Үз эшен яхшы белүче, перспективалы хезмәткәр булса да, Ирек табигате белән иҗат кешесе, талантлы көйләр язучы һәм башкаручы. Ул уйнамаган бер музыка коралы да юк. Аның кулына эләккән гади бер таяктан да көй чыгар кебек. Аеруча гитарада уйнап җырларга ярата Ирек. Бу җәһәттән аның кумиры — данлыклы композитор Рим Хәсәнов. Ирекнең моңнарын мин үзем Башкортстандагы киң билгеле ике көй язучы һәм башкаручыныкына тиң күрәм – телгә алынган Рим абыйныкына һәм күптән түгел арабыздан киткән Салават Низаметдиновныкына. Ирек үзе дә, белүемчә, аларның иҗатын нык ярата. Әмма, куанычка күрә, ул аларны кабатламый — Ирекнең үз моңы, үз иҗат чишмәсе дә искиткеч бай.
Мәктәп елларында ук Бүздәктә актив спортчы, гитарада уйнап, җырлаучы буларак танылырга өлгергән Ирек Сакаевның район салым инспекциясендә эшли башлавы күпләргә сәер күренә, әлбәттә. Әмма тормышның үз законнары. Сәхнә турында гына хыялланган Ирек финанс техникумына бер якын яшьлек дустына ияреп кенә барып эләгә һәм чын диңгезчеләрчә финанс диңгезендә колач салып йөзеп китә. “Чын диңгезче” диюем аның флотта өч ел хезмәт итүе белән бәйле. Финанс техникумын тәмамлаган спортчы егетне Тын океан флотына җибәрәләр. Ул үзенең “Михаил Фрунзе” исемен йөрткән крейсерда хезмәт иткән елларын бүген дә сагынып һәм хаклы рәвештә горурланып искә ала. Әмма Ирекнең аерым горурлыгы — бүген Кара диңгез флотындагы улы. Артур Севастопольдә хәрби корабльдә хезмәт итә, Кырымдагы сәяси вакыйгаларның шаһиты, анда тынычлык һәм хәвефсезлек урнашуда аның да өлеше бар. Бу хакта командирларыннан Бүздәккә килгән Рәхмәт хатында да әйтелә.
Диңгезче улы турында сөйләгән Ирекнең күзләре үзе язган көйне уйнап күрсәткәндәгечә балкый. Шунысы игътибарга лаек, Ирек 50 яшенә җитеп килгәндә дә үзенең флот формасына сыя, чөнки ул әле дә спортны, даими физик күнегүләрне ташламаган. Җиңел атлетика һәм бильярд буенча спорт мастерлыгына кандидат.
Финансчы Сакаевны җыр-моң дөньясында да яхшы беләләр. Ирек күренекле җырчыбыз Айдар Галимов белән күп еллар җылы дуслык мөнәсәбәтләрен саклый. Әйткәндәй, нәкъ Айдар Галимов бүгенге иң популяр башкаручыларның берсе Гүзәл Әхмәтованы зур сәхнәгә чыгара. Монда элекке десантчы Айдар белән диңгезче Ирекнең ирләрчә дуслыгы үз ролен уйный. “Талантлылар тыйнак була — аларга ярдәм кирәк!” — Бу сүзләр Гүзәл кебекләрнең шактый зур каршылыклар белән зур сәхнәгә килүе турында әйтелгәндер. Бүген инде Гүзәл Әхмәтова татар-башкорт эстрадасында танылган җырчы, аның үз студиясе бар, ул үзе яшь талантларны үстерә. Гүзәлнең репертуарында Ирек Сакаевның да дистәләрчә хиты бар. Ирек Зөфәр улы күренекле җырчыбызның ике туган абыйсы булган өчен түгел, Ирек Сакаев көйләре тамашачыны бик тиз яулый алган өчен.
Ирекнең тумыштан иҗатчы булуы аның әнисе, мәгариф ветераны, “Бүздәк хәбәрләре” гәзитенең актив авыл хәбәрчесе, шагыйрә Асия Сакаева белән бәйле булуын искә алмасак, язмабыз тулы булмас иде. Асия апа бар булмышы белән иҗатчы, якташларын данлап берничә китап язган кеше. Улы Ирекнең моңлы көйләр белән бергә менә дигән шигырьләр дә язуына аптырыйсы түгел. Шуңа да Гүзәл Әхмәтова һәм башка җырчылар концертында тамашачы еш кына “Ирек Сакаев көе һәм сүзләре” дигәнне ишетә.
Бүздәк — бик күп талант ияләрен биргән бәрәкәтле төбәк. Якташлары якын күреп, безнең калькуляторлы композиторыбыз, дип йөрткән Ирек Сакаев, һичшиксез, шуларның берсе.