+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 июнь 2015, 22:41

Иңнәрендә булды ил йөге

Сугыш чоры балаларының һәркайсы турында шулай дип әйтергә мөмкин.Әлшәй районының Никифар авылында авыр чирдән интегеп гомер кичерүче Тәлгать Хәйретдинов күп еллар буена элекке “Правда” колхозы складларының берсендә эшли. Ягылмаган таш келәтләрдә эшләү аның сәламәтлеген какшата да инде.

Балачагы да авыр вакытка туры килә Тәлгатьнең. Башыннан үткәннәрне ул “Без сугыш чоры балалары” дигән истәлекләрендә тәфсилләп язган. Тәлгать 1939 елның 4 сентябрендә Әлшәй рай­онының Никифар авыл Советына караган Игенче авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 40 яшьлек әтиләрен сугышка алганда ике яше дә тулмаган була. Берсеннән-берсе бәләкәй сигез сабые хакынамы — әтиләре сугыштан исән кайта. Игенченең бай табигать кочагында урнашуы, төрле үләннәрнең күплеге генә коткара. “Тамак туйганчы ашау армиядә чакта гына эләкте”, — дип хәтерли кәлҗемә ашап, чабата таптап буй җиткергән сугыш чоры малае. Кием булмау аркасында мәктәпкә бармый калган еллары да була, әле ярый башлангыч белемне Игенчегә читтән килгән укытучылар бирә. “Мәктәп юк иде, бер кешенең өенә җыелып укыдык”, — дип искә ала Тәлгать башлангыч сыйныфларны тәмамлавын. Бишенче сыйныфка Никифарга укырга төшә. Шул елның җәендә таудан утын ташыганда имгәнә — тез буыны чыга, аягына басалмас була. Буынны утырткач, акрынлап аякка баса, башка яралары да төзәлә. Тик бу очракны Тәлгать үзенең беренче тапкыр үлемнән калуы дип исәпли. Тормышында тагын шундый биш очракны үткәрә.
...Түләргә акча җитке­рәлмәү сәбәпле, 8нче сыйныфка укырга баралмаган малай бик иртә эш башлый. Тимер юлда, колхозда төрле эшләр башкара. Армиядән соң ничек тә укырга омтыла Тәлгать. Кичләрен укып, 10нчы сыйныфны тәмамлый, Аксен техникумында агроном белгечлеге ала. “Правда” колхозында яшелчә бакчасында бригадир йөген тарта. Соңрак, аның бик тә җаваплы һәм гадел булуын күз уңында тотып, запас частьлар һәм хуҗалык кирәк-яраклары склады мөдире итеп куялар. Менә шунда, ала да инде Тәлгать гомерлек авыруларны. Бөтен чирләрең үзәгеңә чаклы суык үтүдән, ди табиблар. Бүген ул өченче группа инвалиды.
— Минзифа апаң белән өч кыз, ике ул үстереп, кеше иттек, барысына да белем бирдек. Исән булсам, алдагы ел башында алтын туебызны үткәрергә исәп бар, — ди Тәлгать абый.
Төшенкелеккә бирел­мәүче, чор йөген иңнәрендә күтәреп, ал-ял белми эшләгән Тәлгать Хәйретдинов кебек хөрмәтле кешеләр алдында баш иябез.
Читайте нас: