Бүгенге көн раритеты — чирәм җирләрне күтәргән, илне игенгә туендырган данлыклы ДТ-54 тракторын Бишбүләк районында моннан төп-төгәл 30 ел элек постаментка мендерәләр. Моны ул чакта “Коммуна” колхозының баш инженеры булып эшләүче Рәмзил Нуриәхмәтов үзенең берничә теләктәше белән башкара. Билгеле, дистәләрчә тонналы тракторны металл коюга тапшырудан коткарып калу җиңел бирелми, әмма Рәмзил уйлаганын эшләми кала торган егетләрдән түгел. Ә мондый авыл җире өчен башка сыймастай уй аңа колхозлашу чорында Башкортстанда беренчеләрдән булып төзелгән данлыклы Җиргән МТСы хөрмәтенә Уфа — Ырынбур юлында куелган тимер тәгәрмәчле тракторны күргәннән соң килә.
—Үзем 1962-65 елларда көне-төне җир сөрдем, мине кеше иткән ДТ-54нең тарих төпкелендә эзсез югалуы белән килешәсе килмәде. Замандашларым, бергә җир сөргән егетләр белән киңәшләштек тә, колхоздагы соңгы “илле дүртенче”не мартен миченә озаттырмаска булдык — аны тиз арада ясалган, зур булмаган постаментка, Ермолкин авылындагы комплекслы бригаданың тау башында диярлек урнашкан машина-трактор остаханәсе алдына куйдык, — дип искә ала Рәмзил абый тракторга һәйкәл куелу тарихын.
Рәмзил Габделхәй улы шул ук “Коммуна”да колхоз рәисе дә була. Әлбәттә, үзе барда тарихи тракторны металл сыныгы итеп күрүчеләр табылмый. Әмма 1998 елда Нуриәхмәтовны район үзәгенә, Бишбүләк юл төзү һәм ремонтлау идарәсенә начальник итеп алалар. 2005 елда аңа авылдагы дус егетләре зур шөбһә белән шалтырата:
— Безнең тракторны металлоломга тапшырырга җыеналар!
Рәмзил шул минутта ук, тиешле техникасын алып, ул вакытка инде үзаллы хуҗалык булган Ермолкинга юл тота һәм тракторны Бишбүләккә алып китә. Район хакимияте башлыгына хәлне аңлатып бирә.
— Алып килегез — Бишбүләккә Уфа ягыннан кергән юлга үзенчәлекле бер һәйкәл итеп куярбыз, — ди Наил Гатауллин.
Ничәмә тонналы трактор металл һәм бетоннан ясалган постаментка утыртыла.
Шунысы да игътибарга лаек: коммунист Рәмзил Нуриәхмәтов — Башкортстанда тәүге яңа мәчетләрнең берсен төзетүче дә. Аның картәтисе, Нуриәхмәт мөәзин, 1932 елда Усак-Кичүдәге борынгы мәчетнең манарасын җимергән минутта йөрәге ярылып үлә. 60 елдан туган авылындагы колхозда рәис булып эш башлаган Рәмзил картәтисенең фаҗигале тарихын баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга җиткерә. Моны ишеткән Үзәк диния нәзарәте рәисе яңа мәчет төзүгә фатихасын бирә, акчалата ярдәм күрсәтә, манараны Казаннан үз исәбенә ясатып кайтарта.
...Менә шундый тарих. Дөнья бу, дими, нәрсә диясең.