сәхнәгә чыгып, баянда уйнап, җырладым һәм... “милли йолдыз”га әверелдем. Татар моңына сусаган милләттәшләребез өчен, бераз гармун тартып, җырлый белгән кеше дә сандугачка тиң икән. Туй-юбилейларга алып баручы-тамада итеп чакыра башладылар. Шулай итеп, бизнесымның янә бер тармагы ачылды.
Сабантуй үткәрүебез турында ишетеп, Бостон шәһәреннән татар ансамбле дә килгән иде. Таң калдым: җитәкчеләре генә безнең милләттән, калганнары — үзбәк, берничә урыс кызы, хәтта чыгышы белән Перудан булган индеец та бар! Татарча өздереп “Их, алмагачларым!”ны уйныйлар, милли концертлар белән Төньяк Америка буйлап гастрольләрдә йөриләр. Бер генә милли чара да алардан башка үтми. Менә сиңа “авыл капкасыннан чыгу белән кирәге беткән татар теле”! Туган җиребездә рухи байлыгыбызның кадерен белеп бетермибез икән.
Шулай итеп, дүрт ел рәттән үз акчабызга сабантуйлар оештырдык. Бәйрәмне федераль дәрәҗәгә күтәрдек, АКШның башкаласы Вашингтонда үткәрә башладык. Сабантуйга килүчеләр саны да дүртләтә-бишләтә артты – 1200-1500 кешегә җитте. Бер бәйрәмгә хәтта Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовны да алып килдек. Милләттәшләребезнең ничек куануын күрсәгез икән! Аны сүз белән генә аңлатып булмый.
Ләкин тора-бара спонсорларның ничектер суынуы сизелде – аларга бу бәйрәмнән бернинди дә керем юк бит. Кем әйтмешли, “коры кашык авыз ерта”. Рухи кәнәгатьләнү кичерү белән генә бизнесмен әллә кая китә алмый. Сабантуй чыгымнарын кайтару өчен яңа идея кирәк иде. Уйлап тордым да, бер карарга килдем: сабантуйга керүне түләүле итәргә! Билет хакын 20 доллар итеп куйдык. Һәм ни гаҗәп: былтыргы түләүле сабантуйга халык элеккеләренә караганда да күбрәк килде. Милли хис акчадан югарырак икән!
Күпләр миннән: “Русия белән чагыштырганда, АКШта тормыш җиңелрәкме, әллә авырракмы?” — дип сорый. Бу бик авыр сорау... Чөнки һәр илнең үз тормышы, үз нечкәлекләре... АКШта эшкуарлык алып бару, үз бизнесыңны ачу өчен бөтен шартлар тудырылган. Салым системасы сәгать кебек эшли: ел дәвамында кергән керемеңне һәм чыгымнарыңны исәпләп чыгарасың да, шуларның аермасыннан 7 процент салым түлисең — шуның белән вәссәлам! Салымнан читләшү иң зур җинаятьләрдән санала.
Русиядә сәламәтлек саклау да, белем алу да (хәтта югары белем дә!) бушлай! Моның кадерен белегез! “Дәваханәләрдә озак чират көтәргә туры килә”, — дип зарланмагыз: чиратта тору, кесәңнән йөзләрчә доллар чыгарып салуга караганда күпкә яхшырак. Бер генә мисал китерәм. Берчак колагым сызлады. Табибка бардым. Биш-ун минутлык процедура өчен табиб 600 доллар алды. Безнеңчәгә күчерсәң, 30 мең сумнан артык бит бу! Шуңа күрә анда халык сәламәтлеген нык кайгырта, авырмаска тырыша. АКШ шәһәрләрендәге урамнар, парклар йөгерүчеләр белән тулы. Сәламәт тормыш алып бару, дәвалануга караганда арзан да, файдалы да.
Янә бер мисал: Әмир улым туар алдыннан медицина страховкасы сатып алган идем. Шуңа бала тудыру йортында булу шактый арзанга чыкты. Ә страховкам булмаса, сабыемның тууы, Русия акчасына күчерсәк, 3-4 миллион сумга төшәчәк иде! Әле ул баланы укытасы, кеше итәсе бар. Болар һәммәсе дә зур чыгым сорый. Соңгы елларда русиялеләр яшәү дәрәҗәсе буенча америкалылардан нык калыша дип әйтмәс идем.
Кызык халык ул америкалылар... Үзләренең көнкүрешендә кирәкле мәгълүматтан башка аларны берни дә кызыксындырмый. Ашау да, спортны гына уйлыйлар. Сәясәт аларга бөтенләй кирәкми.
Моны исбатлап, бер көлкеле хәл турында бәян итәм. 2008 елда Грузия Көньяк Осетиягә бәреп кергәч, Русия гаскәрләре аларны үз территорияләренә куып чыгарды. АКШта Джорджия штаты бар. Аның атамасының инглизчә язылышы һәм әйтелеше Грузиянеке белән тәңгәл килә. Бер танышым шалтырата: “Сезнең гаскәрләр белән Джорджия штаты арасында низаг чыккан икән. Хәрби бәрелешләр бара, дип сөйлиләр. Борчылып, Джорджиядә яшәүче туганнарыма шалтыраттым. Алар берни белми, тыныч кына яшәп ята. Бу ни хәл бу?” — ди ул куркынган тавыш белән. Башта рәхәтләнеп көлдем. Аннары хәлне аңлатып бирдем. Географиядән мәгълүматы чамалы шул.
Икенче очрак. Йорт сатып алгач, гап-гади электр розеткасы кирәк булды. Кибеткә бардым. Консультантка мөрәҗәгать иттем. “Мин — буяулар буенча гына белгеч, электр җиһазлары бүлегенә бар”, – ди бу. Кизү торучы консультантка эндәштем. “Гафу итегез, мин кабельләр буенча гына махсуслашам. Розеткалар бүлекчәсенә барыгыз”, – ди монысы да, елмаеп. (Гомумән, елмаю аларның йөзеннән төшми). Өченче консультант: “Мин бетон йортлардагы розеткалар өчен генә җавап бирәм. Сезгә ниндие кирәген белмим”, — дип, кире борды. Ахыр чиктә, үзем чамалап, бер розетканы сатып алдым да, кайткач, стенага җайладым. Америкалылар авырлыкларга яраклашмаган, уйланырга яратмый, уңайлыкта яшәргә күнеккән.
Русиялеләрнең иҗади потенциалы да зуррак. Күпләр шигырь, хикәя яки мәкалә яза. АКШта андыйларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый.
Мин үземне Русиядән, туган җирем, телем-моңнарымнан башка, күз алдына китерә алмыйм. Җирсү искиткеч көчле! Ел да кайтып, кимендә өч ай вакытымны Башкортстанда үткәрәм. Бизнесымны, АКШ­тагы бөтен эшләремне туктатып торам. Бу матди яктан зур югалту, ләкин туган илемне кайтып күрмәсәм, яшәргә көч тапмыйм. Татар теле, якыннарым миңа һава кебек кирәк!
Шуңа күрә, мин язмышымны туган илем язмышыннан аерып карамыйм, кайчан да булса, туган илемә кайтып төпләнәчәкмен.
Читайте нас: