“Безнең мөмкинлекләр чикләнмәгән!”
Иң мөһиме — моңаймаска һәм тормышны яратырга кирәк, ди яшь пар.Язмамның герое Лилия Баишева белән Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән “Йолдызлар һәм балалар” бәйрәмендә танышкан идек. Анда мөмкинлекләре чикле, ләкин сәләтләре чиксез балалар республикабызның билгеле җырчылары, сәхнә осталары белән бергә чыгыш ясады. Лилия тамашачыларны комнан сурәт төшерүе белән шаккатырды.