+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 сентябрь 2015, 22:28

Ник шулай елата икән яшьлектәге хаталар?..

Айзәрә тормышында капчыктагы без сигез елдан соң тишеп чыга.— Их, әни, ник тиргисең мине? Үз әнием булсаң, болай тиргәмәс идең... — дип әйтеп куйды кинәт Гөлүсә. Айзәрә башына сугылган кеше шикелле миңгерәүләнеп калды. Утлы күмерне итәктә саклап булмый шул, бер яндыра ул... Сигез ел элек булган вакыйгалар күз алдыннан үтте.

Бу көнне дәваханәгә ике кешене китерделәр. Авариягә тарыганнар икән. Хатыны шундук үлгән, ире операция вакытында җан бирде. Менә шуларның исем-фамилия­ләрен белгәч, Айзәрә әллә нишләде, көн чапты, төн чапты, әллә кемнәрнең ишеген какты, кемгә ялынды, кемгә акча төртте, ләкин үзенә кирәген барыбер белде — боларның җиде яшьлек кызлары ятим калган икән. Башка туганнары юк, димәк, балалар йортына эләккән. Шуннан инде Айзәрә шәһәр читендә, койма артында утырган шушы йортка йөри башлады. Директор Мария Федоровна игелекле ханым булып чыкты, тора-бара Айзәрә белән дуслашып ук киттеләр. Ул яшь хатынның ни өчен нәкъ шушы кызны алырга теләве белән кызыксынды. Айзәрәнең дә күңеле тулы иде, эч серләрен кем беләндер уртаклашасы, елап, бушанып каласы килде. Йомшарып китеп, кеше хәлен аңлый белгән ханымга башыннан кичкән хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Авылдан килгән яшь кыз тормышның хәйлә, ялган, хыянәт кебек ачы тозаклары барлыгын белми иде әле. Ләкин мәхәббәт дәрьясы аны инде үз кочагына алып өлгергән, карышмыйча, рә­хәтләнеп, җаны-тәне белән Айзәрә шуның дулкынына чумды. Ләкин бәхетле көннәр озакка бармады, кызның авырга калуын ишетү белән мәхәббәт герое Рафаэль гаип булды. Айзәрә аны эзләп тә таба алмады. Бер бәла икенчесен чыгара, дигәндәй, бала тудыру йортында да “ярдәм итәргә” теләүчеләр табылды:
— Уйнаштан туган бала тапкан өчен сине медицина училищесының тулай торагыннан себерке белән себереп чыгарачаклар. Авылга кайтсаң, нишлисең? Гомер буе юньле эш таба алмый акчасыз утырачаксың...
Укытучы кызының уйнаштан бала табып кайтуы... Авыл шаккатачак! Мондый хурлыкны әнисе кичерерме...
Бала бәгырь ите, дисәләр дә, ирсез кыз өчен ул бәла иде шул әле. Аны ничек үстерәсең? Укуны чыннан да ташларга туры киләчәк. Бер яктан куркыта, икенче яктан, кыз әллә нидән куаныч та сизгән кебек. Чыннан да, бер яктан, проблемадан котыла, икенче яктан, шулкадәр акчага бер бүлмәле фатир сатып алып була бит. Яшәр урыны булса, ул инде шәһәр кешесенә әйләнә, рәхәтләнеп яшәргә дә була. Аннары инде, теләсәң, биш бала тап. Кыскасы, Айзәрә табиблар тәкъдименә риза булды.
Айзәрәнең хәзер инде фатиры да, эше дә бар. Яшь чакта гөнаһ дигән нәрсә бик уйландырмый, шулай да кайчак ташлаган балам ничек үсә икән, тәпи йөриме, сөйләшә микән, дигән сораулар башка килеп тора. Хәер, бу уйлардан котылу юлы бар бит, ул да булса икенче бала табу. Айзәрә Василий исемле урыс кешесе белән таныш иде инде, шуңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Матур гына яшәп киттеләр. Тик автосервис хуҗасы булган Василий эчүгә бирелеп, бөлгенлеккә төште. Бик көенде ул, бик кайгырды, утырып-утырып елады. Ничек кызганмыйсың инде кешене, үзеңнең газиз ирең бит әле ул. Айзәрә аңа ярдәм итәргә булды, хәзер инде ул кая барырга, кем белән сөйләшергә белә иде. Хатын якты хыялыннан баш тартты һәм ап-ак шалкан кебек баласын акчага алыштырып кайтты. Василий барлык бурычларын түләде, яңа корылмалар алды, дәртләнеп эшли башлады, бизнесын җайга салды һәм хатынына күптән әйтә алмый йөргән сүзен җиткерде:
— Гафу ит син мине, Азя, ләкин мин синнән китәм. Башка берәүне яратам. Хуш...
Зар елап йөргән көннә­рендә Айзәрә баш табиб урынбасары Хәбибулла белән дуслашып китте. Моның ничек башланганын хатын үзе дә сизми калды. Хәбибулланың гаиләсе бар. Айзәрәнең бар теләге — рәхәтләнеп бер бала үстерү, кадерләр, яратыр иде ул аны... Тик, ана күке булганы өчен аны Ходай үзе каргады шикелле — әнисе рак белән авырый башлаган икән. Газиз анаңны ничек ярдәмсез калдырасың, саргаеп сүрелә баруын ни җаның җитеп карап торасың, дәваларга кирәк, яхшы табибларга күрсәтергә, кыйммәтле клиникаларга алып барырга... Бер үк тырмага өченчегә басты Айзәрә. Файдасы булмады, әнисез дә, баласыз да калды... Со­ңыннан ул көч-хәл белән сабыен кемнәр алуын белә алды...
Менә шулай ул ятимнәр йортына йөрер булды һәм күпне аңлый белгән Мария Федоровнага эч серләрен бушатты. Ул хатынны чынлап та аңлады һәм ярдәм итте.
Шулай алган иде ул Гөлүсәне балалар йортыннан. Хәзер менә унбиш яшьлек кыз, йөрәк җимеше, син минем әни түгел, дип утыра, әрне­мәссеңме...
Авыр иде боларны искә төшерү, ләкин аңлашырга кирәк. Кызының үзен балалар йортыннан дип уйлавын белү тагын да авыррак бит. Сөйләшү озак һәм акрын барды, ничә тапкыр күз яшьләре белән бүленде, берзаман Айзәрәнең сүзе бетте, ул тынып калды.
— Күпме кайгылар күр­гәнсең икән, әни, мин белми идем, — дип телгә килде баласы һәм күз яшьләре аша елмайды. — Мин сине бик яратам, без бәхетле булырбыз!

Заһит Мурсиев
Читайте нас: