+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 август 2015, 20:55

Су, кояш һәм саф һава...

Аларның файдасы хакында гына түгел, зыяны турында да белергә кирәк.Тереклек дөньясы яралганнан башлап кешеләр, башка җан ияләре кояш җылысын – энергиясен алып, суга һәм саф һавага тартылып яшәгән. Гомумән, кояш, су һәм һаваны яшәеш чыганагы дип кабул итәргә кирәк. Әмма фән һәм техниканың алга китүе планетадагы тереклек башлангычы булган шушы көчләрнең кешегә һәрвакытта да уңай тәэсир итмәвен дәлилләде. Табигатьтә без белмәгән һәм аңламаган күпме серләр, ачышлар ятканына гаҗәпкә каласың. Ә хәзер галимнәрнең кайбер киңәшләре белән танышыйк.

Коеп яуган яңгырдан соң кешеләрнең сулыш алуы иркенәеп киткәндәй була. Күңелне “яшен исе”, рәхәтлек биләп ала. Чынлыкта бу вакытта кеше озон исе “корбаны” була. Ул яшен вакытында электр бушануыннан барлыкка килә һәм сәламәтлеккә зур зыян китерә. Озон безнең планетаны әйләндереп алган стратосферада туплана һәм җирдә яшәүчеләрне кояшның ультрафиолет нурларыннан саклый. Югарыдагы озонны “яхшы” дип исәплиләр. Ә инде түбәндәге, ягъни күк күкрәгәннән соң җиргә якын барлыкка килгән озон бөтенләй башка. Бу озон катламы – агрессив элементлар, көчле оксидлаштыручы агулы матдәләр тупланмасы. Аның кеше организмына зарары гаять зур. Ул кешеләрнең югары сулыш алу юлларында, бронхларда авыр чирләргә, үпкәләрнең шешенүенә китерергә мөмкин. Озонлы һаваны күп сулаган кешеләрнең күзләре яшьләнә, тамак төбе кычыта, йөткерәсе килә, башы авырта һәм аллергик реакцияләр башлануы ихтимал.
Озонны суларга ярамый! Киресенчә, күк күкрәп яшенле яңгыр вакытында да, ул узгач та ишек-тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк. Бәхеткә, озон тиз һәм җиңел очып тарала. Бер сәгать өйдә утырганнан соң ачык һавага чыгарга мөмкин.
Борын-борыннан яңгыр суының чиста һәм йомшак булуы мәгълүм. Ул кешенең буйга үсүенә, чәчләренең сафлыгын сакларга, тән тиресен яхшы тотарга булышлык итә, дигәннәр.
Бүген заманалар үзгәрде. Экология дә элекке кебек түгел. Һавада төрле дәрәҗәдәге агулы тузан артуы һәм яңгыр суларында кислоталылык күбәю ләйсән тамчыларын да зарарлы итте. Бу бигрәк тә сәнәгать предприятиеләре күп урнашкан төбәкләргә хас. Яңгыр яуганда бер миллилитр тамчы өч мең литр (өч кубометр) күләмендә һаваны юа. Димәк, аның ни дәрәҗәдә хәвефле булуына шул төбәктәге сәнәгать тә тәэсир итә. Аннан башка, агулы химикатлар һәм пестицидлар белән эш итүче башка тармаклар да яңгыр тамчыларының пычрануына өлеш кертә. Галимнәр сәнәгать предприятиеләре урнашкан төбәктә яуган яңгырлар, нигездә, барысы да зарарлы дигән фикердә. Составында кислота булган яңгыр тамчылары тәнгә эләккәндә, тире кызара һәм кубыклана башлый.
Яңгыр суын зарарсызландырып та була. Моның өчен яңгыр ява башлагач берникадәр көтәргә һәм хәвефле элементлар атмосферадан яңгыр белән бергә юылып җиргә сеңгәнен көтәргә кирәк. Әлбәттә, аны эссе көннәрдә җыярга киңәш ителми, чөнки бу вакытта атмосферада сөрем була. Шул ук вакытта аны эчәргә яки азык пешергәндә кулланырга ярамаганлыгын да истән чыгармагыз.
Скважина яки коедан алынганы белән чагыштырганда чишмә суы әлбәттә, чистарак. Җир өстенә чыкканчы ул ком-таш– табигый фильтр аша үтә. Мондый чистарудан соң да ул үзенең структур составын үзгәртми, шифалы үзенчәлекләрен саклап кала.
Чишмә суына шул мохиттәге җир астында булган төрле савыктыру элементлары сихәт өсти, дигән фикер дә бар. Чишмә суларының кайберләре баш авыртуын баса, икенчеләре кан басымын һәм йөрәк тибешен көйли, өченчеләре исә бөер һәм бавырларны чистарта, нерв системасына, кан әйләнешенә һәм тән яралары тизрәк төзәлергә уңай йогынты ясый. Әмма бүген илнең аерым табигый климат шартларына караган төбәкләрдәгесен исәпкә алмаганда, саф чишмә суын табуы авыр. Шуңа да аны теләсә кайда эчәргә киңәш ителми.
Кояшның файдасы күбрәкме, әллә зыянымы? Файдасы шунда:
* кояш нуры тәэсирендә баш миендә серотонин дигән гормон эшләнә. Ул кан оешу процессларына, аллергия реакцияләренә тәэсир итә. Бу гормон яхшы кәеф өчен җаваплы.
* сөяк тукымасын ныгытучы D витамины да кояш нурына рәхмәтле. Ул витамин организмнан авыр металларны чыгара, иммунитетны көчәйтә.
* кояш кешедә кан басымын киметүче, инфаркт һәм инсульт куркынычы сагында торучы биологик процессларны активлаштыра һ.б.
Ә зыяны:
* кояшта тәннең кара төскә керүе организмның бу процесска каршылык күрсәтүен аңлата. Ачык кояш астында озак булу меланомага – тире яман шешенә китерүе ихтимал.
* кояш нуры күзләргә зарарлы. Аның озак тәэсир итүе тән тиресен киптерә, димәк, күзәнәкләрне картайта.
* халыкта башка эссе кабу чире дә бар. Тән температурасы күтәрелә, күңел болгана. Аның үлемгә китерү очраклары да аз түгел.
Тән караюдан саклаучы махсус кремнар бар. Физик эш вакытында күбрәк су эчәргә киңәш ителә.
* иртәнге сәгать унбердән көндезге дүрткә кадәр кояштан саклану хәерле. Җиңелчә һәм ак төстәге киемнәргә өстенлек бирегез.
* Онытмагыз, канга таләп ителгән күләмдә D витамины алынсын өчен кулларны 10 минутка кояшка күрсәтеп тору да җитә. Югары температурадагы эсселек турында сүз бармый. Әлбәттә, кояш кеше организмына бик нык тәэсир итә, ләкин аның белән артык мавыкмаска кирәк. Кояш нурының файдасы кешегә елның салкын фасылында да җитә, ә җәйләрен болытлар арасыннан таралганы да организмга яхшы йогынты ясый.
Яшел һәм зәңгәр – җәй, су, диңгез, болытсыз күк йөзе һәм саф яшеллек төсләре. Мәгълүм булуынча, җәй көне – зәңгәр һәм яшел төсләр табигатькә хуҗа булган мизгелдә хроник авырулар артка чигенә. Шуңа күрә дә әлеге ике төсне тынычлану, җанга рәхәтлек һәм хәлсезләндерү белән бәйлиләр.
Галимнәр фикеренчә, яшел һәм зәңгәр төсләр арыган күзләрне савыктыра. Яшел бик борыннан үлемсезлек төсе булып санала. Ул азык эшкәртүдә уңай йогынты ясый, эчәкләрдәге проблемаларны җайга сала. Бигрәк тә хроник авыруларны терелтергә ярдәм итә. Яшел төс акыл һәм физик киеренкелекне йомшарта, кан басымын көйли, баш авыртуны баса, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән җәфаланучыларны дәвалый.
Ә инде төрле дәрәҗәдәге яман шеш авыруына дучар булганнарга яшел төстәге кием сайларга ярамый. Бу төс шушы куркыныч чирне көчәйтә, ди галимнәр. Үт куыгында таш булган кешеләргә дә яшел төсләрдән сакланырга кирәк.
Зәңгәр төс калкансыман биз, үпкә авырулары, катаракта һәм глаукома диагнозы булган кешеләргә тизрәк савыгырга ярдәм итә. Психикасы сәламәт булмаган кешеләргә зәңгәр төс озак тәэсир итеп торганда, алар бу афәттән бөтенләй котылырга да мөмкин. Тамак һәм сулыш алу юлларын дәвалаганда да бу төс үзенең алыштыргысыз булуын күрсәткән. Куе зәңгәр төснең кешенең акыл мөмкинлеген үстерүгә һәм бер үк вакытта аппетитны киметергә ярдәм итүен дә күпләр белмидер әле.
Күренүенчә, дөнья-яшәеш төрле төсләрдән тора. Гаҗәп хәл, безнең сәламәтлегебез, эчке һәм тышкы халәтебез дә шушы әйләнә-тирә мохиткә, сихри матурлык буяуларына бәйле икән! Безгә алардан сакланырга да, аларны сайлый белергә дә кирәк.
Читайте нас: