Күрше-тирә: “Ничек көтү көтәрбез инде”, дип зарланганда, без исә, табигать хозурлыгына сокланып, яшәүгә дәрт-дарман алып, куанып кайтабыз. “Бу көтү сәяхәт дигәненнән һич кенә дә ким түгел! Аннары, әниең дә ашарга китереп тора, дөнья рәхәте!” – ди әтием. Әти мине болай өйрәтә: “Малларны куып йөртсәң, кызым, алар чаба гына, тик тормыйлар, җыеп куйсаң да тыңлашмыйлар, ә инде менә таратып җибәрсәң, алар нәрсә кирәк, рәхәтләнеп ашый, суын эчә, сөте күп була”.
Шулай табигать кочагында хозурланып йөргәндә яңгыр ява башлады. Әкренләп кенә малларны авыл ягына кудык. Шулвакыт бер сарык бәрәнләгән дә, бәтиен калдырып, башкаларга ияреп чапкан. Ап-ак, яңа гына туган шушы бәтине шул кадәр жәлләдем ки, әллә нинди ерак урман яныннан күтәреп алып кайттым. Авылдагы кешеләргә әйтеп чыктык: “Сезнең сарык бәтие түгелме, килеп алыгыз”, – дип. Әмма берсе дә килеп алмады, кечкенә, йодрык кадәр генә бәти ташландык булды, берсенә дә кирәкмәде. Шул вакыттан мин аның әнисе дә, апасы да, дусты да, яклаучысы да булдым.
Әнием белән көн дә шешәгә салып сөт эчердек, карадык, башка сарыклардан да рәнҗеттермәдек. Ул бәтине гаиләбез белән шулкадәр яраттык, хәтта “Мила” дигән кушамат бирдек. Җәй, көз, кыш буена үсте, ләкин, иптәшләре белән чагыштырганда бик бәләкәй иде. “Ул нәкъ минем кебек кенә, “миниатюрный”, – дидем әниемә. Һәм, ниһаять, безнең Милабыз да яз башы белән көтүгә чыкты. Менә шунда аның маҗаралары башланды да инде.
Дустымны беренче тапкыр көтүгә чыгаргач, мин түземсезләнеп көтү кайтканын көтә башладым. Көтү кайтты, әмма Мила гына кайтмады. Әнием белән аны юлларга чыгып киттек. Бик озак эзләдек, ә тышта яңгыр ява, суык. Мила һаман юк. Шулвакыт безне күрше авылга укырга йөртә торган автобус шоферы Айрат абыйның гаражда машина көйләп торуын шәйләдек. Сорашырга дип янына барсак, ни күрим: Милабыз Айрат абыйның машина төзәтүен кызыксынып карап басып тора. Исем китте. Мине күрү белән йөгереп килде дә кайтып киттек.
Икенче көнне ул тагын кайтмады. Миланы тирги-тирги, эзләргә чыгып киттем. Югары очта күреп калдым да “Милааааау” дип кычкырдым. Ул шундук мине таныды һәм шатлана-шатлана йөгереп килеп тә җитте.
Бу бәрәнебез бик тискәре, үзе генә кайтмый. Аны шулай гел эзләп йөргәч, хәзер инде Милабызны безнең урамда гына түгел, башка урам көтү-ендә дә таныйлар иде. Башкалар бәрәннәрен сөйрәп яисә күтәреп алып кайтканда, Мила эт кебек арттан ияреп, кайбер чакта янәшә атлап кайта иде. Без көтүгә чыккан көнне башка маллар белән түгел, минем белән йөри, ә әнием көндезге аш алып килгәч, бөтенләй ияреп кайтып китә. Бер генә кыенлыгы бар иде: үз урамыбыздан кайтмый, күрше урамнан кайта һәм, теге урамга чыгып, “Мила!” дип кычкырырга кирәк. Күрше урам малае Ранис та үзебезнең вакыт булмаганда, “Мила!” дип чакырып, сәпит белән ияртеп кайтарып куя. Тегесе эт кебек сәпит артыннан чаба.
Бер шулай күрше урамга чыгып кычкырдык, Мила юк. Әй курыктык. Хәзер үсте бит ул, җиткән кыз булган иде инде. Иртән башка көтүгә барып эзләрбез, дип, әни йокларга ятты, мин егетем белән кич чыктым. Капка төбендә эскәмиядә утырганда урам буйлап бер төркем кеше килүен шәйләп алдык, берсе җилкәсенә нәрсәдер салган. Таныдым боларны: җилкәсенә әйбер салганы сыйныфташым Ришат иде, ә тегесе – Ранис. “Тыкрыктан китеп барганда бер бәти басып тора, бу теге Мила түгел микән, дип, кушаматын кычкырып әйткән идем, килде дә ябышты, китми”, – ди Ранис. Егетләр рәхәтләнеп көлә. Ну Мила, менә бит нинди егетләр күтәреп йөртә үзен!
Көз җитте, көтүләр туктады. Мила бөтенләй җиткән, кыз булды. Җитмәсә, буаз да бугай әле. Нәкъ шулай булды. Милабыз кыш башында үсеп, ныгып китте һәм менә дигән ике бәрән китерде. Минем Милам да әни булды! Бәчкәйләрен яз башыннан көтүгә дә матур итеп ияртеп алып чыкты. Быел инде Милабыз турыга өйгә кайта, чөнки аның көне буе йөреп арыган бәчкәйләре бар.
Энҗе ИБРАҺИМОВА,
БДУ студенткасы.