+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июль 2015, 22:24

Яшәү — зур бәхет

Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Хөрмәт Әмиров тормышның һәр мизгеленең кадерен белә.Борай районында гомер итүче Хөрмәт Әмиров кичергәннәр бер китап язарлык. Бик күп сынауларга дучар ителсә дә, ул рухи яктан сынмаган-сыгылмаган, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларны саклап кала алган кеше.

— Ятимлек ачысын бик иртә татырга туры килде, — ди Хөрмәт Әмир улы. — Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан әтием, фронтта алган яраларыннан мантый алмый, миңа 3 яшь тулганда, якты дөньяны калдырып китә. Алар әнием белән 11 малайга гомер бүләк иткән, аларның өчесе генә исән калган.
Ачлык-ялангачлыктан җәфа­лануыбыз, тамак ялына кешеләргә көннәр буена бакча казуыбыз, тал чыбыгыннан каз оясы үреп, аны онга алыштыру өчен күрше-тирә авылларга барулар бүгенгедәй хәтердә.
Авырлыкларны күп күтәргән­гәме, Хөрмәт чыдам, бернинди эштән дә курыкмаучы егет булып үсә. Районда дүрт ел рәттән гер күтәрү буенча абсолют чемпион исемен яулый. Үз авырлыгы 59 килограмм була торып, 115 килограммлы штанганы күтәреп, спортның бу төрендә дә районда беренчелекне ала. Спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үти. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бөре авыл хуҗалыгы һөнәр­челек-техник училищесында белем алып, хәрби хезмәткә киткәнче, “Родина” хуҗалыгында механизатор булып эшли. Фотосы Мактау тактасында урын ала.
Армиядә дә яхшылар исәбендә була ул. Командирлары үзен хәрби хезмәткә багышларга киңәш итсә дә, акыллы, булдыклы солдатка зур киләчәк юраса да, егет туган ягына кайтуны өстен күрә. Урта мәктәп программасын уңышлы үзләштереп, “Сельхозтехника” предприятиесенә механизатор булып эшкә керә. Ул хезмәт салган коллектив басуларның уңдырышлылыгын күтәрү, ашлама, тирес чыгару белән шөгыльләнә. Яхшы эшләгән өчен Хөрмәт Әмиров “Почет билгесе” ордены һәм башка бихисап бүләкләргә лаек була. Шәхси тормышында да уңа: үрнәкле гаилә башлыгы тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияли, гөрләтеп дөнья көтә.
— Тормышыбыз якты көннәрдән генә торыр кебек иде, бәла уйламаганда килде: 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы шартлау безнең гаиләгә дә кагылды, — ди Хөрмәт абый. — Мине, тәҗрибәле механизатор буларак, әлеге һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүчеләр төркемендә Чернобыльгә эшкә җибәрделәр. Ризасызлык белдермәдем, туган ил чакыра икән, безнең җиңнәр һәрвакыт сызганулы булырга тиешлеген кечкенәдән аңлап үскән буын вәкиле бит мин.
Чернобыль һәлакәте салган зыянны юк итүдә 600 мең кеше катнаша.
Чернобыльгә Әмировны үзе эшләгән тракторы белән җибә­рәләр. Механизаторлар радиа­циядән зарарланган җирләрне известь белән күмәргә тиеш була.
— Чернобыльгә килеп җиткәч тә, бер атна авырдык. Аннан соң, бераз һушны җыеп, эшкә керештек. Махсус киемнәрсез, битлекләрсез эшләдек. Биредә без, Башкортстан механизаторлары, водитель­ләре, 6 ай хезмәт салырга һәм шушы вакыт эчендә үзебезгә бирелгән участокны 20 мең тонна известь белән күмдерергә тиеш идек. Егетләр белән җыелышып сөйләштек тә, әлеге эшне 2 ай эчендә башкарып чыгарга кирәк дигән карарга килдек.
Әйткән сүз – аткан ук. Ике айда ярты еллык планны арттырып үтәп (20 урынына 21 мең тонна известь таратып), механизаторлар туган якка кайта. Аларга монда күргәннәре, ишеткәннәре, кичергәннәре хакында сөйләмәскә кушыла.
— Декабрь аенда тракторым белән кайтып төштем һәм эшкә чыктым. Тик аякларымны өстерәп кенә йөрим, тиктомалдан хәлем бетә, күз алларым караңгылана. Эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда, “тимер атым” да үзен сәер “тота” башлады: тракторның детальләре ябышмый, коела да төшә! Соңыннан гына белдем, бу да радиация галәмәте икән.
Әмиров башкача һөнәре буенча эшли алмый. Язгы чәчүгә чыгу да насыйп булмый аңа: машина-трактор остаханәсендә аңын җуеп егылгач, дәваханәгә алып китәләр, аннан ул 7 айдан соң гына чыга.
— Исән калырыма табиблар да ышанмаган, ә мин, Аллаһның рәхмәте, бүген дә үз аякларымда йөрим, сырхау-сызлануларымны җиңә-җиңә, һәр туган көнгә шатланып яшим, — ди Хөрмәт Әмир улы. — Елына берничә тапкыр дәваханәдә ятып чыгам.
Хөрмәт Әмировны Борайда белмәгән кеше сирәктер. Яше-карты тирән ихтирам белән аңа карый. Ул райондагы ветераннар оешмасының иң актив әгъзаларының берсе. Һәр чарада катнаша, мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга теләп бара, ветераннар хорында җырлый.
— Бу якты дөньяда яшәү үзе зур бәхет ул, — ди ул. — Шуңа беркайчан төшенкелеккә бирелергә ярамый. Авырлыклар белән көрәшә белергә кирәк. Җырдагыча, тәкъдир каләме кулда булса, мин дә язмышымны болай язмас идем, әлбәттә. Тик үткәннәрем үкенечле булды дип тә әйтә алмыйм. Намуслы хезмәт гомеремне бизәде. Ә туган басуларымда эшләгән чакларым әле дә төшләремә кереп йөдәтә...
Читайте нас: