+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 июль 2015, 20:06

Йөзьяшәрләр нәселеннән

Сугыш ветераны Гарәфи Сәләхов икенче гасырга аяк басты.Була бит шундый кешеләр: инде өлкән булса да, үз яшен һич бирмәссең. Андыйларны, яхшы сакланган, нәселдән килгән күркәм сөякле, диләр. Күптән хаклы ялда булып кызлар кебек йөгереп йөргән апалар, көче-дәрте ташып торган ир узаманнары бар. Ә менә озак яшәү шулай ук нәселдән биреләме, моның сере нидә икән, дигән сорауларга җавап эзләп, Шаран районы Нөрәй авылында гомер кичерүче йөзьяшәр Гарәфи Сәләхов белән очрашып сөйләштек.

Гарәфи Сәләхов 1915 елның 1 гыйнварында Күгәрчен Бүләк авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Ул күпчелек дәү әнисе тәрбиясендә үсә, чөнки әнисе иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә. Ә әтисен бөтенләй белми. Сәләх беренче Бөтендөнья сугышына киткәндә улы тумаган була, хатыны йөкле кала. Улым туса, мотлак Гарәфи исеме кушыгыз, дип үтенә. Кызганычка каршы, малай әтисе белән бер мәртәбә дә күрешә алмый – ул сугышта һәлак була.
Гарәфи акыллы, эш сөючән була, кечкенәдән тормыш йөген тартырга туры килә аңа. Туган авылында 7 сыйныф кына тәмамлый.
1936 елда ул Кызыл Армия сафларына чакырыла, Монголия чигендә хезмәт итә. Өч елдан туган ягына әйләнеп кайта, ләкин озак та үтми, янә повестка тапшыралар һәм ул фин сугышына китә. Ул вакытка сиксән ел үтсә дә, Гарәфи бабай шул чактагы туңудан җәфа чигүне күз яшьләре белән искә ала. Чөнки Финляндиядә һава температурасы хәтта 57 градустан түбән төшә, ә сугышчылар яу кырында оборона тотарга мәҗбүр. Үзәккә үтәрлек салкын Гарәфине дә аямый. Күзләре туңып, начар күрә башлый. Аны хәрби госпитальгә озаталар, анда бераз дәвалангач, демо­билизацияләнә. Битендә, күз тирәсендә гомерлеккә калган ак төерләр көзгегә караган саен әле булса аңа шул салкын елларны хәтерләтә.
Авылына әйләнеп кайткач, колхоз рәисе урынбасары, соңрак амбар мөдире итеп куялар. Ләкин туган ягында ярты ел да тормый, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның август ахырында аны фронтка алалар һәм 754нче артиллерия полкының 4нче батареясе составында Ленинградны обороналауга җибәрәләр.
Тарихтан, сугыш турындагы фильмнардан сугышның ни чаклы дәһшәтле, солдатларның нинди шартларда илбасарларга каршы көрәш алып барганын беләбез. Гарәфи бабай монда яудашлары арасында үзен кешелекле, акыллы буларак таныткан. Бер вакыйганы әле булса онытмый ул. Җылыныр өчен булса кирәк, яугирләргә аракы салып биргәннәр. Гарәфидән башкалары барысы да йотып куйган. Баксаң, эчемлек агулы булган. Коточкыч тәмамланган хәлдә иптәшләрен ташлап качмаган Гарәфи, терелтергә, аякка бастырырга тырышкан. Күбесе өшүдән, ачлыктан үлгән. Җәй буе яраланган хәрбиләрне дару үләннәре белән дәвалаган, ачлыктан коткарган яугир.
“Бу куркыныч сугышларны, шулай ук ачлык, салкынны, камауда калучыларның коточкыч яшәү шартларын һаман оныту мөмкин түгел”, – дип сөйләде Гарәфи бабай. Шул михнәтле еллар тәэсирендә, газга ышанмый, сүнәр, туктар дип, тагын өшүдән куркып өендәге мичне дә сүттерми икән.
Эстонияне, аннары Латвияне азат итүдә дә катнаша. Су­гышларның берсендә яраланып, госпитальгә эләгә. Савыгу белән яңадан алгы сызыкка җибәрелә, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугыш аның өчен 1945 елның 7 маенда Эльбада тәмамлана.
Гарәфи Сәләх улы дивизия командиры, генерал-майор Н. Рогозиннан ун тапкыр Мактау грамотасы ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Ленинградны обороналаган өчен”, “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, I дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.
Туган ягына кайткач Гарәфи Сәләхов гаилә кора, җәмәгате Галимә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ветеринария белгечлеге алып, озак еллар веттехник булып эшли. Намуслы хезмәте лаеклы билгеләнә. Ул – Башкортстан Республикасы ветеринария хезмәтенең почетлы ветераны.
Бүгенге көндә сугыш ветераны кызы Әлфия тәрбиясендә яши. Әлфия әтисен кадерләп карый, аның өчен йөгереп тора. Шуңа ветеранның сәламәтлегенә зарланмавы, яхшы хис итүе – аның тиешле тәрбиясе нәтиҗәсе. Колагы ишетсә дә, күзләре бераз борчый. Шуңа карамастан да, зәңгәр экраннардагы дөнья хәлләрен күзәтә, гәзитләр укый әле ул. Үсеп килүче буынны яхшылыкка, сәламәт яшәү рәвешенә өнди.
Әйткәндәй, бер гасыр гомер кичергән Гарәфи бабайга озын гомерле булу нәселдән киләдер. Әлфия ханым сөйләвенчә, әнисе Хәбибә 88 яшькә чаклы, аның бертуган сеңлесе Фәридә Яппарова 99 яшь тә 8 айга, әнисе ягыннан Шәмсеҗиһан туганы 103 яшькә, әтисенең сеңлесе Өммидәр Мәрданова 101 яшькә чаклы яшәгән. Ләкин 101нче яшьлек фронтовик Гарәфи Сәләхов бу фикер белән килешеп бетми. Хәмерне кабып та карамау, тәмәке тартмау, тәртипле, кешелекле, хезмәт сөючән булу – ачлыкны, ут-суны кичеп тә йөз яшьне узуның сере нәкъ шунда, ди.
Читайте нас: