+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 август 2015, 21:31

Сөю ярасы

Ана кешенең тупаслыгы яшьләрнең “канатын кисә”.Әти-әнием бик иртә үлеп киткәч, алар белән дус яшәгән Кадыйр абый гаиләсе миңа тормыш терәге булып калды. Үзем дә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.

Кадыйр абый картайганчы машина йөртте. Әмма ерак юлга чыкканда рульгә мине утырта. Бу көнне дә шулай булды. Аның белән Уфага барырга чыктык. Авыл читендә фаҗигале һәлак булган яшьлек дустымның әнисе кул күтәргәч, туктыйсы иттем. Әмма абзыем бик каты ачуланып: “Утыртасы булма!” – дип әйтеп салды. Үзебезнең авыл кешесен юл чатында ничек калдырып китәсең инде – туктадым. Апабыз рәхмәтләрен әйтеп, машинага кереп утырды. Тик аның сүзләрен Кадыйр абый ишетмәмеш булды, йөзе тагын да караеп китте. Район үзәгенә кадәр ләм-мим дәшми барды ул. Апа тагын рәхмәтләрен әйтеп төшеп киткәч тә йөзе озак кына ачылмады әле. Мин бу хәлнең сәбәбен сорарга базнат итмәдем. Кайткач, җаен туры китереп, апаның үзен­нән сорадым. Шунда ул миңа бер тарих сөйләде.
“Кадыйр безгә гомер буе ачу саклады, – диде ул. – Апам аркасында мин дә дошман булып калдым.
Апа белән безне әни ялгызы үстерде. Әти сугышның беренче көннәрендә үк хә­бәрсез югалды. Кадыйр исә то­ма ятим иде. Ул ферма өендә яшәде, авыл халкы кулдан килгәнчә аңа ярдәм­ләшә иде – кем иске кием, кем каты-коты булса да ашарга биргәләштерде. Ул заманда үзебез дә ачлы-туклы, ярлы яшәдек, шуңа ятим балага әллә ниләр эләкми иде инде.
Мин белә-белгәннән бирле Кадыйр абый апа янында бөтерелде. Алар кыр эш­ләрендә, ындырда гел бергә булдылар. Апа үзе дә аңа атлыгып торды, эштән арып кайтуына карамастан, кич чыгып та йөриләр иде. Бу хәл әнигә бер дә ошамады. Ул ничек тә апаның юлын бүләргә, Кадыйр белән очраштырмаска тырышты. Үсмер чаклары шулай үтеп, яшьләр җиткән кыз белән егет булды. Ул арада сугыш бетте. Халыкның күңеле күтәрелеп китте.
Шундый матур бер җәйге кичтә безнең ишек төбендә Кадыйр күренде. Ул шул­кадәр каушый, ояла иде – тупсаны көч-хәл белән генә үтеп керде. Саулык сорашкач, әни аңа тупас кына: “Әйбәт әле, син нишләп йөрисең?” – диде. Идән ярыгына төшеп югалырдай хәлгә җиткән Кадыйр үзенең апа белән чәчләрен чәчкә бәйләү теләген әйтте. Аның тотлыга-тотлыга әйтелгән бу сүзләреннән әни башта шаккатып телсез калды, аннары шаркылдап көлеп җибәрде. Аның: “Кит моннан, хәерче, үзеңнең торыр урының юк, тамагың туймый, кызымны ачтан үтерергә итәсеңме әллә?!” – дигән сүзләреннән булачак кияү чайкалып куйды. Алгы якта барысын да ишетеп торган апа елап җибәрде һәм өйдән чыгып йөгерде. Аның артыннан чакырылмаган кунагыбыз да чыгып китте. Апа белән ни хакта сөйләшкәннәрдер, ул бераздан тынычланыбрак килеп керде.
Бер ел узуга, инде бераз кыюлана төшкән Кадыйр абый янә безгә килде, янә шул ук сүзне кузгатты. Әни монысында да нык торды, хәерчегә бирәчәк балам юк, дип кырт кисте.
Әмма моннан гына яшь­ләрнең арасы суынмады, алар һаман гел бергә булды. Вакыт узгач, әни дә йомшарыр, алар бәхетенә каршы төшмәс кебек иде. Тик вакыт кына көтмәде.
Ул көздә апа ат менеп җир сөрде. Ә бер көнне эш­тән бик чирләп кайтты. Кайтып урынга егылган җирен­нән башкача тора алмады, икенче көн уртасына кадәр мөлдерәп карап ятты да җан бирде. Аның нидән авырганын белүче дә булмады – кайдан булсын инде ул вакытта авылда бүгенге кебек табиблар?!
Кадыйр абый ул чакта ниләр кичергәндер – Ходай үзе генә белә... Шул көзне аны армиягә алдылар. Ул анда өч ел йөреп кайтты һәм кайткан көннән безгә дәшмәс булды. Ун елга якын кәләш алмады. Апаның кабере гел каралган булды, рәшәткәсе еш кына алмаштырылды. Аның кем куллары белән эшләнгәне билгеле иде инде, бу изге гамәле өчен Кадыйр абый бездән рәхмәтне дә кабул итмәде, уртак кайгы безне якынайта алмады. Инде әни күптән юк, минем дә гомер кояшы баерга бара, бу дөньяда бәхилләшеп каласы иде дә бит...” – дип тәмам­лады сүзен апа.
Аларны уйлап, мәхәббәт калдырган яра мәңгелек, дигәннәренә ничек ышан­мыйсың инде.

Рәзит АБДУЛЛИН
Читайте нас: