+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 июль 2015, 21:46

Соңгы бүләк

бүләк Аны Филарит Хаҗиев гомерлек яры Эмма Гайфулла кызына алтын туйлары уңаеннан атап язып калдыра.Эмма Гайфулла кызы сөйләгән әлеге тарих беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Мин дә аны дулкынланып тыңладым. Эх, һәр гаилә башлыгы шундый сыйфатларга ия булса икән, дөнья ничек матур, дәүләтебез ничек ныклы булыр иде, дип уйладым. Сер түгел бит, аерылышулар, зина кылулар, күз-яшьләре, хәсрәт адым саен. Хатыннарына кул күтәргән, балаларын кыерсыткан ир-атлар да җитәрлек. Ә гомер ул, ничек яшәсәң дә, үтә дә китә. Аны шулай кәеф-сафа корып, эчеп, чит ярлар белән чуалып, бер мәгънәсезгә “җилгә очырып” та, артыңнан “Менә, ичмасам, кеше иде!” дип искә алырлык итеп тә яшәп була. Филарит Хаҗиев кебек. Үткән атнада гына билгеләнгән Мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан әлеге матур тарихны гәзит укучыларга да бәян итәсе килә.

Читайте нас: