+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июль 2015, 22:29

Өрәк тынгы белми

Чишмә районының Салих авылы янында еш кабатланган күңелсез вакыйгаларның сере нидә?Фаҗигаләр еш теркәлгән, кеше гомере еш өзелгән урыннар була. Андый каһәрле җирләр турында бик күп фильмнар төшерелә, телевидение тапшырулары күрсәтелә. Кызганычка каршы, хәвефсезлек чаралары күрелсә дә, күңелсез вакыйгалар кабатланып тора.

Бу вакыйга 2004 елда Чишмә районының Салих авылында булды. Июнь ае иде. Беркөнне авылның икенче очында яшәгән Риф абыйны очраттым. Нигәдер аның күңеле төшкән иде.
— Минем хәлләр әйбәт тә ул. Менә күршем Илфат эштән кайтышлый авариягә эләккән. Яхшы егет иде... —диде ул минем сәламләүгә җавап итеп.
Риф абый күпне күргән кеше, авылның тарихын да яхшы белә. Ул сүзен дәвам итте:
— 1990 елның язында да нәкъ менә шушы юл чатында авылдашыбыз Ирек, мотоциклда әйләнеп, арабыздан мәңгелеккә китте. Шушы урында янә күңелсез хәлләр кабатлана торгач, авыл халкы аптырашта калды. Юл чаты яңа корбаннар сорый кебек иде. Авыл картлары сөйләве буенча, аны каһәрле урын дип тә йөрткәннәр. Моңа ышанмый идем. 1995 елда анда тагын бер яшьтәшем фаҗигале һәлак булды, — дип сөйли ул.
Салих авылында юл чатында фаҗигаләр еш теркәлүнең сәбәпләре бар. Беренчедән, биредә хәрәкәт киеренке. Зур тизлек белән килгән машиналар, кинәт туктап, бер-берсен күрмәве ихтимал. Шулай да күңелсез хәлләрнең серен сәбәбен йөз ел чамасы элек шушы урында булган вакыйга ача сыман. ХХ гасыр башында биредән Уфа — Казан юлы үткән. Җир биләүче Муса Ибраһимовның кызы Уфага барышлый юлбасарларга юлыккан. Нәтиҗәдә, асыл зат үтерелгән. Халык сөйләве буенча, юл чатында кайвакыт ак күлмәкле хатын шәүләсе күренгәли. Аянычлы хәлләргә аның һаман да тынычлана алмаган рухы сәбәпче түгел микән?
Читайте нас: