+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 июнь 2015, 23:15

Тол хатынның күңелен кем аңлар?..

Аларны язмыш кына түгел, бозык күңелле бәндәләр дә кыерсыта.Әнфисә куе итеп сөтле чәй ясады да, өстәл артына барып утырды. Шунда гына күзләре өстәлнең каршы ягына үзе әле генә ясап куйган икенче чәшкене исләде. Менә бит күңел дигәнең... Иренең үлгәненә өченче ел китте, ә куллары бер өйрәнгән гадәт буенча, акылына буйсынмыйча, һаман да парлы чәшкегә чәй ясый... Әнфисә, көрсенеп куйды да, чәшкесенә үрелде.

Туфаны белән, менә шулай кара-каршы утырып, чәй эчәргә ярата иде алар. Ире бер чәшке эчкәннән соң, маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә, яле, әнисе, ясап бир әле тагын берне, димәсә, Әнфисәгә әзерләгән чәен ире ошатмаган сыман күренә иде. Мактау сүзләренә артык юмарт булмаган Туфан шулай тагын бер-ике чәшке чәй ясатып эчсә, бу хатын өчен барлык татлы сүзләрдән дә өстен иде.
Урам капкасы ачылып ябылган тавыш ишетелде. Ишек алдына чыккан тәрәзәдән Әнфисә Илгизнең, кереп, шунда яткан бүрәнәләр өстенә утырганын күрде дә, үз чәшкесен чайкатып, тышка атлады. Илгиз Әнфисәгә, исәнме, дигәндәй ниндидер ишарә ясады да утыра бирде. Кайчак хәтта сөйләшер сүзләре дә юк. Ә кайчандыр җан дусты яшәгән йортка кереп чыкмаса, Илгиз көне буе күңеленә тынычлык тапмый.
Туфаны белән бер авылда туып, сугыша-уйный бергә үскән дустының һәр көн диярлек шулай, хатыны Рузиләне ияртеп, я үзе генә кереп чыгуына Әнфисә өйрәнгән иде инде. Илгизнең хәтта үз урыны да бар иде. Бүрәнә өеменең түбәсенә диярлек менеп утырып, алар Туфан белән нәрсә турында гына сөйләшмәделәр, нәрсәне генә уртага салып киңәшләшмәделәр, кызып китеп, нинди генә бәхәсләрнең очына чыкмадылар... Әйе, моңа кадәр алар бер-берсе белән ышанычлы, аерылмаслык дуслар булды. Бергә үстеләр, бергә өйләнделәр, бергә яшәделәр. Йорт-җирләрен, ихаталарын бергә төзеделәр. Авыр эшне бергә башкардылар. Тик кешеләрне язмыш кайчандыр барыбер аера. Кемне алдарак, кемне соңрак. Кырык яше яңа тулган Туфанны да язмыш якыннарыннан, дусларыннан, туганнарыннан, якты дөньядан бик тиз аерып алды шул... Илгиз, тәмәкесен суырып бераз утырды да, Әнфисәгә әлегә ярдәм-мазар кирәкмәгәнлеген белгәч, чыгып китте.
Ә Әнфисә, күңеленнән ташкан татлы да, сагышлы да хатирәләреннән аерыласы килмичә, бүрәнәләр өстендә утыра бирде. Илгиз кергәч, Туфан турында бер сүз чыкмаса да, ирексездән уйлары иренә барып тоташа һәм озак вакыт җибәрми тора иде. Әле дә Әнфисәнең шул, җанына бик кадерле булган Туфанлы дөньясыннан бик тиз генә чыгасы килмәде...
... Егерме яшьлек сылу кыз Әнфисә ялан батыры Туфан белән кырда пешекче булып эшләгәндә танышты. Колхоз рәисе җир сөрүче, ашлык чәчүче механизаторлар өчен яз көне үк ерак басуның бер кырыенда тактадан алачык әтмәлләтә һәм көне буена трактордан төшмәгән ир-егетләргә шунда ашарга әзерләтә иде. Ә бер язны әнисеннән ярыйсы гына пешерергә өйрәнгән Әнфисә шунда пешекче булып урнашты. Кырык-илле кешене көненә өч тапкыр ашату җиңел түгел, шулай да кыз зарланмады. Бригадир еш кына сарык, башмак суеп китерде. Башка азык-төлеген ташып торды. Савыт-саба юарга, бәрәңге, яшелчә чистартырга ярдәмгә мәктәпне яңа бетергән Зөлфияне биргәч, эше җиңеләеп киткәндәй булды.
Тузанга батып, кыр өстәле артында тезелеп утырган механизаторлар арасыннан Әнфисә башта Туфанны шәйләмәде дә. Зөлфия, менә бу егет миңа үтереп ошый, дип, Туфанга күрсәтеп, колагына пышылдагач кына киң җилкәле, аксыл чәчле, бите тузанга буялган егеткә игътибар итте. Кызларның, елмаеп, үзенә төбәлгән карашын күреп, Туфан да аларга борылып карады. Тик аның күзләре Зөлфиягә түгел, Әнфисәгә төбәлгән иде... Шул көннән башлап, кызның күңелен бу җитди дә, серле дә караш эзәрлекли башлады.
Берәр атна вакыт үткәч, Туфан эштән соң Әнфисәне, тракторына утыртып, авыл башына кадәр илтеп куйды. Өй каршына егет белән килеп туктарга Әнфисәнең кыюлыгы җитмәде, “керпе бияләйле” әнисеннән оялды. Ә кызның күңеле моннан җиде чакрымдагы авылда яшәүче егеткә ияреп китте... Ияртерлек тә иде шул егет! Тыйнак, эшчән, аз сүзле... Егетне ошатып йөрүче Зөлфия алдында Әнфисә ниндидер гаебен тойса да, йөрәгендә дөрләп кабынган ярату хисе ул тойгыдан күпкә көчлерәк иде. Зөлфия дә Туфанның үзен түгел, Әнфисәне ошатканын аңлады булса кирәк, үпкәләде. Әнфисә белән сөйләшми башлады, дәшкәндә дә кырт-мырт кына килде.
Әнфисә көзгә кадәр кырда пешекче эшен башкарды. Басуда ир-егетләр өчен эш бетәрлек түгел. Җәй буена Әнфисә белән Туфан бергә булдылар. Туфан Әнфисәне эшенә барганда кереп алды, кайтарып куйды. Ә эштән кайтканда Туфан, тракторын җәйләүдә туктатып, пар каен астында Әнфисәне кочагына алды... Көзге басу эшләре беткәч, кыз белән егет тыйнак кына туй ясадылар...
... “Кикрииикүүүүк...!” Кара әле, бар дөньясын онытып, бүрәнә өстендә уйланып утыра торгач, Әнфисә тавык-чебешләренә җим салырга да онытып тора бит бүген! Әй хәтер дигәнең... Аннары, бераздан эшкә барып килмичә дә булмас. Мәктәптә пешекче булып эшләүче Әнфисә җәйләрен мәктәп ремонтлап, буяп-юып йөри. Йорт эшләрен бераз караштыргач, Әнфисә, елга аша күпердән чыгып, тау башындагы мәктәпкә юнәлде. Ашханә диварының күп өлешен кичә буяп киткәннәр иде. Бүген биш-алты хатын шуны дәвам иттеләр. Бераз эшләп, тын алырга мәктәп ишек алдына чыгып утыргач, җыештыручы булып эшләүче Хариса, үзалдына гына әйткәндәй, мәгънәле итеп: “Кара, бу Илгизгә исем китә! Туфан юк, ә ул һаман Әнфисә янына йөри!” – дип куйды. Хариса әйткән сүзләрнең мәгънәсе зиһененә барып җиткәнче Әнфисә бер мизгел сүзсез генә торды да, хатыннар да ишетерлек итеп әйтеп салды: “Йөри шул! Кеше белән кеше йөрешмимени?! Синең хәл белүчең дә юк, барлык дөньяны дошман күреп яшәгәч!” Хатыннар дәшмәде.
Бу җәнҗаллы, тавыш-ызгыш яратучы Хариса тудырган ямьсез киеренкелек, ашханәгә кереп, эшне дәвам иткәч кимегән кебек күренсә дә, Әнфисә күңеленә утырган ташны тиз генә алып ташлый алмады. Әйе, ире үлгәннән соң күңелен кешеләрнең аңлапмы, аңламыйчамы хаксыз рәнҗетүе дә кыя иде. Башкага ябышмаган бар пычрак ялгыз хатынга ябышырга гына тора. Шушы ике ел эчендә Әнфисә кемнең кем икәнлеген аңлап өлгерде. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр ялгыз хатынга шикләнеп карады. Ирләренә ышанмаган хатын-кызларның да күңелендә Әнфисәгә карата моңарчы булмаган шөбһә уянды кебек. Гаиләләре белән аралашып, кунакка йөрешеп яшәгән дус хатыннары да, итәк-чабуларын җыештырып, ирсез калган Әнфисәдән читләште. Хатыннарның карашында үзенә карата ниндидер шик күрү Әнфисәнең бәгырен өтә иде. Сәбәпләрен үзләре генә белгән куркумы, ышанмаумы...
Кырык яшен яңа тутырган Әнфисә күз төшмәслек хатын түгел иде әле. Хәтта соратып килүчеләр дә булды. Тик Әнфисә аларны кире какты: “Оныта алмыйм Туфанымны...” Туфанына тиң булырлык, аны алыштыра алырлык башка берәүне очрата алмасына Әнфисәнең иманы камил иде. Хатынның күңелендә иреннән башкага урын юк иде. Төнлә килеп, тол хатынның тәрәзәсен тып-тын гына килеп шакучылар да булды. Тик, Әнфисә бер-ике тапкыр ачык тәрәзә аша кайнар су җибәргәч, тындылар.
Әнфисә бүген эштән соң өенә түгел, ә авылның теге очында яшәүче Илгиз йортына таба атлады. Хуҗа кеше әле эштән кайтмаган, ә хатыны Рузилә мунча ягып йөри иде. Хуҗабикә чәй куярга кереп китте. Әнфисә, бакчагызны карыйм, дип, тышта калды. Кайчандыр Туфан белән бик еш кагылып-сугылып үткән зур гына йорт. Төзек ихата-сарай. Күз явын алып утыручы бакча чәчәкләре. Әйе, ике дус, бер-берсеннән калышмаска тырышып, бер-берсенә ярдәмләшә-ярдәмләшә, дөнья көтә иде... Үз йортыннан чыгып китсә дә, барысы да ирен хәтерләтә...
Рузилә ачык тәрәзә аша Әнфисәне чәй эчәргә чакырып алды. Йорт эченең чисталыгына, пөхтәлегенә соклана-соклана, хатын эчкә узды. Ачык йөзле хуҗабикә белән дөнья хәбәрләрен барлап үткәч, Әнфисә тынып калды. Эчен тырнап торган, тынычлыгын алган сүзне кинәт кенә башлап китү аңа кыен иде. Аны аңлагандай, рәхмәт төшкере, Рузилә үзе Илгиз турында сүз башлады. Бүген кердеме, хәлеңне белдеме, янәсе. Шуны гына көткәндәй, үзе дә аңламастан, Әнфисәнең моңа кадәр тыеп килгән, тулышкан күңеле язгы ташкындай кинәт кенә ерылды да китте. Ул, үкси-үкси, иңнәреннән кочып алган Рузиләгә көне буена күңеленә җыелган рәнҗүләрен, Харисадан хаксыз кимсетелүен ачты. Үзенең дә күзләре дымланган Рузилә, Әнфисәне кочып, чү, чү, бетте, бетте, диюдән башка сүз таба алмады. Әнфисә, күзләрен тутырып, аңа карады: “Син хет аны-моны уйламыйсыңмы?” Рузилә көрсенеп кенә куйды: “Ни сөйлисең соң, Әнфисәкәем! Акылыңнан яздыңмы әллә? ” Ике хатын кичкә хәтле сөйләшеп утырып, күңелләрен бушатты. Өенә кайтып барганда Әнфисәнең күңеленә ниндидер әйтеп бетермәслек җиңеллек, рәхәт тынычлык иңгән иде.
Малларын карап, яшелчәләргә су сибеп, тыштагы эшләрне бетергәнче авыл өстенә кичке эңгер-меңгер үрләгән иде инде. Әнфисә чәй куйды да, гадәттәгечә, үзе дә белешмәстән, ике парлы йомрыга чәй ясады. Һәм алдында Туфанга дип ясалган чәй чәшкесенә карап, эченнән генә бүгенге яңалыкларны сөйләде. Ә ире, үзе күренмәсә дә, хатынына салмак, тыныч кына җавап бирде... Әнфисәгә иренең күзгә күренүе шарт түгел иде. Ул болай да аның янда, якында гына икәнлеген белә, сизә иде... Ирен югалтканнан бирле аның барлыгын тоеп яшәү кайгы-хәсрәтне дә җиңде кебек. Һәрхәлдә, Әнфисәне авыр хәсрәте бөгә алмады. Ул шулай үзе генә белгән Туфанлы дөньяда һаман сөекле иренең хатыны булып яши иде. Аңа шулай җиңелрәк иде.
Әнфисә, утны сүндереп, зур бүлмәдә торган диванга барып ятты. Туфан, диварда эленеп торган сурәтеннән чыгып, хатынын назлап үпте. Акыллы һәм җитди карашы хатынының күзләрен эзләп тапты: “Тыныч йокы, кадерлем!..”
Читайте нас: