+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 сентябрь 2015, 23:22

Җәяүле полковник Хисмәтуллин

Һөнәри эшчәнлегеннән калган гадәт ветеранны бүген дә ташламый.Аның хәрбиләрчә төз басып, көненә берничә тапкыр урамнарны уравына күпләр күнегеп беткән. Шуңа да таныш-белешләре аны күрү белән “Полковник маршка чыккан”, дип сокланып кала. Кемнәрдер гаҗәпләнә, әлбәттә. “Ник бу карт йортында рәхәтләнеп телевизор карап ятмый”, дип уйлаучылар да бар. Андыйларга 80 яшьлек ветеран “Мин сәламәтлек артыннан куам”, ди.

Рим Хисмәтуллин җәмә­гате Тәнзилә белән Языково авылына моннан 19 ел элек Уфадан күченеп кайтты. Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында туып-үссә дә, хәзер картлык елларын авыл җирендә кичерүче күпләр кебек, аңа да тормышының зур өлешен шәһәрдә үткәрергә насыйп була. Хәрби Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Рим язмышын җәмәгать тәртибен саклау органнары белән бәйли. Төгәл 55 ел элек 1960 елда була бу. Шул чордагы гадәт буенча, комсомол юлламасы белән аны Уфаның Совет районы эчке эшләр бүлегенә гади милиционер вазыйфасына хез­мәткә җибәрәләр. Әйткәндәй, аның табигате дә, гомумән, бар булмышы яшьлектә сайлаган һөнәренә туры килә, дип бүген дә һич икеләнми әйтергә мөмкин.
— Үткән гасырның 60нчы елларында олы тормыш юлына аяк баскан күпчелек чордашларым кебек, миндә дә гаделлеккә омтылыш көчле иде, — ди Рим Насыйп улы. — Без милициягә илдә тәртип урнаштыру максатында килдек һәм бу идеалларны бүген дә йөрәк түрендә саклап йөртәбез.
Вазыйфасын тиешенчә башкаруга бар тырышлыгын салган милиционер Хис­мәтул­лин Совет районы эчке эшләр бүлегендә яхшы исәптә була, атап әйткәндә, ел ярым дигәндә үрнәкле хезмәте өчен 4 тапкыр бүләкләнә. Хезмәт баскычлары буенча да үсә: күп тә үтми аны участок инспекторы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Командиры, үзен эшкә өйрәтүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, капитан Әхләс Әһәдуллин хакында Рим ага бүген дә җылылык белән искә ала. Билгеле фильм герое “Капитан Анискин” сыйфатлары тулысынча хас була бу Уфадагы “участковый”га. Әйт­кән­дәй, җәяү йөрүгә әвәслек тә Хис­мәтуллинга, иң беренче чиратта, остазыннан күчә. Ни өчен дигәндә, участок инспекторлары милициядә халыкка иң якын торган хезмәткәрләр санала, шуңа да беркетелгән билә­мәләрне берничә тапкыр урап чыгарга, ягъни күп йөрергә туры килә. Һәр көнне ким дигәндә биш-алты чакрым үтәләр. Алдагы тормышында милиционер Хисмә­туллин моны инде тәгаен бер гадәт итеп ала.
Хезмәттә берникадәр тәҗрибә туплаган белгечне алты айдан соң участок инспекторы вазыйфасына тәгаенлиләр. Бу чор яшь мили­ционерның эшчән­легендә берничә мөһим һәм истәлекле вакыйга белән билгеләнә. Мәсәлән, һөнәри хез­мәтендә уңышларын исәпкә алып, аны 1962 елда Мәскәүгә участок инспек­торларының Бөтенсоюз ки­ңәшмәсенә җибәрәләр. Башкортстан вәкиленә СССР Эчке эшләр министрлыгында үткән мәртәбәле чарада катнашу бәхете тия. Алдынгы милиционер, участок инспекторы Рим Хисмәтуллин анда эш тәҗрибәсе белән уртаклашып кына калмыйча, милиция хезмәткәрләренә багышланган шигырен дә укый. Сүз дә юк, Мәскәү трибунасыннан үзе иҗат иткән шигырен сөйләүче кыю участковый җитәкчелек игътибарына эләгә — ул “Җәмәгать тәртибен саклау буенча бик яхшы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Моңа өстәп, Башкортстан инспекторының эш тәҗрибәсе буенча махсус фильм төшерелә. Әйткәндәй, ул, күргәзмә әсбап буларак, СССРның милиция участок инспекторлары әзерләү үзәгендә 12 ел дәвамында даими рәвештә кулланыла.
Милициядәге алдагы эшчән­легендә Рим Хис­мәтуллин саллы гына һөнәри баскычлар үтә. Участок инспекторы вазыйфасыннан ул оператив эшкә күчерелә, аннары Киров районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр ачу бү­лек­чәсе начальнигы итеп үрләтелә. Бу вакытта ул Мәскәүдә Эчке эшләр министрлыгы академиясен читтән торып тә­мамлаган була.
— Җинаятьләр ачу хезмәте — ми­лициядә иң җавап­лысы, — дип искә ала ветеран. — Миңа бу өлкәдә бай тәҗрибәле офицерлар — Гизәр һәм Фәрит Әми­невлар, Расих Ганиев, Зөфәр Гарифуллиннар белән эшләргә туры килде. Нинди дә булса җинаятьне ачмыйча, гаеплеләрне тотмыйча өйгә кайткан булмады. Без эшләгән чорда, ягъни 70нче елларда, кылынган җинаять­ләрнең ачылу дәрә­җәсе 95-97 процент тәшкил итә иде. Хәзерге белән чагыштырганда, без нәтиҗәле эшли белгәнбез, дип әйтәсе килә.
Тынгысыз, хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән офицерны бер эш урынында озак тотмыйлар. Озакламый ул Киров районы милициясе начальнигы урынбасары итеп билгеләнә, аннары подполковник дәрәҗәсендәге белгеч 1980 елда республика Эчке эшләр министрлыгына җа­ваплы вазыйфага тәгаенләнә. Хезмәт юлын исә полковник Рим Хисмәтуллин Эчке эшләр министрлыгы идарәсе начальнигы урынбасары сыйфатында тәмамлый.
Благовар районына тормыш көтәргә күченгәч, пенсиядәге милиционер хезмәт эшчәнлеген район үзәге предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәвам итте, озак еллар эчке эшләр бүлеге ветераннар советы җитәкчесе булып торды. Шунысы игътибарга лаек, гомере буена устав буенча яшәгән, тәртипкә күнеккән, тормышын да шуңа җайлаган ветеран гомер көткән тарафларында да олы абруй яулады. Сәламәт тормыш алып бару — аның өчен иң мөһиме. Физик культура һәм спорт — аның аерылгысыз юлдашлары. Берникадәр вакыт йөгерү белән мавыгып ала, республика марафоннарында катнаша.
Әйткәнебезчә, җәяүле күнек­мәләрне ул аеруча үз итә. Мәсәлән, Уфада чакта да эш урынына фәкать җәяү генә йөри. Ягъни, иртә таңнан торып, һәр көнне сигез чакрымга якын араны җәяү үтүне гадәт итеп ала. Шәхси автомобиле дә бар, әмма җәяүләп йөрүне кулайрак күрә.
Яшьлектәге гадәтләреннән ветеран картлыкта да аерылмый. Иртәнге физик күнекмәләр, 30-40 тапкыр гер күтәрү — аның өчен хәзер дә гадәти нәрсә. Җәяү йөрү дә — шулар исәбендә.
Сәламәт һәм бәхетле картлыгы — нәкъ менә шулар нәтиҗәсе. Тормыш иптәше Тәнзилә белән алар 55 ел тигез-тату тормыш кичерәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер исә оныкларының да балалары бар — шуларның куанычларын татыйлар.
Рим Хисмәтуллин Благовар төбәгендә актив иҗатчы сыйфатында да билгеле. Әйе, шулай да булырга мөмкин — аның беренче шигыре күз атып йөргән сөйгәненә дә, туган авылына да түгел, ә ...милициягә багышланган:
Маңгаена еллар сырлар сызган,
Күкрәгендә — орден, медальләр.
Ил хәстәрен иңгә салган ирнең
Кулбашында кызыл погоннар,
дип яза ул 1962 елда иҗат ителгән шигырендә.
Соңрак иҗат даирәсе киңәя, билгеле. Ул хәзер республика һәм район матбугатында дөнья күргән 150ләп шигырь авторы, аның сүзләренә берничә җыр язылган. Саратов гармунында, аккордеонда өздереп уйнаучы буларак, Рим ага үзе дә көйләр иҗат итә. Алар арасында “Милиция маршы” исемлесенең автор башкаруында Башкортстан радиосы һәм телевидениесеннән яңгыраганы бар.
Читайте нас: